Интернет татарча «сөйләшә»

Интернет татарча «сөйләшә»

Әле кайчан гына телевизордан фантастик фильмнар карагач, андагы технологияләрне күреп: «Эх, болар безнең тормышта да булса иде!» дип куя торган идек. Тормыш бер урында гына тормый. Кичә фантастика булып тоелган нәрсәләр бүген чынга аша бара. Кичә роботлар турында хыялланган гына булсак, бүген роботлар мәктәпләрдә укыта, кибеттә сату итә, хәтта операцияләр дә ясый. Менә сөйләм синтезаторы дигән нәрсә дә моннан ун-унбиш ел элек бик ерактагы хыял гына булып тоела иде. Ә бүген сөйләм синтезаторын рәхәтләнеп кулланабыз. Аның татарча версиясе дә барлыкка килде.

Нәрсә соң ул сөйләм синтезаторы, дигән сорау туарга мөмкин. Интернетта без язмаларны күз белән укыйбыз, ә сөйләм синтезаторы менә шул язмаларны аудиога әйләндерә торган программа инде. Сайттагы махсус укка басасың да, язма билгеле диктор тавышы белән укыла башлый.

Мондый программа дөньяда берәү генә түгел. Программаларның яңалары барлыкка килә тора. Ләкин татарча язмаларны сөйләмгә әйләндерә торганы юк иде әле. Күптән түгел анысы да булдырылды. Татарстанда татарча сөйләм синтезаторын беренче булып күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр китапханәсе куллана башлады. Күрмәүчеләр өчен бу программаның файдасы бәһаләп бетергесез. Китапханәнең сайтына кергәч, анда начар күрүчеләр өчен махсус сәхифәне сайлый. Менә шул сәхифәгә сөйләм синтезаторы көйләнгән дә инде. Кеше рәхәтләнеп үзенә кирәкле мәгълүматны тыңлый ала.

Һәм бу программаны кулланучылар, чыннан да, бар. Моны Татарстанның күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр китапханәсе директоры Наил Сәфәргалиев та раслады. «Бу синтезаторның аналогы Русиядә генә түгел, дөньяда да юк. Финляндиядә яшәүче татарлар да, башка илләрдәге милләттәшләребез дә безгә мөрәҗәгать итте инде. Хәзер Җир шарында яшәүче барлык татарларның да үз телләрендә синтезатор ярдәмендә уку мөмкинлекләре бар. Сөйләм синтезаторын үзебезнең китапханә сайтына узган ел урнаштырдык. Кулланучылар артканнан-арта. Начар күрүчеләр өчен махсус мәктәпләр дә мөрәҗәгать итте, без һәр балага программаны урнаштырырга рөхсәт бирдек. Бер Чистай шагыйре, безнең шушы программадан файдаланып, китабын татар һәм урыс телләрендә аудио форматта эшләргә тели», – дип сөйләде ул.

Сүз уңаеннан, сөйләм синтезаторы Татарстанның халык артисты Тәлгать Хамматшин тавышы белән сөйли. Шуңа күрә программага татарчалатып «Тәлгать» дип исем дә биргәннәр. Тәлгать Хамматшинның тавышы Татарстан радиосын тыңлаучыларга яхшы таныш. Танылган диктор күптән түгел радиодан китте, шулай да аның тавышы югалмый – сөйләм синтезаторында «сөйли». «Интертат» электрон газетасы да үзенең сайтына әлеге синтезаторны көйләде, хәзер андагы язмаларны да шушы «Тәлгать» программасы ярдәмендә тыңлап була.

Ә синтезаторның төп программасын Чувашиядә яшәүче программист Ольга Яковлева уйлап тапкан (RHVoice программасы дип атала ул). Татарча сөйләм синтезаторын ни өчен нәкъ менә шушы платформада көйләүләре турында «Татар теленең язма корпусы» проекты авторларының берсе – Мансур Сайхуновтан сораштык. Мансур Сайхунов, Рөстәм Хөсәенов һәм Тәүзих Ибраһимов – синтезаторны татарчалаштыру эшен башкарган кешеләр инде. «Күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр китапханәсе директоры Наил Сәфәргалиев бу синтезаторны үз сайтларына көйләү эшенә алынгач, безне дә катнашырга чакырды. Ольга Яковлеваның RHVoice программасы бөтен кешегә дә ачык, аны үзеңә урнаштырган өчен акча түлисе юк. Югыйсә, шундый ук түләүле синтезаторлар да бар, ләкин аларын урнаштырырга бөтен кешенең дә мөмкинлеге юк. Ольга Яковлеваның программасы 20ләп телдә «сөйләшә», шул исәптән татарча да. Без программаны татарчалаштыру эшенә алынгач, Яковлева үзе дә ярдәм итте, безнең белән даими элемтәдә булды. Гомумән, ул бу программасын һаман камилләштереп тора», – дип сөйләде Мансур әфәнде.

Аның әйтүенчә, яңалык укып утырырга яратмый торган кешеләр бу яңа технологиянең файдасын күрәчәк. Өстәвенә, татарча өйрәнүчеләргә дә файдалы нәрсә бу: теге яки бу сүзнең дөрес укылышын белмәсәң, тыңлап карарга мөмкин. Дөрес, әлегә ике генә сайтны (күрмәүчеләр китапханәсе һәм «Интертат» сайты) шулай тыңлап була, ләкин бу сөйләм синтезаторына башкалар да кызыкмый калмас. Замана белән бер аяктан атларга кирәклеген барыбыз да аңлыйбыз бит.

Ә программа тагын да яңартылачак әле. Тиздән «Тәлгать» синтезаторына бер хатын-кыз да ярдәмгә киләчәк. Мансур әфәнде әйтүенчә, хәзер алар сөйләм синтезаторына хатын-кыз тавышын көйләү эшләре белән мәшгуль. Анысы кем тавышы белән «сөйләр» – вакыт күрсәтер.

Фәнзилә МОСТАФИНА

P.S. «Безнең гәҗит» редакциясе хәзер интернет сәхифәсен яңарту белән мәшгуль. Сәхифәбез әзер булгач, сөйләм синтезаторын без дә тәкъдим итәргә ниятлибез.

Комментарии