Мин коммунист идем

Мин коммунист идем

«Безнең гәҗит»нең 41нче санында (19 октябрь, 2022 ел) «Чын коммунист күргәнем булмады» дигән язма миндә каршылыклы фикерләр уятты. Мин үзем коммунист идем. Партбилетымны ташламадым. Җыелышларда чыгыш ясарга чынлап та курка идем. Ләкин бит социализм чорының уңай яклары да булды. Бу да бит шул коммунистлар заманы иде. Фатир алырга чират җиткәч, бушлай фатирлар ала алдык. Мин үзем көндез эшләп, кичен институтта кичке бүлектә укыдым. Укыганым өчен бер тиен дә түләмәдем. Киресенчә, сессия вакытында отпуск биреп, уртача хезмәт хакымны түлиләр иде. Отпуск вакытымда санаторийга яки ял йортларына бара ала идем. Путевка бәясе 7 сум 20 тиен торды. Пенсиягә чыккач, кыюландым. «Сөембикә» журналына хат язып җибәрдем. Ул вакытта Казан гимназиясендә аяныч хәл булмаган иде әле. Хатымда: «Единая Россия» партиясенең халыкка бер файдасы да юк. Илебездә 30 процент халык газсыз яши. Бу – безнең өчен хурлык», – дип язган идем. Русиядә меңләгән кеше авария хәлендәге йортларда гомер итә, монысы да хурлыклы хәл, минем үз илем белән горурланасым килә. Хоккейчыларга миллионнар түлиләр, алар хөкүмәт өчен кадерле, ә гади халыкның кадере юк. Хатымда боларны да телгә алдым. Бәлки, миннән башка да язучылар күп булгандыр, аннары газ кертә башладылар.

Без яшь вакытта дөньялар тыныч булды. Хәзер халыкның кәефен җырлар белән генә күтәрергә тырышалар. Безне, әлбәттә, дөньядагы хәлләр борчый. Бар да тизрәк җайлансын иде.

Рәшидә ХӘЙРУЛЛИНА,

Түбән Кама шәһәре

Комментарии