- 19.02.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №7 (17 февраль)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
«Иң яраткан хайваным ат минем», – дигән идем мин башлангыч сыйныфта укыганда язган иншаларымның берсендә. Ул еллардан соң күпме сулар аккан, дистәләгән еллар үткән, ләкин мин әле һаман атлар белән җенләнгән юләр кызый булып кала бирәм.
Без үскәндә, авылларда колхозлар гөрләп тора иде әле. Әти белән әнием, колхозлар таралышып юкка чыкканчы, шунда бил бөгеп хезмәт куйдылар. Ул елларда колхозда эшләгән һәр ир-атлы йортта ат бар иде. Бездә дә бар иде әлеге җан иясе. Шул чакларда барлыкка килгәндер дә инде миндә атларга карата ярату хисе. Ул елларның ни кадәрле, якын һәм рәхәт булганлыгын яшь барган саен ныграк аңлыйсың. Искә төшеп, ирексездән, күзгә яшь килә, ул елларның сагынып сөйләргә генә калганлыгын тану тагын да авыррак. Менә тояк тавышлары белән урамны яңгыратып, алты-җиде кеше җиккән атлары белән тезелешеп фермага эшкә менеп китә. Ә инде эш бетереп, кичке тынлыкны бүлеп кайтып китүләре әле дә күз алларымда тора. Колхоз атлары белән бергә күпчелек хуҗалыклар да үз атларын асрады. Печән ташу, тирес түгү, бакча тырмалау, гомумән, авыл җирендәге барлык авыр йөкне ташу шул атлар белән башкарыла иде. Иртән әтиең сине атына утыртып балалар бакчасына яисә мәктәпкә илтеп куйса, син инде үзеңне бер баш югары кебек хис итәсең. «Бүген Фәләнне әтисе ат белән китерде. Кайтканда мине дә утыртып алып кайтырсың әле», – дип, иптәшләрең көне буе янәшәңдә бөтерелә. Эх, шул ат чанасына утырып, күрше авылга әби-бабай янына кунакка барулары… Ул елларда күрше авыллар арасындагы басу юлы кыш көне дә өзелмәде. Кыр аша салынган чана юлын бураннар да каплый алмый иде. Ат юлының ике як-ягына «маяклар» кадап йөрүче изге күңеллеләр заманасы иде шул ул. Әтиебез энем белән икебезне, чана башына мул итеп салам түшәп, толыпка төреп утырта иде дә, безнең эчкә салкын йөгергәнче, Тегермәнлеккә әби белән бабай янына алып килеп җиткерә иде. Ә инде әзрәк үсә төшкәч, энем белән мин – үзебез генә җайдаклатып әби-бабайның хәлен белеп кайта торган идек. Койма башларына, өелеп торган бүрәнә өемнәренә басып, атка атланырга өйрәнүләрем әле һаман истә. Егылып төшеп, аяк-куллар күгәргән, сыдырылган чаклар да булгалады. Һаваны ярып, басу юлыннан атта чапканнарны берни белән дә алмаштырып булмый. Борынга кыр чәчәкләре, шаулап үсеп утырган иген исләре килеп бәрелә. Сүз белән генә әйтеп бетергесез рәхәт халәт!
Инде аннан егерме елдан артык вакыт үткән. Тик бүген вәзгыять бөтенләй башкача. Ап-ак кар өстендә юл салып узган ат тоягы, чана эзләре дә күренми, урам буйлатып шыгыр-шыгыр килеп узган арба тавышлары да ишетелми диярлек хәзер авылларда. Корноухово авылында да ат асраучылар юк дәрәҗәсендә. Булсалар да, шул Зюзино, Чирмешән авылларына барып эшләп йөрүче авыл агайларына бирелгән совхоз атлары.
Ни кызганыч, хуҗалыкларда ат асрауның ихтыяҗы да елдан-ел кими бара кебек, чөнки хәзер тормышыбызга мотоблок дигән техника үтеп керде. Нишләтәсең, заманасы шул. Шушындый техникалар тормыш-көнкүрешебезне камап алган дәвердә кем инде ат асрап иза чиксен ди. Аңа бит әле ашатыр өчен җәйнең җәй буе печәнен, икмәген әзерләргә кирәк. Җәйгә – арбасын, кышка чанасын барлыйсы… Ә «тимер ат»ка аңа нәрсә? Әзрәк бензин салып, сөрткәләп торсаң, ул синнән башка нәрсә сорамаячак.
Интернеттагы мәгълүматларга ышансак, соңгы егерме ел эчендә республикабызда атлар саны ике тапкыр кимегән. Ат үрчетү һәм ат спорты үсеше кебек күңелне сөендерерлек нәрсәләр дә бар әле барын. Әйтик, Казандагы һәм Норлаттагы ат заводларының нәселле атлар үрчетүләрен, ипподромда һәрдаим үткәрелеп килүче ат чабышларын гына алыйк. Болар, миңа калса, үзләре үк игътибарга һәм мактауга лаек. Тик борчылырлык, кәефне төшерерлек мәсьәләләре күп авыл тормышының. Атсыз авыл нинди авыл инде ул? Әтиебез исән булып, ат асраган чакларны, урам буйлап тезелеп узган җигүле атлар яшәгән елларны сагынып яшим мин. Болай барса, атларны гәҗит-журнал битләреннән, телевизордан гына карап утырыр көннәрнең килүенә күп калмас кебек. Мин атсыз авылда яшим, атсыз илдә яшәргә язмасын!
Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА.
Балык Бистәсе районы, Корноухово авылы

Комментарии