Нигә министрны алдыйлар?

Нигә министрны алдыйлар?

Татарстан Республикасы мәгариф министры Энгель Фәттаховның отчетыннан күренгәнчә, республикада биш район үзәгендә (Әгерҗе, Аксубай, Балтач, Югары Ослан) татар мәктәпләре ачылмаган булып санала. Ә нигәдер алар рәтенә районы керми калган. Район үзәгендә ике гомумбелем бирү урта мәктәпләре эшләп килә. Ләкин алар икесе дә рус мәктәпләре. Булмаган татар мәктәбен бар дип күрсәтү кемгә кирәк икән? Нигә министрны алдыйлар?

Безнең район – татар районы. Район үзәгендә халыкның 80 процентка якыны татарлардан тора, шулай булса да, татар мәктәбен ачмыйлар. Кем комачаулый татар мәктәбен ачарга? Урыслар каршымы әллә? Юк. Алар 20 проценттан да ким. Президент каршымы әллә? Алай дисәң, Татарстан Республикасы Президенты үзе башлап татар балалар бакчалары ачып йөри. Шәхсән, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге татар гимназиясе каршында татар балалар бакчасын төзетеп ачты. Әллә безгә дә Казаннан Президент килеп, район үзәгендә татар мәктәбен ачканны көтеп ятаргамы? Алай булса, район мәгариф бүлегенең (җитәкчесе И.Садыков) һәм аны контрольдә тотучы район башкарма комитетының социаль мәсьәләләре буенча җитәкчесенең (Р.Хәбибуллин) нигә кирәкләре бар? Район үзәгендәге беренче урта мәктәптә берничә генә татар класслары бар дип санала. Ул татар классларын башка класслардан өстенлекле түгел, ә түбәнсетү принцибында төзегәннәр. Бу татар классларын укуда артта калган укучылар исәбенә төзеделәр. Шулай булгач аларда белем бирү дәрәҗәсе дә түбән. Сүз дә юк, мондый татар классларына ата-аналарның үзләренең балаларын бирәселәре килми. Әгәр өстенлекле белем бирү принцибында татар гимназиясе ачылса, нинди яхшы булыр иде. Ягъни татар мәктәбе һәм татар класслары тирәнтен белем бирүгә нигезләнеп корылса, ата-аналар бу классларга һәм мәктәпләргә балаларын бик теләп бирерләр иде. Ә район үзәгендәге икенче урта белем бирү мәктәбендә быелгы уку елында татар класслары да бетерелде. Бу хәлләрне мин җитәкчеләрнең булдыксызлыгы һәм манкортлык психологиясеннән арына алмаулары дип саныйм.

Чын мәгънәсендә бөек татар телебезне өйрәнү һәм куллану мәктәпләрдә генә түгел, югары уку йортларында да дәвамлы булса иде. Татар телебезне дөнья күләмендә таныту тагын да зур әһәмияткә ия. Татар теленең килеп чыгышы, аның дөньяга таралуы өйрәнелеп бетмәгән. Телне өйрәнүче галимнәребез дә аз. Булганнарына да тиешле бәя бирелде дип әйтеп булмый. Мин мисалга Нурихан Фәттахны китерәм. Ул үзенең әдәби әсәрләрен борынгы төрки татар язмаларны өйрәнеп иҗат итте. Аның бу өлкәдә фәнни хезмәтләре күп иде. Әмма ул фән эшлеклесе галим булып бәяләнмәде. Нурихан Фәттах дөньяда беренче булып латин графикасына якын булган моннан өч мең еллар элек татарча язылган рун язмаларын укыды. Бу турыда «Аллалар һәм фиргавеннәр теле» дигән әсәрен язды.

Укып белгәнемчә, бу юнәлештә Чаллы шәһәреннән Н.И.Сәхапов зур фәнни хезмәт башкара. Уңышлар телисе кала аңа бу фәнни иҗатында. Татарстан хөкүмәте бу фән эшлеклеләрен ярдәменнән ташламасын. Аларның хезмәтләре дөньякүләм гамәли конференцияләрдә тәкъдим ителсә иде. Шулай булганда гына без татар теленең әһәмиятен дөнья күләмендә таныта алабыз.

Милләтебезнең бер канаты тел булса, икенче канаты – дин. Бөек ислам динебез халкыбызның әхлакый нигезе – рухи калебебез булып тора. Яшь буынга тәрбия бирүдә ислам динебез төп таяныч булып тора. Шулай булуга карамастан, Балык Бистәсе мәктәпләрендә татар балаларына ислам дине нигезләре буенча дәресләр алып барылмый, ә бары тик Русия халыкларының диннәре мәдәнияте дигән дәрес керә. Бу дәрес татар балаларына берни дә бирми. Нигә мәктәпләрдә татар балалары өчен ислам дине нигезләре дигән фән укытылмый дигән сорау туа. Дин иреге дигән закон юкмы әллә? Бар. Мәктәп балалары өчен эшләнгән һәм министрлык тарафыннан расланган укыту программасы юкмы әллә? Бар. Бар да бар. Әмма бездә эшлексезлек, булдыксызлык, ваемсызлык артып киткән.

Шушы сәбәпләр аркасында мәктәпләрдә белем бирү һәм тәрбия мәсьәләләре дә түбән дәрәҗәдә. Рейтинг күрсәткечләренә караганда район, белем бирү дәрәҗәсе буенча, арттагы урыннарны били. Район мәгарифендә кадрлар белән эшләү буенча аңлап булмаслык хәлләр бар. Артык тирәнгә китмичә, бер генә мисал китерәм. Район үзәгендәге урта мәктәпләрнең берсенә үзебезнең районнан директор да таба алмаганнар. Шунлыктан бу мәктәпкә директор итеп Лаеш районы Кәеп авылыннан Рифкат Хәмидуллинны билгеләгәннәр. Ул һәркөнне 100 чакрым ераклыктан килеп эшләп йөри. Болай эшләүнең нәтиҗәсе юклыгын һәркем аңлый. Ләкин мондый кирле-мырлы эшләрнең кемгәдер хаҗәте бардыр, ләкин файдасы гына юк. Алай дисәк, бездә район башкарма комитеты җитәкчесе дә Казан кешесе. Ул да һәркөн Казаннан килеп эшләп йөри. Район бай бит. Бензинга да иркенчелек бездә. Дөресен әйткәндә, бу читтән килеп эшләүче кадрлар бүген бар, иртәгә юк. Һәм бу килде-китте кадрларның эш нәтиҗәләре дә шундый гына.

ИСЕМЕ ҖИСЕМЕНӘ ТУРЫ КИЛӘМЕ?

Районда милли кадрларны барлау, аларны үстерү дә нәтиҗәле түгел. Татар районы була торып та, бездә мәдәният бүлеген җитәкләрлек татар кешесен таба алмадылар. Район мәдәният бүлеген мәдәният өлкәсендә белеме дә булмаган Наталья Черпова җитәкли. Районда мәдәниятнең бөтен эшчәнлеге дүрт-биш пенсионердан торучы ансамбльнең елга бер-ике тапкыр «Калинка-малинка» җырыннан ары узганы юк. Шунлыктан Сабан туйларыбыз да рус телендә уза. Аннан милли бәйрәм төсмере дә югалды. Зур бәйрәмнәрдә чыгыш ясар өчен читтән артистлар чакырыла. Үзебезнекеләр юк дәрәҗәсендә.

Мәдәният өлкәсендә югары белем алган милли кадрларыбыз, үзебездә сыена алмаганлыктан, читтә эшләргә мәҗбүр. Дөресен әйткәндә, рус милләтеннән булган җитәкче татар мәдәниятен үстерергә атлыгып тормас инде.

Шулай да үзенең шәхси инициативасы белән бөтен авырлыкны үз өстенә алып Рифкать Галиев татар театры коллективын җитәкли һәм уңышлы гына чыгышлар ясыйлар.

