Чукындырып әзерлиләр

Быелгы ноябрь аеның 13нче көнендә FM 93,4 каналы «Человек зет» атамалы тапшыруында Александр исемле атакай хәрби операциягә алынганнарны сугышка керткәндә ничек әзерләгәнен сөйләде.

Әзерләү менә нидән гыйбарәт икән. «Святость»нең (изгелек) нәрсә икәнен аңлата икән ул. Аңламаучылар да бар, ди. «Мин –атеист, мин – коммунист», – дип әйтүчеләр бар, имеш. Барыбер «окропление» уздыра – өсләренә изге су сибә, муеннарына тәре тага икән. Шул рәвешле әзерләүгә риза булмаучыларның ни дәрәҗәдә ялгышканлыкларын тәфсилләп сөйләде. Кайберләре: «Мин мөселман, миңа кирәкми», – дип әйтәләр икән. Шулай да таккан тәрене салмыйча сугышка керүчеләр дә бар икән. Салмаучылар исән калса, инде бу тәрене гомере буе салмаячаклар икән. Шуннан әңгәмәгә Луганскидан Святослав исемле атакайларын тоташтырдылар. Яңа мобилизацияләнгәннәрнең күбесе стресс кичерә, дип сөйләде. Сәбәбе – өйдәге проблемалар, аларның хәл ителмәгәнлеге, монда торып та хәл ителмәгәнлегеннән икән бит. Атакай аларны тынычландырырга тырыша икән.

Бу хәлләрне дин әһеле авызыннан ишеткәч, чукындыру яңа көч белән торгызыла икән, дип уйламый ни уйлыйсың инде?

Рәүф ИБРАҺИМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии