Замана коллары

Замана коллары

Бүген улым ПРСтан төнге сманадан эштән кайтты. Тышта 27 градуслы суык, ә алар 12 сәгать буе урамда. Арыган, туңган… Кайнар аш та, чәй дә җылытмый. Аякларын җылылык торбасына терәп ята торгач, йокыга китте. «Улым, ник болай 12 сәгать эшләтәләр соң сезне?» – дим. «Әле безнең кайбер малайлар кайткач кабат эшкә чыгып китә, кем түбә яба, кем ишек-тәрәзә куеп йөри», – ди. Болай йөреп, кырык-илле яшендә китеп тә баралар бит, дигәч, аның каравы, яхшы машинага акча җыялар, ди.

Әйе, байларга һаман акча җитми, эшләгән кешенең хезмәт хакын гел кисәләр. Югыйсә, сәламәтлекләренә зарар китереп, безнең малайлар болай йөрмәсләр иде. Бу авыр эшкә килергә беркем дә атлыгып тормый. «Бездә иң түземнәр, чыдамнар, җиз иләктән иләнгәннәр генә эшли», – ди улым. Шулай булмыйча, 12 сәгать буе салкында, тимер өстендә басып торып, 1,700 метрга торба төшер әле син! Искеләрен башта сүтеп алып, бер урынга өеп баралар, аны машиналарга төяп, «турбовоз» алып килгән торбаларны бер-берсенә ялгый-ялгый төшерәләр. Ул эшкә нинди кул-аяклар, бармаклар, билләр түзсен? Шуңа да монда эшләүчеләрнең кырыкка җиткәндә күбесенең күзенә авырлык килә, аяк-куллары сызлый, билләре бетә, тешләре коела. Шәһәр егетләре ул эшкә чыдамый, авылныкыларны җыялар.

Күз алдына китерегез: төнлә прожекторлар яктысында, кеше йоклаганда торба бораулаучы егетләрне. Бияләйләре дә юка гына бит аларның. Нефтькә батмас өчен, хатыннарының иске капрон колготкиларының төбен кисеп, шуны җилкәләренә киеп эшлиләр. Начальниклары кая карыйдыр? Будкага кереп җылынырга ярамый – камералар тора. Куллары туңса, подъемникның глушителенә куеп җылыталар. Өсләрендә – нефтькә баткан кием, башларында – каска. Ул киемне ничек кенә юсаң да, нефть маеннан арындырып булмый.

Җәен дә рәхәт түгел монда эшләве. Челлә кызуында өсләрендә синтетик тукымадан тегелгән комбинезон, өсләренә су коеп, 5-10 минутка хәл алалар. Өйгә кайткач, улымның майкасы тоздан басып тора. «Әле мин аны 12 сәгатькә 5-6 тапкыр чайкап киям», – ди. Болай авыр эштә эшләгәч, өйдә дә булыша алмый. Иртән 6да чыгып киткән малай кичке 9да күзләре эчкә батып, арып-талып кайтып керә. Песигә дип калдырган «куян күчтәнәче»н кабып та карый торган түгел – сасы! Күкерт исе сеңгән. Шул сероводород исен иснәп көне буе эшләгән егетләргә «вредность» өчен түләүне дә бетерергә йөри ди түрәләр. Үзләре исә скважина янына борыннарын бармаклары белән кысып кына киләләр, ди. Анда да тизрәк китү ягын карыйлар икән, чөнки газларның концентрациясе бик югары.

Менә шулай газап чигеп эшләгән нефтьче егетләрнең хезмәтләренә түләү тарифлары бик кечкенә. Түрәләр бит төнлә эшләми. Карагыз сез чыгып басуга. Анда скважина янында 3 нефтьче. Аның берсе – подъемник машинисты, икесе ПРС (подземный ремонт скважины) операторы. Шушы егетләр көне-төне ачык һавада, машиналарын бер дә туктатмыйча хезмәт куялар. Аларның һәр эш көне батырлык. Һәр көне өчен 50 мең түләрлек. Хөкүмәт ник бу егетләр яклы түгел? Ник ул аларны кредитка батарга мәҗбүр итә. Аларга бит ни фатир, ни премия, ни бонус, ни берәр акция юк. Болар – хәзерге заман коллары. Улымның 2006нчы елда алган хезмәт хакы белән хәзергесен чагыштырып утырам. Анда әле ярыйсы гына төшкән булган. Ул вакытта азык-төлек бәяләре түбән, кием дә арзанрак, бензин бәясе дә бүтән иде. Шуннан бирле хезмәт хакы артмады, кимеде генә. Иң күп нефть суыра торган скважиналар – хосусый скважиналар. Аларны матурлап, чылбыр белән киртәләп куйганнар. Алар миллиард җыймыйча, кем җыйсын? Югарыда нефтьнең исен иснәмәгән, төсен күрмәгән акционерлар утыра. Алар безнең балаларны 12 сәгать кенә түгел, 24 сәгать тоташтан эшләтер иде. Аппетитлары зур! 1 скважинаны 3 җирдән камера төшерә. Будкага җылынырга керсәң, ник эшләмисез, ник туктадыгыз, премиягезне кисәбез, дип шалтырата башлыйлар икән.

Нефтьченең эше хет Татарстанда, хет Себердә, хет Ямалда – кайда да авыр. Шулар алып бара бит тормышны, илне. Нигә аларның да тормышларын җиңеләйтмәскә? Нефтьнең бөтен тармагында да эш катлаулы. Ә «Әлмәтнефть»кә карасаң, башыңнан эшләпәң төшеп китмәле. Әллә никадәр эш урыннары ясадылар. Бер түрә, бер түрә янында 40 кеше көн күрә, диләр бит әле, шуның кебек, монда да кодалар, кодагыйлар, әллә кемнәр урнашып беткән. Бер сәгатьтә эшлисе кайбер эш өчен 8 сәгать буе утыралар. 1-2сен үзем дә беләм.

Улым әйтә: «Машинистны машинасыннан көчкә төшерәбез, 12 сәгать утырып эшләп, бөтен тәне такта кебек каткан була, гел Буратино инде», – ди. Эченә нефть тулган авыр, пычрак итеген салгач, эх, менә шушының белән министрның башына кундырырга иде, дип көлә.

Баламның шундый авыр эштә эшләвенә йөрәгем парә-парә килә. «Укы!» – дидем. «Мин укыган булсам, басуда кем эшләр?» – ди. Югыйсә, начар да укымады, география, тарих белән хәзер дә бик кызыксына. Кулы да эш белә: сарай белән мунчаны берүзе эшләп чыкты, кадаксыз койма койды. «О-о! Булдыргансың!» – дип, тел шартлатып тора күршеләр. Күзләр генә тимәсен.

Менә шундый егетләр эшли безнең якларда. Алар илне баета, ләкин ил дә аларның бәясен белсен иде. Нефтьчеләр көненә 1 мең сум премия бирделәр. Адәм көлкесе бит! Бу бит илгә, Татарстанга хурлык. Чит илләр моны белсә, көлеп үләр иде. Югыйсә, илгә иң зур табышны нефть тармагы бирә. Түрәләр үзләре меңләп түгел, миллионлап ала хезмәт хакын. Комсыз кеше диңгез суын эчеп бетерсә дә, туймас, диләр.

Нефтьчеләр пенсиягә дә 11-13 мең сум белән генә чыга. 40 ел буе эшләгән нефтьчеләрнеке бу. Түрәләргә сорауларым ифрат күп: нигә нефтьчеләрнең тариф ставкасы шундый кечкенә, ник аларга эш урыннарында уңайлыклар тудырылмый, нигә халыкка акция бирелми, нигә балалар бакчаларын, мәктәпләрне шефлыкка алу бетерелде, нигә ПРСта 12 сәгать эшлиләр? Нигә бернинди дә ярдәм фондлары юк? Эшләгән кеше нигә кадерсез?

Амбарлары сап-сары гәрәбәдәй ашлык белән тулган игенченең хезмәте макталган, 16 яшеннән таңнан торып фермага сыер саварга барган кызларның тырышлыгы бәяләнгән, маңгай тире белән көн күрүчеләргә дан җырланган тапшырулар, җырлар кайда хәзер? Алар турында фильмнар да төшерелми. Балаларга тәрбия-белем биргән укытучыларның, тәрбиячеләрнең хезмәтен күрсәткән тапшырулар нигә юк? Макталсыннар алар, халыкка күрсәтелсен! Ә алтын куллы табибларыбыз? Аларның ювелир кебек хезмәтләре әллә мактауга лаек түгелме? Орден-медальләрне менә шуларга бирергә кирәк.

Роза ТУГУШЕВА,

Әлмәт шәһәре

Комментарии