Район үзәгендә якташыбыз композитор Фәтхрахман Әхмәдиев исемендәге сәнгать мәктәбе бар. Бу мәктәптә Фәтхрахман Әхмәдиев көйләре яңгырый дип уйласагыз ялгышасыз. Ул – рус сәнгате мәктәбе, чөнки анда укытырлык милли кадрларыбыз юк. Бу сәнгать мәктәбенең дә җитәкчесе урыс кешесе – Елена Фасхутдинова. Мәктәп коллективы пенсиядәге рус кешеләреннән тупланган. Шулай булгач, бу сәнгать мәктәбенең исеме дә җисеменә туры килми һәм рус кешеләре безнең балаларга татар җыр сәнгатен өйрәтеп утырмас. Район җитәкчелеге бу өлкәдә милли кадрларны барлау һәм аларны эшкә билгеләү буенча нәтиҗәле эш алып бармый. Шуңа районда мәдәният өлкәсендә җитди кимчелекләр бар. Авылларда күп кенә мәдәният йортлары начар ягыла яки бөтенләй ягылмый һәм күп вакыт ишекләрдә йозак эленеп тора. Кайсыбер авылларда алар ярымҗимерек хәлдә, ә кайсында мәдәният йортлары бөтенләй юк. Хәтта Корноухово авылында булганны сүтеп, түрәләр үзләренә йортлар салырга кирпечләрен ташып бетерделәр. Бу мәдәният йортына ремонт кына кирәк иде. Бүгенге көндә халык мәдәният йорты төзеп бирүне таләп итә.

ЮЛЛАР, ЮЛЛАР,

ИНДЕ НИЧӘ ЕЛЛАР…

Социаль мәсьәләләрнең тагын бер тармагы булып юллар тора. Район үзәгендә юллар төзелеше бик акрын бара. Соңгы елларда муниципаль бюджет хисабына бер километр юл да салынганы юк. Үзебезнең Габдулла Тукай урамына юл төзү буенча район хакимиятенә берничә еллар буе мөрәҗәгать иттем. Ләкин нәтиҗәсе булмады. Эт эткә, эт койрыкка дигән шикелле район хакиме гаризаларны үзенең ярдәмчеләренә юллый, ә ярдәмчеләре бистә советына җибәрә, ә бистә советы (Р.Гадеев): «Мин район башлыгы Илһам Госмановичтан башка юл төзетә алмыйм», – ди.

ЭШСЕЗЛЕК ҺӘМ ДЕМОГРАФИК ХӘЛ

Социаль мәсьәләләрнең иң әһәмиятлесе – халыкны эш белән тәэмин итү. Район үзәгендә бюджет учреждениеләреннән кала, вак-төяк сәүдәдән башка, халыкка эш урыннары юк дәрәҗәсендә. Авылларда инвесторлар: «Красный Восток», «Кулон», «Логос», «Азык-төлек корпорациясе» һәм көч-хәл белән эшләп килүче унлап шәхси фермер хуҗалыклары бар. Алар эшче халыкның яртысын да эш белән тәэмин итә алмый. Районда эш булмагач, хезмәт хакы да юк, салым түләү һәм Пенсия фондына акча күчерү дә юк дигән сүз. Шуңа күрә дә Пенсия фондына акча күчерү буенча район иң соңгы урында тора. Эшче халыкның күбесе районнан читтә эшли. Эш урыннары булдыру буенча районда эш алып барылмый. Шул сәбәпле авыллар таралып бара, яшьләр китә, авылда яшәүчеләрнең күбесе пенсионерлар. Авылларда мәктәпләр ябылып бара. Аларның һәрберсен санап тормыйм. Районда шулай ук демографик хәл кискенләште. Халык саны районда даими рәвештә кимеп бара. Үлүчеләр саны туган балаларга караганда күпкә артык. Бу хәл стабиль рәвештә 5-6 ел дәвам итә. Статистика мәгълүматларына караганда, районда 2013нче елда 208 бала туган, 434 кеше үлгән. Менә шундый аяныч күренеш.

Әлбәттә, саналган һәм әйтелми калган башка күп проблемаларны хәл итү район хакимияте өстендә тора. Әгәр алга таба да эшләр болай барса, районның киләчәген күз алдына китерүе авыр.

Җәүдәт ВӘЛИЕВ.

Балык Бистәсе районы.

 

Комментарии