- 19.01.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №3 (20 гыйнвар)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Шушындый исем белән БТИҮнең Чаллы бүлеге бәйге игълан итә.
Рафис Кашапов 1998нче елда Чаллы Татар Иҗтимагый Үзәге рәисе булып сайлана. Аңа кадәр дә ул эшмәкәр туганнары белән һәрдаим татар милли хәрәкәтенә булышып тора. Гаяз Исхакыйның «Идел-Урал», Вахит Имамовның «Сәет батыр», «Яшерелгән татар тарихы» һәм башка исемнәрдәге китапларны йөзәрләгән мең тиражлар белән чыгарып, бушлай тараталар. 1990-92нче елларда Казанда Татарстан суверенлыгын яклау митингларына дистәләгән мең халыкны автобусларда, поездларда алып баруны оештыра. Чаллы ТИҮ рәисе булганнан соң Рафис Кашапов Кама аръягы милли хәрәкәте оешмалары җитәкчеләре эшен берләштерә һәм уртак урам җыеннары, каршылык чаралары оештыра. Күп санлы митинг-пикетларда Рафис Кашапов милли мәгариф, татар яшәеше, мәчет-мәдрәсәләр эше, нахакка гаепләнгән татарлар һәм башка юнәлештәге милли мәсьәләләрне күтәрә. 2000нче елның июлендә Чаллы ТИҮ штаб-фатирын хокук органнары басып ала. Бар документларны машинага төяп каядыр озаталар. ТИҮ бүлмәсен керә алмаслык итеп ябыштырып куялар. Рафис Кашапов бу очракта да югалып калмый – милли мәнфәгать юнәлешендәге эшләрне гаилә исемендәге булган фатирда дәвам итә. 2002нче елның май аенда ТИҮнең шушы штаб-фатирына берничә башкисәр һөҗүм итә. Биредә Рафис Кашаповның 18 урыннан сөяге сындырыла, өч кеше каты җәрәхәтләр ала. Шушындый куркыту-басымнардан соң да Чаллы ТИҮ рәисе Рафис Кашапов үз эшчәнлеген киметми. Чаллы үзәгендә, Җиңү паркында чиркәү төзүгә каршы чыга. Чиркәү төзелешенә каршы булулары турында биш меңләп кеше имза куя. Алар арасында урыслар да, украиннар һәм белоруслар да бар. Алар Җиңү паркында күпмилләтле Ватан сугышы ветераннары рухын рәнҗетмәүне таләп итә. Бөтен Русия күләмендә резонанс тудырган шушы вакыйгалардан соң биредә Боз сарае төзелә.
2008нче елның гыйнвар аенда Чаллының 1нче бала тудыру йортында христиан рухание чукындыру йоласы уздыра. Шушы хәлдән соң Чаллы ТИҮ зур каршылык чаралары оештыра. Халыкларга, Русия җитәкчеләренә мөрәҗәгатьләр юллый. Шушы мөрәҗәгатьләрне хокук органнары милләтара һәм дини низаг тудыруга сәбәпче була ала дип, мәхкәмә эше кузгаталар. 2009нчы елның февраль аенда башланган әлеге эш Рафис Кашаповка шартлы хөкем бирү белән тәмамлана. Ул шушыннан соң да бер генә минутка да татар милли тормышының алга китеше өчен эшләрне туктатмый. Пикет-митинглар оештыра, халыкларга мөрәҗәгатьләр юллый, интернет сәхифәләрендә Украина, Кырым татарларына кагылышлы язмалар урнаштыра. Нәтиҗәдә 2015нче елда Русия мәхкәмәсе Чаллы ТИҮ рәисе Рафис Кашаповны сәяси – 282нче маддә буенча гаепләп, өч елга төрмәгә ябуга хөкем итте. Рафис Рафаил улы Кашаповның сәясәт белән бәйле тормыш юлы шушындый.
Шушы шәхеснең татар милли хәрәкәте юнәлешендәге эшчәнлегенә багышлап, Чаллы ТИҮ «Рафис Кашапов – милләт каһарманы» дигән бәйге-конкурс игълан итә.
Бәйгедә һәр язучы, тарихчы, Рафис Кашапов эшчәнлегенә бәя бирүче катнаша ала. Язма эшләр татар һәм урыс телләрендә шигырь, җыр, поэма, проза, хикәя һәм башка жанрларда, реферат буларак та кабул ителә. Әзер эшләр почта аша А4 форматында һәм флешкада яисә СD-дискта җибәрелергә тиеш. Язма авторларында яшь чикләүләре юк. Материалларны «Кому: Фагим Валиев. Куда: г.Набережные Челны, пр. Вахитова, до востребования, 423815» адресы буенча җибәрүегезне сорыйбыз. Хәбәрләшү өчен телефон номеры: 8-903-318-1077. Язмалар 2016нчы елның 5нче декабренә кадәр кабул ителә. Бәйге шартлары буенча:
1нче урынны алган өч язмага – унар мең сум,
2нче урынны алган өч язмага – бишәр мең сум,
3нче урынны алган өч язмага өчәр мең сум күләмендә бүләкләү каралган.
Җиңүчеләр 2016нчы елның 25нче декабрендә билгеләнәчәк.
Булачак язмаларда бүгенге Русиядә кеше хокуклары ничек яклана, кеше хокукларының ничек бозылуы турында да тәфсилләп сөйләргә мөмкин. Кайбер җәмәгать оешмалары Рафис Кашапов эшчәнлеген Нобель премиясенә дә тәкъдим итә. Шушы уңайдан да татар халкының бүгенгесе, киләчәге турында фикерләрегезне белдерсәгез иде. Халык өчен гыйбрәтле булган язмалар татарлар яратып укый торган матбугат чараларында басылып чыгар, дигән өметтә калабыз.

Комментарии