Эшләнмәгән эшкә алдан түләү

Сезгә әнинең җир пае белән күргән михнәтләрем турында язарга булдым әле. 4,9 гектар җир инде ул. Әни 2008нче елда үлде. Җир пае «Дружба» агрофирмасында иде. Ул җир паен үз исемемә күчертергә булдым. Үзем икенче группа инвалид. Соңрак җирне авыл фермеры Айрат Галләмовка бирергә ниятләдем. Ул бер пай җиренә 1 тонна иген бирә. Әнинең пропискасы дүртенче энекәш яшәгән йортта булды. Ул пай җирен миңа бүләк итәргә тиеш иде. Калган туганнарым каршы булмады. Нотариуста эшне бетереп, җир палатасына бардык. (Мөдире Энҗе Гафурова.) Анда 350 сум түләп, 2 атнадан килергә куштылар. 2 атнадан соң бардык – «отказной» язганнар. Белмибез, әллә югарыдан кушканнар? Эшне 1 ай эчендә төзәтергә, дип, БТИ инженеры Каюмов Рөстәмгә тапшырдылар. Аның белән без 2025нче елның 14нче декабрендә җирне межалатырга дип, килешү төзегән идек. «Ак Барс Банк»ка 7100 сум акча түләдек. Районның «Байрак» газетасына белдерү бастырыр өчен Каюмов Рөстәм кулына 2000 сум акча бирдек. Кирәкме ул 2000 сум, юкмы – белмибез. Квитанция бирмәделәр. Бер айдан соң, 19нчы апрельдә, Энҗе Гафурова янына җир палатасына килдек. Каюмов Рөстәм дә анда иде. «Отказной»дагы эшләр төзәтелмәгән. Минем алда Казанга шалтыраттылар. Хәл ителмәде. Рөстәм миңа кыш буе, мин фермер Галләмов Айратка шалтыраттым, җирегезне чәчегез, дип, әллә ничә мәртәбәләр әйтте. Ә кулда документ юк. 19нчы апрель көнне Рөстәм үз бүлмәсендә – БТИда: «Синең җир паең «Дружба» агрофермасында», – диде. Авылда чәчү алдыннан 23 кешенең җирен межаладылар, ә минекен юк. Чәчү беткәч, яңадан БТИга килдем. Ул вакытта инженер Каюмов Рөстәм эштән киткән иде, таба алмадым.

Миңа май аенда (15-20ләре тирәсе) Азат дигән инженер, Рөстәмнең өстәлен актарып, межалау проектлары дигән документны табып бирде. Анда мөһер дә, имза да, көне белән ае да юк. Кем, кайчан ясаган, кемнәр катнашкан – бернәрсә билгесез. Межалау документлары, түләгән квитанцияләр миндә саклана. «Ак Барс Банк»ның юристы: «Акчаңны кире бирергә тиешләр», – диде. Межалау вакытында башкарылса, миңа фермер Айрат Галләмов 1 тонна ашлык биргән булыр иде. Хәзер безнең пай җире агрофирмада. Аннан ул беркая да күчмәгән.

Мансур ГАББАЗОВ,

Буа районы, Кырык Сайдак авылы

Комментарии