Безнең гәҗиткә тел-теш тидермәсләрме?

«Безнең гәҗит» гәҗит укучыларының гына түгел, ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәннәрнең гозерләрен, зарларын кире какмый. Көченнән килгәнчә ярдәм итәргә тырыша, үзенең битләрендә яктыртып чыга. «Безнең гәҗит» ярдәмендә чал тарихыбыз да киң мәйданга тарала башлады.

12нче октябрь көнне «Тинчурин» бакчасында узган Хәтер көнендә булдым. Шунда бер агай белән тарихыбыз турында сөйләшеп киттек. «Тарихыбыз битләре әлегә ачылып бетмәгән, ачылырмы – билгесез. Тарихчыларыбызның, язучыларыбызның аны тулырак язарга кыюлыклары җитәрме икән?» – дип әйтеп куйды. Мин үз чиратымда: «Бар ул андый кеше, язучыбыз Вахит Имамов, безнең тарихыбыз турында «Яшерелгән тарих» китабын язган. Аны әле шул китабы өчен судка дәштергәннәр. Ул китапны китапханәдән, кибетләрдән дә табып алып булмый. «Безнең гәҗитнең» күп санлы укучылары соравы буенча, аерым сәхифә итеп бастырып чыгара башлады», – дип әйткәч, «Нинди гәҗит ул? Аны укыганым юк, исеме дә матур икән», – дип сорап куйды. «Безнең гәҗит» һәр атнаның чәршәмбе көнендә чыга, киоскларда сатыла», – дип әйттем. Ул: «Кайтканда ук сатып алам, гәҗиткә дә язылырмын әле. Язманы гәҗит битләрендә бастырган өчен аларга өстәгеләр тел-теш тидермәсләрме икән?» – дип борчылып куйды.

Дөреслек җирдә ятмас, андый хәлләр булмасын, бер Ходай үзе сакласын. Укучыларыбыз да үз сүзләрен әйтерләр дип уйлыйм. Бергә булыйк, бердәм булыйк.

Вакыйф КЫЯМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии