- 18.11.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №46 (16 ноябрь)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Соңгы вакытта телевизордан шушы берничә дистә ел эчендә илнең күпме югалту кичергәне турында еш күрсәтәләр. Ә депутатлар кая караган, диярсең. Алар бит һәркайсы халык сайлап куйган вәкилләр. Халык аларга ышанып, катлаулы мәсьәләләрдә илебез өчен, халык өчен уңай чишелеш табарлар дип өметләнеп сайлады. Ник яңа сайлаулар алдыннан гына хәбәр итәләр бу югалтуларны бер зур һәм файдалы яңалык кебек. Ник алар эш вакытында үзләреннән файдалы тәкъдимнәр кертмәгән? Димәк, алар ил турында да, халык турында да уйлап та карамаган. Чөнки аларның алдагы биш елга бөтен проблемалары хәл итеп куелган. Җүләрләрчә исәпләп куелган эш хакы әйбәт. Алар тулаем дәүләт хисабына яши. Ә менә эш урыннарын бетереп, халыкның эшсез калуы турында уйламыйлар. Халык нәрсә хисабына яшәргә тиеш? Әллә алар бу хакта белмиме? Белә, әлбәттә, тик аларны бу борчымый, чөнки алар чын халык вәкилләре түгел. Мәскәү радиосыннан әйтәләр: имеш, Русиядә эшсезләр нибары 5 процент кына. Бу ялган. Менә безнең районда эш урыннарын тәмам бетерделәр. Татарстанда читтән килеп эшләүчеләр саны 3 миллион 200 мең кеше икән. Ә үзебезнекеләргә эш юк. Җәмәгать, сезнең игътибар иткәнегез бар микән, сайлаулардан соң депутатлар утыра торган заллар буш була. Башка утырышлар вакытында да зал яртылаш кына тулы. Ә менә берәр мәсьәләне тавышка куйсалар, бер вәкил ун кеше өчен тавыш биреп, картасын тыгып-алып чаба. Нигә моның хакында сүз кузгатучы юк? Болай кабул ителгән карар дөрес буламы? Русия Президенты В. Путинның өченче чакырылыш депутатларының эшкә мөнәсәбәтләре турында сөйләгәнен күрсәткәннәр иде. Ул 75 вәкилнең бары тик өч утырышта гына катнашканлыгын әйтте. Алар бит эш хакын тулысынча алган. Ник аларның шул вакытта эшләп алмаган хезмәт хакын тартып алып, артларына типкәләп чыгармаганнар? Менә булыр иде яхшы үрнәк! Менә шундый хәлиткеч чараларны кулланып булмаганга күрә дә илебездә тәртип юк инде безнең. Карагыз сез, кибеттә сатылган азык-төлеккә. Анда бер генә дә табигый ризык юк бит – барысы да химия. Өлкәннәр яхшы хәтерлиләрдер сугыш чорын һәм аннан соңгы елларны. Шуңа күрә дә мин белемем теләсә кайсы уку йортына кереп укырлык булса да, ветеринария институтына кердем. Теләгем – укып чыгып, терлекчелек тармагында тәртип урнаштырып, халыкны туйганчы ашату иде. Аннан соң читтән торыпмы, башкачамы, хокук белгече яки архитекторлыкка укыйсым килгән иде. Тик тормыш син уйлаганча гына барамы соң? Укуны тәмамлагач, мине Тәтеш районына җибәрделәр. Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе мине үзенә алды. Терлекчелек тармагы бик артта калган, белгечләр аз, булганы да өлкән яшьтәге урта белемле кешеләр. Терлекләргә азык җитәрлек әзерләнми. Башым-аягым белән эшкә чумдым. Кая анда читтән торып уку?! Бик күп эшләргә туры килде. Күмәк хуҗалыкларда терлекләрне дөрес ашату, нәсел эшен алып бару, хуҗалыклардан килгән ит, сөт, йон кабул итү нокталарында хәрәмләшү булмасын дип, катгый күзәтчелек итү – болар барысы да минем вазыйфа иде. Анда 6 ел эшләгәч, миңа районда терлекчелек продуктлары әзерләү һәм аның сыйфатын тикшерү инспекторы булырга тәкъдим иттеләр. Монда да мин 13 ел эшләдем. Бөтен фермаларда лабораторияләр ачтырган идем. Ит комбинатларына китерелгән хайваннарның тере авырлыгын һәм суйгач чыккан итен үлчәп, категориясен билгеләп, ике төрле бәясен санап чыгара торган идем. Соңрак бөтен Татарстанда терлекнең саф ите авырлыгына һәм сыйфатына карап түли башлаганнар иде. Әлбәттә, бу авыл хуҗалыгы оешмаларына файдалы булды. Ул чакта республикада гына түгел, бөтен СССРда булмаган, бик көчле 9 хуҗалык оештырган идек. Аларны ул вакытта спецхозлар дип атадылар. Шуның өчесе – Бестужев токымлы савым сыерларыннан торган фермалар. Өчесе – саф токымлы Советский меринос сарыклары фермасы. Районның башка хуҗалыкларында сарык фермалары бетерелгән иде. Бер хуҗалыкта мөгезле эре терлек ите җитештерелде. Алар башка хуҗалыклардан бозаулар сатып алып, шуларны симертәләр иде. Тагын ике хуҗалыкта дуңгыз асралды. Сарык үрчетә торган хуҗалыктан кала, башкаларның барысында да савым сыерлары да һәм электән калган дуңгыз фермалары да сакланды. Терлекчелек продуктларын җитештерү буенча районыбызда авыл хуҗалыгы семинары узган иде. Бик югары дәрәҗәдә үтте ул. Башка районнарга да үрнәк булсын, дигәннәрдер инде республика җитәкчеләре. Әйе, азык-төлек җитештерү яхшы иде. Без үстергән малларны эшкәртү җәһәтеннән ит комбинатларында кыенлыклар да булган хәтта. 13 ел шулай эшләгәч, ул вакытта райкомның беренче сәркатибе М.А. Офицеров миңа нәсел эше берләшмәсен җитәкләргә алынырга тәкъдим итте. Бу тәкъдимне кабул итә алмыйм, дисәм дә, ризалашырга туры килде. Сөт фермаларындагы барлык үгезләрне иткә озатып, сыерларны ясалма орлыкландыру эшен оештырдым. Шулай туган бозауларның тереләй авырлыгы 55-65 кг була торган иде. Лаптевкадагы фермада бер бозау хәтта 80 кг булып туды. Ә аңарчы туган бозауларның авырлыгы нибары 18-23 кг чамасы гына иде. Әлбәттә инде, болар барысы да миңа җиңел генә бирелмәде. Нәтиҗәсе – сәламәтлегем какшады. Шулай сәламәтлекләр бәрабәренә эшләгән эшне күптән инде бетереп, юк иттеләр.
Мәкаләм башындагыларга кире кайтып, үземә-үзем сорау бирәм – инде бер булдырганны ник юк итәләр? Пенсиядә булсам да, шушыларга йөрәгем әрнеп йөрим. Югарыдагылар илгә-көнгә китерелгән зыянны ник күрми? Бу бит илне юк итү дигән сүз. Ничек инде үз илеңә үзең зыян ясап була? Безнең районда 3 сөт заводы иде. Анда өч төрле сыр, каймак, май ясыйлар иде. «Российский», «Голландский», «Пошехонский» дигән тәмле, яхшы сырлар иде алар. Ә хәзер бөтен Татарстанда да сыр ясамыйлар икән. Сыр ясау өчен бик күп сөт кирәк. Фермалар беткәч, каян аласың ди аны? Сөтне бит җир бораулап кына табып булмый. Нигә гөрләп эшләп торган хуҗалыкларны таркатырга, юк итәргә кирәк булды икән? Без бит ул чакта СССРны гына түгел, чит илләрне дә ашаттык. Ә хәзер үзебезнең халыкны эшсез дә, ашсыз да калдырдылар. Ленин ул күмәк хуҗалыкларны юкка гына уйлап чыгармаган инде. Кем – ат белән, кем үгез белән җир эшкәртеп кенә ерак китеп булмый шул. Ә хәзер капитализмны кайтармакчылар. Тырышып эшләп алган хезмәт хакы белән генә берәү дә зур эш оештыра алмый.
Гәҗитләрдән күрәм, безгә хәзер сөтне Белоруссиядән кертәселәр икән. Аларда оеган сөт – простоквашага кадәр бар. Хурлык бит бу безнең өчен! Безгә хәзер сөтне кайдан гына китермиләр. Атна буе өстәлдә утырса да, әчеми ул. Моның нигә шулай икәнен аңлыйсыздыр. Менә хәзер уйлап утырам: халкымны ашатам, дип, ветеринария институтында укып, бөтен сәламәтлегемне бетереп эшләп йөреп, авыргач, пенсиягә дә бер ел иртәрәк чыгарга мәҗбүр булдым. Илебездәге иң зур гаделсезлек шул – авыл хуҗалыгында хезмәт хаклары бик аз. Узган гасырның 70нче елларында Америкада бездәге кебек белгечләрнең хезмәт хакы ун тапкыр артык дип сөйләгәннәр иде. Нәсел эше берләшмәсе җитәкчесенең хезмәт хакы 190 сум иде. Аңа бернинди өстәмә акча түләнмәде. Ә ПУЖКХда эшләүче баш инженерның эш хакы аннан ике тапкыр югары булды, җитмәсә, квартал саен премия бирделәр, ел азагында 13нче хезмәт хакы түләделәр. Мине яхшы белүчеләр кайвакыт сорау бирә: «Йә, Илгизәр әфәнде, үзегезне жәлләмичә, авыл хуҗалыгына бил бөгеп, нәрсәгә ирештегез инде? Сез булдырган нәрсәләр кайда соң хәзер? Сезнең бит хәтта хезмәт ветераны дигән исемегез дә юк». Югарыда утыручыларга без үзебез дә, хезмәтебез дә кирәк түгел шул.
Илгизәр ГАЛИ,
Тәтеш шәһәре

Комментарии