- 18.09.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №36 (13 сентябрь)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
«Игелек эшлә дә суга сал, халык белмәсә, Халик белер…» дигән бик тә мәгънәле әйтем яшәп килә безнең татар халкында. Яңа Карамалы авылы кызы Ләйлә Кәрамованың тормышы тоташ игелекле эшләрдән генә тора, дисәм, ялгышмам кебек. Үзенең дә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән бала тәрбияләвенә карамастан, язмыш сынавына дучар булганнарга ярдәм итеп, аларның тормышын бәйрәм итә белүче гаҗәеп кеше ул. Ун ел инде Азнакай районы Актүбә эшчеләр бистәсенең инвалидлар оешмасын җитәкли. Бу җаваплы эшкә алынганнан бирле күпләрнең чынга ашмый калган хыялы булган сәхнәне бәхет утравына әйләндергән ул. 2021нче елда Азнакай районы башлыгы карары белән аңа «Ел хәйриячесе» исеме бирелде. «Җырлы язмышлар» төркемен оештыруына быел ун ел булган. Бүген коллективта туксанга якын кеше исәпләнә. Һәрберсенең үз репертуары бар. Гастрольләрдә йөри алырдайларның берсен дә концертлардан калдырмаска тырыша. Шул рәвешле һәр концертның программасы уникаль килеп чыга, бер-берсен кабатламый. Республикабызның төрле шәһәрләрендә һәм авылларында чыгыш ясыйлар. Якын-тирә районнарга елына берничә тапкыр концерт белән барырга җитешәләр. Колонияләргә, төрмәләргә кадәр барып, мәдәни агарту эшләре алып баралар, авыр хәлдә калганнарның күңеленә өмет чаткылары салырга омтылалар. Украинада хәрби операциядә катнашучы егетләр янына да инде берничә тапкыр барып, концертлар куеп, күчтәнәчләрен биреп, күңелләрен юатып кайттылар. Концерт димәктән, гел юлда алар, әле Әлмәт, әле Чаллы, әле Казан дигәндәй... Әйткәнемчә, кечкенә авылларны да чит итмиләр.
Шундый матур чараларның берсе шушы көннәрдә «Кичке капка төбендә» исеме астында Азнакай районы Сөендек авылында гөрләп узды. Шушы авылда туып үскән Рәмилә Хәйруллина туган авылында шушындый күркәм бәйрәм оештыру хыялы белән күптәннән янып йөргән икән. Үзенең иҗатташ дусларын җыеп, тәмле чәй өстәлләре оештырып, гөр китереп китте авылны тырыш кызыбыз. Сөендек авылында гомер кичерүче Мөстәкыймов Мирфаязлар капка төбе иң үрнәк капка төпләренең берсе буларак, җыр-моңга төренде ул кичне. Авыл халкы да бик сусаган үзешчәннәребезнең чыгышына. «Танылган артистларың бер читтә торсын» диеште алар. Артистларга кушылып, җырлап, биеп күңел ачты авыл халкы. Мондый кичәләр алар өчен аеруча да кирәкле һәм кадерле.
Рәхмәт сезгә, игелек ияләре! Йөргән юлларыгызда фәрештәләр канатын җәеп торсын! Иҗатта ялкынланып, тамашачылардан хуплау сүзләрен һәм җылы алкышларны тоеп, хезмәтегездән тәм табып эшләргә һәм яшәргә язсын үзегезгә!
Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА,
Азнакай шәһәре
Комментарии