Сөргеннән кайткан Коръән

Сөргеннән кайткан Коръән

Быел татар халкы өчен чираттагы хәсрәтле вакыйгага 80 ел. 1931 елның августында, кулак, дип, меңләгән милләттәшебезне Себер сөрәләр, иң иманлы, затлы, хәлле татарларны, гаиләләре белән сайлап алып, богаулап, Магнитка төзелешенә китереп ташлыйлар, Архангель якларына куалар. Моны СССР тарихында беренче депортация, дип тә атарга була, чөнки милләтне гаиләләре белән сөргенгә сөрү беренче булып утызынчы елларда Идел-Урал татарларыннан башлана, аннан инде бу җәбер-җәза сугыш вакытында Кырымда һәм Кавказда да кабатлана.

Рәсми мәгълүматлар буенча, сөргенгә сөрелгән татарларның саны 60 меңнән 100 меңгә кадәр җитә, алар, нигездә, Татарстаннан була. Сөргеннең кара исемлегенә милләтнең каймагы – һәр районнан, һәр авылдан диярлек муллалар, укытучылар, ныклы тормышта яшәүчеләр, укымышлылар, хакимияткә карата үз фикерле кешеләр эләгә, гаилә башлыкларының күбесен атып үтерәләр. Бу тоткыннарның бер өлеше, бигрәк тә яшь балалар һәм карт-карчыклар юлда ук ачлыктан, төрле йогышлы чирләрдән үлеп бетә, күбесе исә сөргендә ачлыктан һәм туңу-өшүдән җан тәслим кыла… Исән калган татарлар исә чабата киеп, көрәк-кәйләләр белән Магнитканы төзи, илгә чуен коялар, шәһәр салалар, яшереп дин тоталар, бер-берләренә сыенып, туң далада тамыр җибәрәләр…

Мин Магнитогорскида яшәүче милләттәшләрем янында күп тапкырлар булдым, алар турында күп яздым, хәтта «Кырык сырт» дип аталган романымны да шушы фаҗигале хәлләрне тасвирлауга, ачып бирүгә багышладым. Әмма романыма да, мәкаләләремә дә кермәгән вакыйгалар бар, хәзер укучыларга шулар турында сөйлисем килә.

Татарларны гаиләләре белән сөргенгә сөрү бик тиз башкарыла – башта Мәскәүдән Казанга план төшә, аннан Казан районнарга әмер бирә – һәр авылдан ничә «кулак» табарга, гаилә башлыкларын хөкем итәргә, гаилә әгъзаларын сөргенгә сөрергә… Калганы инде авыл активистлары, коммунист-комсомолларның эше – мулла-абыстайларны кычкыртып, өйләреннән кара мунчаларга куып чыгару, алардан калган малны урлашып-бүлешеп бетерү, гаилә башлыкларын хөкем иткәч, карт-корыларны, хатын-кызларны, бала-чагаларны коры арбага төяп, үзләре белән берни алдырмыйча, якындагы шәһәрләргә, район үзәкләренә озату. Аннан инде аларны башта баржаларга, аннан поездларга төяп, Урал аръягына, Себергә сөргәннәр…

Магнитогорскида әле бүген дә шул елларда сөргенгә сөрелгән татарларның балалары, оныклары яшәп ята. Дөрес, алар инде 80-90ның аргы ягында, әмма хәтерләре нык, милләт тормышында, нәселләре тарихында булып узган бу фаҗигале хәлләр турында башкаларга да сөйләп калырга тырышалар. Шул сәбәпле, сөргенгә сөрелгән татарларның оныкларының оныклары да моннан 80 ел элек булган вакыйгалар турында яхшы белә. 2002 елның октябрь аенда мин беренче тапкыр Магнитогорскида булып, сөргенгә сөрелгәннәрнең балалары һәм оныклары белән очрашкан идем. 2004 елның апрель аенда без Татар конгрессыннан килеп, татарлар белән махсус очраштык һәм шактый мәгълүмат тупладык. Мин алардан үзләрендә сакланган борынгы китапларны, язма истәлекләрне, көндәлекләрне дә алып килүләрен сораган идем.

Әби-бабайларның сөйләвенчә, аларның ата-аналары бу китапларны мендәр эчләренә тыгып, яшереп алып киткәннәр, чөнки гарәп язулы дини китапларны шунда ук юк итә торган булганнар. Аннан җир куышларында, брезент палаткаларда, бетле баракларда татарлар бу китапларны палач комендантлардан күкрәкләренә яшереп саклаганнар…

Гыйләҗева Фәһимә Хәмит кызы сөргенгә сөрелгән татарларның оныгы. Фәһимә ханым үзе 1945 елда Магнитогорскида туган, аның әтисе Хәмитне һәм әнисе Тәҗелбанатны 1931 елның җәендә бирегә сөрәләр. Ул вакытта Хәмиткә – 23, хатыны Тәҗелбанатка 20 яшь, алар бер ай элек кенә өйләнешкән. Хәмитнең һәм хатынының сөрелү сәбәбе – 50 яшьлек әтиләре Бикмөхәммәтов Әлмөхәммәт була, аны юк иткәннән соң, ишле гаиләне Себер сөрәләр. Сарман районының Катан-Каран авылыннан сөрелгән бу ишле гаиләдә әниләре Саҗидә (1886 елгы), 7 бала, 2 килен була. Бу гаиләдән сөргенгә сөрелгәннәрнең исемлеге – уллары Салихҗан (1906), киленнәре Саҗидә (1908), уллары Хәмит (1908), киленнәре Тәҗелбанат (1911), кызлары Миңниса (1915), Мәҗит (1917), Мөсәллимә (1921), Мөтәварига (1923), Фәһимә (1925). Шул җиде баладан өчесе генә исән кала, башкалары ачтан, туңу-өшүдән, төрле авырулардан үлеп бетә, Салихҗан белән Хәмитнең беренче балалары да монда үлә. Шунысын да әйтергә кирәк, биредә һәр гаиләдән диярлек 3-4 бала ачлыктан һәм төрле авырулардан, туңып өшүдән үлә.

Фәһимә миңа ата-бабаларыннан калган дини китапларны, көндәлекләр алып килгән. Гарәп хәрефләре белән язылган 400 битлек көндәлек әтисенең дусты Хафизов Шакирныкы икән, ул Сарман районының Саклаубаш авылыннан сөрелгән булган. Фәһимә ханымның әйтүенчә, аның әти-әниләре, әбисе шушы сөрген шартларында да дин тотканнар, озын гомерле булганнар – Саҗидә әби 93 яшендә, әнисе Тәҗелбанат 92 яшендә, әтисе Хәмит 80 яшендә бакыйлыкка күчәләр. Аларның күз нурлары сеңгән дини китапларны мин Татарстанга алып кайттым.

Миңа Коръән һәм дини китаплар китергән Шәйдуллина (Әгъләмҗанова) Шакирә Галимҗан кызы да 1944 елда Магнитогорскида туган. Аның сөйләве буенча, әтисе Галимҗанны 17 яшендә, әти-әниләре белән бергә, Әлмәт районының Сөләй авылыннан сөрәләр, әнисе Асия исә Апас районыннан сөрелеп килгән була. Яшьләр 1938 елда биредә өйләнешә. Шакирә ханымның әтисе – 60, әнисе 86 яшькә җитеп вафат булалар, алардан күп кенә дини китаплар кала.

Шунысын да әйтергә кирәк, бу гарәп әлифбалы дини китаплар дөньяви китапларга тышланган, эчен ачып карамыйча, аларның дини икәнен белү мөмкин түгел. Әйтик, «Ислам тарихы» китабы Шәйдуллин фамилияле баланың мәктәп көндәлеге эчендә, «Пәйгамбәрләр тарихы» – «Играл духовой оркестр» китабы тышлыгына төрелгән…

