Тынычланырга иртә әле

Тынычланырга иртә әле

Бик зурлап уздырылган милләт җыенында, фикер алышып тормыйча, бик тиз генә татар халкының стратегиясе кабул ителде. Аның исеме бераз сәеррәк, документның эчтәлегенә турыдан-туры ишарә итми, икеле-микелерәк: «Татарлар: гамәл стратегиясе». Исеменнән үк сорау туа: татарларның нинди гамәле стратегиясе ул? Ачык итеп, төп-төгәл итеп, «Татар халкының алга барышы (яки яшәеше) стратегиясе» кебегрәк итеп әйтергә иде. Ләкин хикмәт аның исеменнән бигрәк җисемендә.

Бу документның эчтәлегеннән хәбәрдар булмаган кешеләрдә моннан ары ниһаять халкыбызның уңышлы яшәве, теле, мәдәнияте сакланып үсә, камилләшә баруы өчен тиешле шартлар булдырылачак икән дигән өмет уты кабынырга мөмкин. Әмма бу документны җентекләп, зиһенеңне җигеп укып, анализлап чыксаң, күңелдә мондый өметнең гамәлгә ашырылуына җитди шикләр уяна. Ихтимал, кайбер кешеләрнең кәефен җуярлык бу фикеребезне дәлилләп китик. Без рус телендәге «лучше горькая правда, чем сладкая ложь» дигән мәкальгә таянып эш итү зарур дигән карашта торабыз.

Стратегия халыкны тынычландыру, анда милләтебезгә карата матур хисләр, горурлык уяту, югары эпитетлар кулланып зурлау максатын күздә тотып, шуның өчен татарларның тарихына, аларның күркәм сыйфатларына мәдхия уку рухында язылган. Мондый язманы уку күңелле, әлбәттә. Безнең халык – чыннан да мактарлык, күркәм халык. Ләкин стратегиянең төп бурычы – халкыбызны якты киләчәкле, матур, мул тормышлы, сәламәт рухлы, бәхетле итеп яшәтүгә илтә торган олы юлны күрсәтү, икенче төрлерәк итеп әйткәндә, ул татар халкының алдынгы, югары мәдәниятле, мәгърифәтле милләт булып саклануы һәм уңышлы алга баруы өчен дәүләт тарафыннан нинди хәлиткеч гамәлләр кылыначагын, тәгаенләп күрсәтергә тиеш иде.

Әмма зур җыелышта катнашучыларга тәкъдим ителгән «гамәл стратегиясе» проектының күп бүлекләре һәркемгә мәгълүм гомуми теоретик мәгълүматны бәян итүдән гыйбарәт. Аларда Татарстан республикасы органнары, җитәкчеләре, халыкның тормышы, язмышы өчен җаваплы затлар үтәргә тиешле бурычлар игълан ителмәгән. Документта тәгъбир ителгән кайбер мәгълүматлар бәхәсле, кайберләренең нигезле, хаклы булуы шик тудыра. Фикеребез дәлилле булсын өчен, «Татар булу» дигән бүлектән бер кечкенә генә өзек китерик.

Татар булу ул:

– рухи хәзинәләребез белән уртаклашу һәм аларны баету;

– кайда яшәүләренә, нинди генә телдә сөйләшүләренә, нинди дин тотуларына карамастан, барлык татарлар белән бердәмлекне ныгыту;

– татар дөньясының бай тарихи-мәдәни мирасы белән горурлану һәм үз халкының тарихын өйрәнүгә, телен мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен үстерүгә омтылу;

– белемгә, алгарышка омтылу, үз эшеңә иҗади караш, шул рәвешчә халкыбызның мәдәни һәм акыл мөмкинлекләрен арттыру;

– барлык халыклар бергәлегендә татарларның тулы хокуклы яшәешен тәэмин итү, тынычлык һәм татулык саклау;

– заманнан калышмыйча, югары тизлектә бару, нинди генә сынаулар булмасын, ияр өстендә калырга, егылмаска, имгәнмәскә тырышу, һәм, ахыр чиктә, максатка ирешү.

Болар татарлар гына түгел, барлык халыклар да ирешүгә омтылырга тиешле сыйфатлар бит.

Бу өзектәге «нинди генә телдә сөйләшүләренә, нинди дин тотуларына карамастан, барлык татарлар белән бердәмлекне ныгыту» дигән фикер милләт төшенчәсенең асылына туры килми: уртак теле булмаган халыкны бердәм милләт дип әйтеп булмый. Хәзерге татарларның иң зур бәласе дә шунда: аларның күбесе үз телләрен начар белә яки бөтенләй белми һәм үз телләрендә аралашмый.

Проектның яртысына якын күләмен тәшкил иткән «Татар халкының дөньяга карашы нигезләре»: мәдәни мирасның кадерен белү һәм аны саклау, мәсләк һәм иман кушканча эш итү, халык күңелен һәм моңын саклау, гадәти гаилә кыйммәтләренә иярү, мәгърифәткә омтылу, хәрәкәтчәнлек һәм ирекле үсеш – болар барысы да шулай ук барлык халыкларга хас күренешләр.

Татарларның стратегиясе дип тәкъдим ителгән бу документта бүген татар халкының рухи тормышы өчен иң әһәмиятле, кичектермичә хәл ителергә тиешле бурычлар турында язарга урын табылмаган. Бу, әлбәттә, бик аяныч.

Бүгенге стратегиянең төп бурычы – татар халкының алдынгы милләт буларак яшәеше өчен иң кирәкле нәрсәләрне: татарның әдәби телен, матур традицияләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен саклап үстерү һәм халыкта милли рух тәрбияләү максатына ирешү чараларын, юлларын күрсәтү һәм бу максатны гамәлгә ашыру өчен җаваплы дәүләт органнарын, эшләнәсе эшләрнең үтәлү срокларын игълан итү.

Бу изге максатка багышланган гамәлләр арасында иң хәлиткече ул – татарларның туган телләрен яхшы итеп белүләренә, үз телләрендә иркен аралашуларына ирешү. Хәлбуки хәзер татар теле авыр хәлдә. Соңгы елларда, үзәк хакимиятнең милләтләрнең алга баруына киртәләр кору сәясәте үткәрүе аркасында, татар телен белгән һәм кулланган кешеләрнең саны хәтәр чиккә якынаерлык дәрәҗәдә кимеде. Безнең республикада яшәүче ике миллионнан артык татарның бер миллион ярымы туган телендә аралашмый. 21 район үзәгендә татар мәктәпләре юк. Татар балаларының 25 проценты гына туган телләрендә тәрбияләнә һәм укытыла. Татарстан башкаласы Казанда бу күрсәткеч – 22 процент, хәтта тоташтан диярлек татарлардан торган Арча районында – 37 процент кына. Татарларның үз республикасында шундый хәл була торып, рус өлкәләрендә яшәүче татар халкы туган телен ничек саклыйдыр, үз телендә ничек аралашадыр?!

Татар теленнән файдаланучыларның саны бик нык кимүе бу телдә чыккан матбугатны һәм әдәбиятны укучылар сафы да көннән-көн сирәгәя баруда ачык чагыла. Тулысынча диярлек татарлар гына яши торган Әтнә районында уртача ике гаиләнең берсе генә татар газеталары яздырып ала, 65 процент татар халкыннан торган Биектау районында 7 хуҗалыкка бер татар газетасы туры килә. Татарча китап укучыларның да бик аз булуы мәгълүм. Казанда һәм башка шәһәр, поселокларда җәмәгать урыннарында татарча сөйләшүчеләрнең бик сирәк күренүен (аларның күбесе татарлар булса да) исәпкә алсаң, татар теле кулланылышы даирәсенең хәтәр дәрәҗәдә тарая баруын аңлыйсың. Тел исә даими рәвештә һәм актив кулланылганда, ягъни хәрәкәттә булганда гына яши, кулланылудан туктаса, бетүгә таба йөз тота. Туган теле бетсә, халыкның мәдәнияте дә, матбугаты, әдәбияты, сәнгате дә югалуга дучар булачак.

Димәк, бүген татар халкы, аның дәүләте алдында торган иң мөһим, ашыгыч рәвештә хәл ителергә тиешле, хәлиткеч бурыч –телебезне саклап калу, аны нәтиҗәле итеп өйрәтү-өйрәнүне җайга салу һәм актив куллануга ирешү. Татар стратегиясендә, шушы бурычларны тормышка ашыру юлларын, чараларын күрсәтеп, бу эшләр белән барыннан да бигрәк дәүләт органнары шөгыльләнергә тиешлеге турында әйтергә кирәк иде. Ә анда моның өчен хөкүмәт җаваплылыгы хакында бер сүз дә юк. Татар халкының киләчәк тормышын, язмышын хәл итүгә багышланырга тиешле бу документның төп фикере шушы җөмләдә белдерелә: «Мәдәниятебез, телебез өчен, гореф-гадәтләребезне саклау өчен, үзебезгә, ата-бабаларыбызга кадерле хәзинәләрне буыннарга тапшыру өчен җаваплылыкны бары без генә үз өстебезгә алабыз».

«… җаваплылыкны бары без генә үз өстебезгә алабыз» дигәнне ничек аңларга? Кем ул без? Бөтен халыкмы? Ә аның дәүләте кайда? Ул ни эшләргә, читтән карап кына торырга тиешме? Юк шул, алай булмас! Үз халкының яшәеше бәхетле, җитешле, шул исәптән милли-рухи халәтенең бөтенлеге өчен дәүләт җаваплы булырга тиеш. Шулай булгач, «мәдәниятебез, телебез өчен, гореф-гадәтләребезне саклау өчен» җаваплылыкны беренче чиратта Татарстан дәүләте, аның хөкүмәте үз өстенә алырга тиеш. Стратегиядә шушындый фикер белдерелсен иде. Югыйсә, анда язылганнар буш сүз генә булып калачак.

Мин халкыбызның алдынгы милләт буларак яшәеше өчен башкарылырга тиешле эшләр турында соңгы вакытларда матбугатта күп яздым. Ул язмаларда, бөтен көчне салып, кичекмичә татар телен укытуның нәтиҗәлелеген күтәрү, татар телендәге матбугатка игътибарны арттыру, татар халкының милли рухын ныгыту, милли горурлык сыйфатларын булдыру өчен ниләр эшләргә кирәклеге әйтелде.

Бу язманы йомгаклап, шундый теләк белдерү урынлы булыр. Татарстан хөкүмәте, Мәгариф министрлыгы татар мәктәпләренең эше, балаларга, яшь буынга татар телен өйрәтү-укытуның торышы турында башта хәлне тәҗрибәле белгечләрдән торган комиссия тарафыннан тикшертеп, аның тәкъдимнәрен исәпкә алып, махсус карар чыгарсын һәм аны гамәлгә ашыру белән шөгыльләнсен иде. Анда Татарстан президентының татар халкын, аның телен, мәдәниятен саклап үстерү турындагы күрсәтмәләре исәпкә алыныр иде дип фараз итик.

Казан федераль университетының

атказанган профессоры, академик

Рүзәл ЮСУПОВ

Комментарии