Вәйт бездәге түрәләр!

Соңгы елларда телевизордан халыкны тәмам зомбилаштырып бетерделәр инде: «Киләчәк күрсәтер», – дип. Киләчәкнең нәрсә күрсәтәчәген бер Аллаһы Тәгалә генә белә, дисәк тә, моны инде күбебез чамалый. Урыс дәүләтенең киләчәген күзаллау өчен күрәзәче булырга кирәк түгел. Халык елдан-ел хәерчеләнә бара, эшсезләр армиясе көннән-көн үсә, күпчелек гаиләләр совет чорында эшләп ялга чыккан әби-бабайның сыртын кимереп яши. Әле тунеядецларга карата тагын бер закон проекты эшләп яталар (бу татарча шул кеше сыртында яшәүчеләр була инде). Әлеге закон миллиардерларга да кагылсын иде, чөнки алар да халык сыртында яши. Ул закон СССР заманында да бар иде, ләкин ул чорда кешегә эшләргә эш булды. Булдыра алсаң, хет 3 эштә эшлә идең. Ярый хуш, ул законны кабул итсеннәр, әмма сорыкортларга салган штраф акчасын кем түләргә тиеш була? Тагын шул әби-бабай, әти-әнигә кала. Алар үзләре дә очын-очка ялгап, ашау-эчүне кысып яшәүчеләр бит. Закон кабул иткәнче башта ил халкын эш урыннары белән тәэмин итсеннәр, аннары гына закон үз көченә керсен. Сайлаулар үткәнче ай буе депутатларның дебатын тыңлап утырдык. Күбесе шул былтыргылар, шундый искиткеч эшләребез, диләр. Бер-берсен миллиардлар урлашуда да гаепләделәр – дөресен әйтергә кирәк, шул ук алдар караклар (күбесе). 450 Дума депутатының араларында халык мәнфәгатен уйлаучылары бармы? Юктыр. Күрәсең, халыкка каршы законнар чыгарырга аларга да кушыладыр. Хәзер ил казнасында акча бетеп бара. Аны штрафлар, төрле салымнар белән генә тутырып булыр микән? Аны тутырыр өчен бернинди байлыгың җитмәс. 35 проценты армиягә китә, мәгариф системасын, медицинаны кысалар, дарулар кыйбат (үләсе кеше үлеп бетсен, диләрме. Болай да күп кеше пенсия яшенә җитми китеп бара). Җитмәсә, пенсиягә чыгу яшен арттырырга уйлыйлар. Пенсия яшенә якынлашканнарның күбесе стресс хәлендә яши. «Ничек тә 2-3 ел түзәргә, эштән кумасыннар гына», – дип курка. 55 яшьлек кеше тагын кая эшкә урнашсын? Аларны кем эшкә алсын? Ул казна безнең илдә тулмаячак та. Күрәсең, аның төбе тишек. Шул тишек астына зур-зур вагоннар куялар да кем ничек урлый ала (түрәләр урлый, моны болай дип әйтү өчен бернинди дәлил дә кирәкми, барысы да күз алдында – Мәскәүдә вакытлыча гына эшләүче бер полковникның 30 миллиард акчасын тапканнар. Әгәр дә эше вакытлыча гына булмаган булса, бәлки, триллион да урлаган булыр иде. Ә андый полковниклар Мәскәүдә берничә меңдер. Күрәсең, монысы югарыдагы берәр түрәгә өлеш чыгармагандыр).

Хәлвә, хәлвә, дип күпме генә кабатласаң да, тәме дә, күләме дә үзгәрми, диләр. Ә ил башлыклары ел саен ришвәт алу турында нинди генә законнар чыгармый. Ул, киресенчә, арта бара. Әле үзебезнең Татарстаныбызда гына да узган елга караганда ришвәт алу 4 тапкырга арткан дип язганнар. Элек бер мәкаль бар иде: бурдан кала, уттан калмый. Ә хәзер киресе: уттан кала, бурдан калмый. Уттан аның җире, стенасы, нигезе кала. Хәзерге бай бурлардан бернәрсә дә калмый: стенасын, нигезен сатып, җирен дә алтын бәясенә җибәрәләр. Менә 5-6 ел эчендә Казан олигархы Казан шәһәрендә 400ләп завод-фабрика, зур-зур объектларны үзләштергән. Бу бит 7-8 сутый гына җир түгел, дистәләгән гектар җир. Нишләп аны күрмәгәннәр, берничек аңлашылмый. Һәм ул бернинди җәзасыз, чит илдә кәеф-сафа корып йөри. Хәер, алай дисәң, бик күп югары түрәләрнең чит илдә зиннәтле сарайлары, чит ил банкларында акчалары бар. 1917нче елгы революция заманында чит илләргә чыгып качучы байлар үзләре белән бер әйбер дә алып кача алмаган, ә хәзер шул хәл кабатланган очракта да түрәләр (байлар) бер әйберләрен дә югалтмыйлар, әйтерсең, алдан планлаштырып куйган кебек. Самолетларына кадәр әзер. Менә СССР таркалганга 25 ел. Җиң сызганып, илне җимерү эшенә күтәрелдек. Башта Ельцин, 1 елдан яхшы яшәрбез, дип, айныр-айнымас хакимлек итте. Аның ул дәвердә кыланмаганы калмады: Америкага баргач, төнлә баш төзәтергә дип, трусиктан чыгып киткән. Аннан кайтканда бер ил җитәкчесе белән очрашуга тукталгач, самолеттан төшүгә, самолет көпчәгенә пес итеп, соңыннан җитәкче белән күрешүен бер телеканал күрсәтте. Шуңа да карамастан, аңа илнең иң югары орденын бирделәр. Хәзер түрәләр әйтә: 2030нчы елга безнең ил иң алдынгы ил булачак, диләр. Ә бу инде Хуҗа Насретдиннең патшага биргән вәгъдәсе кебегрәк (ишәкне 20 елда укырга өйрәтәм, аңынчы йә патша үлә, йә ишәк, йә мин, дигәнме әле ул).

Әйтәсе килгәнем шул: без күп кенә ярлы илләргә гуманитар ярдәм күрсәтәбез, әмма шул ук вакытта үзебезнең дә түбән катлам кешеләрен онытып бетермәскә иде. Тагын шуны да әйтәсе килә: чит илләрдән миллионлаган кеше безгә эшкә килә. Түрәләр әйтә, имеш, алар бездә түбән бәяле, авыр эшләрдә эшли. Минемчә, үзебездә эшсезлек чәчәк атканда аларның илгә файдасы юк. Алар булмаса да ишек аллары чиста булыр. Имеш, алар 10 меңгә дә риза. Әгәр алар булмаса, шул ук эш өчен 15 мең түләргә дә риза булыр иде түрәләр. Бу үзебезнекеләргә ярдәм дә булыр иде.

Хәйдәр САБИТОВ,

Әлмәт районы, Түбән Мактама авылы

Комментарии