Әмма иң тетрәндергәне, әлбәттә, Коръән китаплары булды, аларның берсе зур форматта, икенчесе бераз кечкенәрәк, башы-ахыры юк, битләре бик теткәләнгән, озак еллар буе кулдан-кулга йөргәнлекләре күренеп тора. Сөргенгә сөрелгән муллаларыбыз, бу Коръән китапларын тотып, яңа туган татар балаларына кача-поса исем кушканнар, җир куышлары-землянкаларда яшеренеп, яшь парларга никах укыганнар, вафат булган милләттәшләрне Җаек (Урал) елгасы буена алып чыгып, юып, кәфенләп, җеназа укып далага күмгәннәр… Галимнәрнең әйтүенчә, ул елларда бирегә 500дән артык дин әһеле, татар мулласы сөргенгә сөрелә, әмма минем фикеремчә, бу сан күбрәк булырга тиеш. Биредә уздырыла торган Хәтер көннәрендә, хәтер ашларында, Гаетләрдә Магнитка сөргенендә вафат булган йөзләгән татар мулласының исемен әйтеп, рухлары өчен дога кылына. Үзе дә 7 яшендә Саба районының Килдебәк авылыннан Магнитогорскига сөргенгә сөрелеп килгән мулла баласы, бүгенге көндә шәһәрнең абыстае Мәдхия апа Кәлимуллина-Сөйләйманованың сөйләве буенча, бирегә Мәккә-Мәдинәләрдә, Мисыр-Төркияләрдә, Бохара-Казан калаларында югары дини белем алган татарларны сөргәннәр. Алар сөрген шартларында да дин тотканнар, намазларын калдырмаганнар, милләттәшләренә карата бик ярдәмчел булганнар, бала туса, исламча исем кушканнар, кеше үлсә, җеназа укып, мөселманча күмгәннәр… Сталин режимы бу татар муллалары белән ахыргача көрәшкән, атып-асып бетермәгәннәрне биредә иң пычрак эшләрне эшләргә мәҗбүр иткәннәр. Мәккә-Мәдинәләрдә укыган Коръән-Хафизларга, ак сакаллы татар картларына Магнитканың гомуми бәдрәфләрен чистартырга мәҗбүр иткәннәр, аннан чыккан тизәкне алар бидоннар белән арбаларга төяп, ул арбаларга үзләре ат урынына җигелеп, 12 чакрым ераклыктагы казах далаларына, совхоз кырларына ашлама итеп алып барып түккәннәр…

Хәллерәк кешеләрне исә, хәтта 12-14 яшьлек балаларны да иң авыр эшләргә куйганнар – алар булачак чуен кою комбинаты өчен баз-катлаваннар казыганнар, домна мичләрен төзегәннәр, аның торбалары өчен сыртларына кирпеч төяп, 105 баскыч югары менеп, егылып төшеп, шул кирпечләре астында калып җан биргәннәр… Бигрәк тә буыннары ныгып өлгермәгән үсмер кыз балалар шулай үлгән. Бу хәлләргә түзә алмыйча, күпләр гаиләләре белән качып караган, әмма мең газап белән Урал тауларын айлар буе җәяү кичеп, туган якларына кайтып егылгач, авыл куштаннары аларны яңадан тотып төрмәгә җибәргән. Туган якларына кайтып җитә алмаганнарны Урал тауларыннан, казах далаларыннан тотып, Магнитка төрмәсенә япканнар яки атып үтергәннәр. Качакларның гаилә әгъзаларын исә бараклардан, хәтта җир куышларыннан да куып чыгарганнар, мондый шартларда татарлар бер-берләре янына сыенып кына исән кала алган.

Оҗмах бакчасыдай илдә туып,
Тозын ашап золым-җәбернең,
Кулларыңны күкрәгеңә куеп,
Кайларда ятасың, кадерлем!

Үтеп чыкмас кара урмандыр, һай,
Төз наратлар карап торгандыр,
Хуш, бәхил бул, татар баласы, дип,
Бозлы җилләр дога кылгандыр… –

дип яза соңыннан үзе дә Магнитка сөргенендә дөм-ятим калган шагыйрь Гамил Афзал «НКВД корбаннарына» дип аталган шигырендә.

Минем белән очрашуга килгән татарлар Магнитка сөргене турында җан тетрәндергеч нәрсәләр сөйләде. Менә каршымда Зәйнетдинова (Зәйнуллина) Сафия-Миңниса. Аның атасы Абдулланы, әнисе Мәрьямне, бабайларын, абыйларын 1931 елның августында Теләче районының Алан авылыннан Магниткага сөрәләр, ул чагында Сафияга нибары 3 ай була. Алар башта җир куышында, аннан баракта яши, ике абыйсы монда килгәч салкын тиеп үлгән, 1933 елда бабайлары үлгән. Әниләренең үлеме исә бигрәк тә фаҗигале булган. 1937 елның салкын кышында аны ипи чиратында кысып үтергәннәр, хатын авырлы булган, соңыннан үле баласын да ярып алганнар. «Әнине чанага салып күмәргә алып китүләре әле дә исемдә», – дип сөйли Сафия ханым елый-елый. Әтисе исә 1948 елда ничектер авылга кайтып китә һәм шунда йортка керә. Сафия ханым исә Магниткада төпләнеп калып, үз гаиләсен кора, өч бала үстерә.

Менә Фатыйма апа Шакирова сөйләгәннәрдән. Аларны әти-әниләре белән Балтач районы, Нөнәгәр авылыннан сөрәләр, ул чагында Фатыйма апага ун яшь була. 1931 елда башта әтиләрен кулга алалар, аннан колхоз рәисе биш балалы гаиләне дә авылдан кудыру өчен тырыша һәм теләгенә ирешә. Әмма язмыш аның үзенә дә шундый ук фаҗигане әзерли – колхоз рәисе Фәткелне дә Магниткага сөрәләр. Биредә ул Фатыйма апаның әнисен эзләп таба, аның алдында землянка идәненә тезләнеп: «Хәлимә абыстай, кичер мине!» – дип, аннан гафу үтенә. Төрмә срогын тутырып, ул моннан кайтып китә, Хәлимә абыстай аның юлына акча бирә, Фәткел авылга кайтып үлә…

Менә 1927 елгы Гафарова (Талипова) Маһия Имамәгъзам кызы сөйләгәннәрдән. Аларны гаиләләре белән Минзәлә районы, Иске Байлар авылыннан сөргәннәр. Әнисе балаларын арбага чыгарып утырткач, милиционер килеп, аларның бөтен әйберләрен тартып ала. Бу милиционер – аларның кияүләре, әтисенең апасының ире була. Гаилә бер кат кием белән коры арбага утырып, сөргенгә чыгып китә… Соңыннан, еллар үткәч, Маһия апаның әнисе авылга кайткач күрә – бу милиционерның ике аягы да бот төбеннән киселгән, бүкән кебек сәке почмагында утыра икән. Ул елый-елый Маһия апаның әнисеннән бәхиллек сораган…

Боларны ни өчен искә төшерәм? Чөнки кеше рәнҗеше, кеше каргышы, балаларның күз яшьләре кайчан да булса бер куып җитә, рәнҗетүчеләр өстенә төшә. Үз милләттәшләрен наган белән сөргенгә сөреп йөргән бу НКВД палачларының да күбесе үз гомерен Сталин төрмәләрендә чикләде, балалары рәхәт күрмәде, нәселләре череде-бетте. Кеше каны өстендә, кеше күз яшьләре өстендә төзелгән бу ил дә череп, җимерелеп төште, бәхете булмады, бәрәкәте тормады, нинди табигый байлыклары булып та, хәерчелектән башы чыкмады. Чөнки башкаларны басып алу бәрабәренә төзелгән бу ил, үз халкын коллыкта тоткан бу дәүләт, башкалар хисабына исән калырга тырышкан бу кавем кылган җинаятьләре өчен гафу үтенмәде, тәүбә итмәде, хаталарын төзәтмәде.

Бүген яңадан ГУЛАГ ишекләре башка фикердәгеләр өчен шар ачыла икән, Сталин төрмәләрендә Путин тоткын иткән мөселманнар, чечен-татарлар бер гаепсезгә газап күрә икән, кеше рәнҗеше өстендә торган бу илнең киләчәге бармы? Мәскәүдән килгән кешелексез әмерләрне уйлап та тормыйча тормышка ашырган, үз милләттәшләре белән төрмәләрне, суд залларын тутырган татар түрәләрен нәрсә көтә? Милләтебезне бу илдә нәрсә көтә? Мөселманнар төрмәләргә утыртылган илдә Коръән китаплары тагын сөргенгә сөрелмәсме? Милләтебезнең инде ничәнче тапкыр тереләй сират күпере кичәргә хәле калдымы? Татар сөргененең 80 еллыгы турында язганда, бу канлы тарихны искә төшергәндә, мин бүгенге хәлләр турында да уйлыйм, милләтнең киләчәге өчен дә зур борчылу кичерәм…

Бу язмамны үзе дә 1931 елның август аенда, ун яшьлек бала хәлендә әти-әниләре белән Актаныш районының Такталачык авылыннан Магниткага сөрелгән, биредә гомерлек гарип булып калган, әмма рухы сынмаган татар шагыйре Гамил Афзалның «Гаяз Исхакый васыяте» дип аталган шигыре белән тәмамлыйсым килә:

«Васыятемне тыңла, балам, – диде
Карт көрәшче соңгы минутта. –

Җаным өзгәләнеп үләм инде,
Син яшисе кавем, онытма:

Бездән дә каһәрле халык юктыр. –
Варислары якын-тирәнең.

Тамагына сөяк булып утыр
Алтын тәре таккан түрәнең!»

Фәүзия БӘЙРӘМОВА,

язучы, тарих фәннәре кандидаты,

татар халкының Милли Мәҗлес рәисе.

Сөргеннән кайткан Коръән, 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии