«Рәшит Сабиров безне эт дип атады»

«Рәшит Сабиров безне эт дип атады»

20нче сентябрьдә Казанның Яңа татар бистәсе зиратында бөек җырчыбыз Әлфия Авзалова каберендә мемориаль композиция ачылды. Гади итеп әйткәндә, һәйкәл куелды. Әлфия Авзалова сыны аның яшь чагындагы сурәтләренә нигезләнеп ясалган. Чарада күренекле җәмәгать эшлеклеләре, танылган артистлар, язучылар, журналистлар, сәхнә ветераннары катнашты.

…Бу вакыйга буенча сүзләр күп булды, зиратка һәйкәл куюны өнәп бетермәделәр, мөселманнарда бу дөрес әйбер түгел, дигән фикер алышу китте. Тик шулай да, иң күп бәхәс – нәфис сүз остасы Рәшит абый Сабиров тирәсендә. Ул һәйкәл ачылышында ялкынлы чыгыш ясаган иде:

– Гомергә бер тапкыр хатын-кызга һәйкәл куймадык без. Без хатын-кызны яратмыйбыз. Ир-атларга гына һәйкәл куябыз. Бу – безнең бик зур кимчелек. Минем елыйсыларым килә хәтта. Бөтен халык алдында Кадим Нуруллинга (Татар дәүләт филармониясе мөдире – А. З.) мөрәҗәгать итәм. Хат языгыз, Рөстәм Миңнехановка, Минтимер Шәймиевкә, Путинга языгыз. Ул хатка бөтен халык кул куячак. Милләт кызына һәйкәл куярга кирәк. Безгә оят, аның урам исемен Казанның нәкъ читендә этләр генә йөри торган җиргә бирделәр. Авзалова исемендәге урам этләр, кыр куяннары чабып йөри торган җирдә. («Салават күпере» торак комплексында – А. З.).Үзәктә таба алмыйбыз без Әлфия Авзаловага урын, – диде.

Бу ялкынлы чыгыш матбугат чараларында басылганнан соң, ызгыш та башланды. «Салават күпере» бистәсендә яшәүче журналист Фәрит Салихов: «Ни хакы бар аның мине эт һәм кыр куяны дип атарга? Әйе, мин Әлфия Авзалова урамы янәшәсендә генә яшим. Минем кебекләр анда берничә мең. Алга таба берничә дистә мең булачак. Рәшит абыйның шул урамны килеп күргәне бармы икән? Безнең хакыбыз юкмы әллә бөек җырчы исемен йөрткән урамда яшәргә? Мондый чыгышны зиратта ясамыйлар. Оят!..» – дип язды. «Матбугат.ру» басмасына да, берәү шундый зарлы хатын җибәргән: «Салават күпере» торак комплексында яшәүче буларак, артист Рәшит Сабировның «этләр генә йөри торган» дигән сүзләре бик ачуымны китерде. Безнең «Салават күпере» торак комплексында төрле милләт һәм конфессия кешеләре яши. Безне этләр белән чагыштыруларына бик ачуыбыз килде. Интеллигент кеше мондый сүзләр сөйли алмый. Безне этләр белән чагыштырырга кем соң ул?! Ул «Салаваткүпере»ндә яшәүчеләрдән гафу үтенергә тиеш!» – диелгән бу хатта.

Әлеге уңайдан, Татарстанның халык артисты, нәфис сүз остасы Рәшит абый Сабировның үзенә шалтыратып сөйләштек. Үзен шулай тәнкыйтьләп язулары турында аңлаттык һәм иң мөһим сорауны бирдек: гафу үтенерме?

– Сеңлем, мин шушылай дип зарланган кешегә психбольницага барып, бераз гына үзенең башларын тикшертеп кайтырга киңәш итәр идем. Әгәр үзен күрсәм, «Пошел ты!» – дип әйтер идем матур итеп. Килсен әле ул канәгать булмаган кешеләр минем янга, Филармониягә. Редакцияләргә язып ятканчы, башта үзем белән күрешеп, үземә әйтсен шушы сүзләрен.

«Салават күпере»ндә яшәүче кешеләрнең берсен дә, эт белән чагыштырып бер җөмлә дә әйткәнем булмады. Эт белән дә, мәче белән дә, кабан дуңгызы белән дә. Мин Әлфия Авзалова урамы турында гына әйттем шулай дип. Минем тарафтан гафу үтенерлек гамәл кылынмады. Гамәл кылынмагач ник тик торганда ул кешеләрдән кичерүләрен сорарга тиеш соң мин? Әлфия Афзалова урамы – чыннан да, Казан читендә. Ул урамда нибары бер йорт бар. Бер йорттан да урам була икән, шуңа аптырадым.10-15 йорты булса ярар иде инде. Кешеләр үзләре үк язарга тиешләр: «Рәшит Сабиров дөрес әйтә, Әлфия Авзалова ул милләт анасы, татарның бөек җырчысы, аның исеме без яшәп ята торган бер өйле урамда түгел, үзәктә булырга тиеш», – дип. Ул бит 70 ел җырлаган җырчы. Рабит Батулла дөрес әйтә, аны Гиннесның рекордлар китабына кертергә кирәк. Кайсы милләттә 70 ел җырлаган кеше бар, әйтегез әле?! 70 ел җырлаган кешенең урыны түрдә булырга тиеш. Мәсәлән, аның исемен Филармония янындагы Спартаковская урамына бирсәләр, күпкә мәгънәлерәк һәм мантыйклырак булыр иде. Шулай түгелме? Нинди гадәт соң бу бездә – берәү бер фикер әйтә икән, икенче татар шуны күтәреп аласы урынга, кер эзли башлый. Бердәм булыйк әле бераз?!

Аннан соң, тагын бер кат киңәш итәр идем, мине нәрсәдәдер гаепләгәнче бу кешеләр башта мин зиратта ниләр сөйләгәнмен, шул видеоны интернеттан табып карап чыксыннар. Һәм анализласыннар. Мин бит дивана түгел, 65 яшьтә ничек тик торганнан кешеләргә: «Син – эт, син – мәче, син – кабан дуңгызы», – дип әйтим, ди?! Шулай булгач, миннән беркайчан да ул гафу үтенүне көтмәсеннәр. Рәшит Сабиров кемнән гафу үтенергә тиеш, шул урам кырында чабулап йөргән эттән, мәчеләрдәнме? Мин аларны ничек тотыйм, алар әллә кая киткәннәрдер инде күптән. Чокыр-чакыр тирәсендә, посадка читендә Әлфия Авзалова урамы булганга йөрәгем әрни. Мин бит аның белән 25 ел эшләгән кеше. 4әр ай гастрольдә йөри идек: Урта Азия республикаларында, Татарстан, Башкортстанда. Ул мине кеше итте, үстерде,

Рәшит абый, Әлфия апага һәйкәлне зиратта куеп, дөрес эшләделәрме сезнеңчә?

– Аңа дигән һәйкәлне Филармония бакчасында куярга кирәк. Филармония янындагы парк бик зур бит. Шунда урнаштырып, янында чәчәкләр үстереп… Монда килгән кешеләр Әлфия апаны тагын бер искә төшерерләр иде. Бу бик мантыйклы булыр иде. Бөтен кеше дә зиратка йөрми. Туганнары булганнар гына бара. Студентлар да йөрми ул зиратта, туристлар да. Әле бер генә халыкта да зиратка һәйкәл алып барып куйганнарын мин күрмәдем. Һәйкәл халык күп йөри торган урында булырга тиеш ул!

Рәшит абый, сезнең ялкынлы чыгышыгызны: «Бу зиратта сөйләнә торган сүз түгел», – дип кабул итүчеләр дә булды…

Һәйкәл ачылышы зиратта булгач, нишлим? Һәйкәл ачканда сөйләмичә, мондый сүзне тагын кайда сөйлисең инде? Ә син үзең кайда сөйләр идең соң? Идән астында яки юрган астында куркып сөйләп кенә җитәкчеләр ишетми бит инде аны. Без юрган астында йодрык селтәп ятып, йөзәрләгән татар авылларының юкка чыгуына, татар теленең, татар мәктәпләренең бетүенә юл куйдык. Юрган астында сөйләп шушы хәлгә калдык инде. Бу безнең татар иле, ватаныбыз, бәхетебез! Милләт, бәйсезлегебез өчен ата-аналарыбызның каны тамган урын. Нигә без шундый соң? Ник сүзебезне әйтергә куркабыз?

Татарда туй үпкәсез булмый инде ул. Менә шундый хәлләр…

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии