Мәңгәр

Мәңгәр

Әтнәдән соң Мәңгәр…

Әтнә – гәүһәр, Мәңгәр – җәүһәр,

Иске Кишет – Истамбул…

(Халык җырыннан)

Әтнә ягы Казан артының милли-мәдәни үзәге булып торса, Олы Мәңгәр авылы әнә шулай җәүһәргә тиң мәдәният, мәгариф учакларының берсе итеп танылган. Һәр йортында диярлек гармунчылар, җырчылар, театр җанлы үзешчән артистлар яшәгән Мәңгәр авылы яшьләренең даны элек-электән бөтен районга таралган. Шул елларда кабынган театр уты безнең көннәргә кадәр килеп җиткән бу борынгы авылда. Аның учагын сүндермичә саклап торучыларның берсе – Олы Мәңгәр мәдәният йортында 1994нче елдан режиссер булып эшләүче Рафис Сәлахетдинов.

ИСЕМЕНӘ ТУГРЫЛЫК САКЛАП

Үз тормышларын үзешчән сәнгатьтән башка күз алдына китерә алмаган Нәкыя белән Рәис Сәлахетдиновлар улларына, алдан чамалап, Рафис, ягъни гарәпчәдәге мәгънәсе буенча «күренекле» исеме кушканнар. Менә шуннан бирле аңа исеменә тугрылык саклап яшәргә туры килә. Сәләтле егетне Мәңгәр колхозы юллама белән Казан дәүләт мәдәният институтының режиссерлык факультетына укырга җибәрә. Рафис авылдашларының ышанычын аклый: институтны тәмамлауга, Олы Мәңгәр мәдәният йортына сәнгать җитәкчесе булып эшкә кайта. Ул җитәкләгән театр коллективы Минзәлә, Буа, Кәрим Тинчурин һәм Галиәсгар Камал, Мәскәү, Санкт-Петербург театрлары сәхнәләрендә чыгышлар ясый. 2000нче елда аларга Халык театры исеме бирелә.

Коллектив өчен артистларны мәктәп укучылары белән оештырган «Яшьлек» балалар театрында үзе әзерли. Шул яшь артистлар труппасы Чаллыда узган «Алтын битлек» театр фестивалендә Туфан Миңнуллинның «Ак тәүбә, кара тәүбә» спектакле белән катнашып, беренче урынны яулый. Коллектив бу уңышын 2006нчы елда да кабатлый. Алай гына да түгел, Мәңгәр балалары хәзер үзләрен телевизион спектакльләр, клипларда да сынап карый. «Яңа гасыр» телеканалында Әхмәт Фәйзинең «Апушның мәдрәсәдәге хикмәтләре» әсәре буенча куелган спектакльдә төшүләре – Рафис оештырган балалар труппасының зур уңышы. Габделфәт Сафинның «Уфалла арбасы» клибын күпләр күргәндер. Тулы бер чорны гәүдәләндергән бу клипта печән төялгән арбага җигелеп, көч-хәл белән үргә атлаучы ана ролен – Рафисның хатыны Рәзинә, аңа ярдәм итүче сабыйны алты яшьлек уллары Раяз башкаруын белсәләр дә, мәңгәрлеләр генә белә торгандыр. Раяз хәзер дүртенче сыйныфта укый, әтисе куйган спектакльләрдә катнаша. Кыска гына әңгәмә вакытында да аның «тәҗрибәле» артист булуы сизелеп тора. «Театрда уйнау сиңа нәрсә бирә?» – дигән соравыма Риязның җавабы театрның шәхескә ни рәвешле тәэсир итүен аңлау мөмкинлеге бирде.

– Театр тормышны тирәннән төшенергә ярдәм итә, – диде ул, олыларча фикерләп. – Төрле вакыйгалар вакытында кешенең үзен ничек тотуы турында уйлыйсың. Гомумән, театр тормышка җитди, җаваплы карарга өйрәтә.

– Рафис абый куйган спектакльләрдә катнашканнан соң, без үзебезне олыгайган кебек хис итәбез, – дип, Раязга сабакташы Илъяр Мөхәммәтшин да кушылып китте. – Ул тамашалар хәтта авылыбызның киләчәге турында да уйландыра.

Режиссер Рафис Сәлахетдинов профессиональ сәхнәләрдә башкарыла торган, югары әхлакый идеяләр белән сугарылган әсәрләргә курыкмый алына. Димәк, үзенең көченә дә, артистларының талантына да нык ышана ул. