Бетте дөньяда тынычлык

«Эхо Москвы» радиосында 22нче ноябрь көнне булган «Особое мнение» дип аталган тапшыруны танылган язучы Михаил Виллер, Өченче бөтендөнья сугышы башланды, дип башлап җибәргән иде. Куркыныч булып китте. Безнең илгә каршы бер ил дә сугыш башламаган бит. Безнең илебез халкы моңарчы булган сугышлардан да гарык булып туйган иде. Безнең дин әһелләребез һәм башка кешеләр дә, теләкләр теләгәндә, сугыш афәтләре күрсәтмәсәң иде, Раббым, диләр. Сугыш мәшәкатьләре булганда, халык мәнфәгатьләре онытыла. Без аны хәзер үз мисалыбызда күреп, сизеп торабыз.

Чечня сугышлары бетеп, соңгы берничә ел эчендә бераз гына булса да алга китеш сизелеп тора башлаган иде бит. Кырымны алып, Украинада китереп чыгарылган сугышлар илебезне бик авыр хәлдә калдырды. Кырым Русия җире булмаса да, Русия аны үз вакытында сугышып, җиңеп алган булу сәбәпле, аның яңадан Русиягә кушылуын аңларга да булыр иде. Донбассны да Русиягә кушу нияте белән сугышлар чыгаруны аңлап та, аклап булмый торгандыр. Донбасстан Русиягә күченеп килгән миллионга якын кешене еллар буе асрау ил казнасына файда китермәгәндер. Әле анда сугышлар туктап торган шикелле булса да, «КамАЗ»лар белән ил байлыгын озатып торулар дәвам итә.

Шушы сугышлар белән бәйле рәвештә дөнья җәмәгатьчелеге алдында ышанычыбызны югалтып, төрле яклап кертелгән санкцияләр аркасында илебез авыр хәлдә калды. Илебезгә иң зур табыш бирә торган Европа илләренә сатыла торган нефть бәяләренең яртысы гына калды. Әйбер бәяләре бик нык артты. 7-8 мең сум хезмәт хакы һәм пенсия алучылар үз хәлләрен үзләре генә белә торгандыр, мескеннәр. Рәсми рәвештә белдерү буенча илдә 22 миллион хәерче кеше барлыгы әйтелде.

Инде менә тагын уйламаган-көтмәгән җирдән, террорчыларны юк итү нияте, дигән булып, Русия самолетлары Сүрия җирен бомбага тота башлады. Шуңа үч итеп, Петербургка очкан самолетка куелган бомба шартлап 224 кеше, шулар арасыннан 25 бала һәлак булды. Сүрия җирен бомбага тотып кайтып килүче СУ-24 самолеты, Төркия чиген бозган, дип бәреп төшерелде һәм ике очучының берсе геройларча һәлак булды. Бу очкыч безнең ил җирен саклаганда түгел, чит илгә барып, аларның җирен бомбага тоту аркасында һәлакәткә очраса да, безнең җитәкчеләр самолетны бәреп төшерүчеләрне гаепле итеп калдырдылар. Русия Конституциясендә әйтелгәнчә, безнең армия илебез территориясенә агрессия булганда гына илебезне саклау эшләре белән шөгыльләнергә тиеш.

Бөтен дөньядагы тынычлыкны бетергән бу сугышларның ахыры ничек булыр, Аллага тапшырдык.

Рәфкать ИБРАҺИМОВ.

Казан шәһәре.

Комментарии