Күңелдәге истәлекләр яңарганда

Күңелдәге истәлекләр яңарганда

8нче октябрь көнне Сатыш авылында мәктәп ачылып эшли башлавына 100 ел тулуны билгеләп үттеләр. Бәйрәмгә күп җирләрдән кунаклар чакырып, мәктәп коллективы бай эчтәлекле программа төзеп, концерт куйды, хезмәт ветераннары үзләре эшләгән вакытларын сөйләде.
Сатыш электән үк тә гыйлемле, мәдрәсәле авыл булган. Яңа оешкан мәктәп искесеннән эш тәртибе белән дә, белем бирү юнәлеше белән дә бик нык аерыла. Эш барышында укытучыларга да, укучыларга да бик күп авырлыклар белән очрашырга туры килә. Илебездә революция ясалып, тормыш итү, яшәү рәвеше үзгәрә. Минем максатым узган гомерне анализлау түгел. Без сугыш чоры балалары аны күреп үстек һәм ул дәүләтне төзү өчен актык көчебезне куеп эшләдек. Шуның нәтиҗәсе буларак, республикада иң яхшылардан санала торган мәктәп салынды. Мәктәпне тәмамлаган укучылар югары уку йортларында укып чыгып, җаваплы урыннарда хезмәт куялар. Без ул кешеләрнең күбесен күрдек. Алар арасында очучыдан алып Президент аппараты хезмәткәрләре, югары уку йорты укытучылары һәм башка бик күп тармакларда эшләүче кешеләр бар. 
100 ел дәвамында бик күп кешеләрнең куйган хезмәте үзенең җимешләрен биргәнен күреп сөендек. Алга таба да Сатыш мәктәбе коллективының зур уңышларга ирешүләрен теләп, күтәренке күңел белән бәйрәмнән таралдык. 
Габделәхәт ШАКИРОВ,
Саба районы Сатыш авылы

Комментарии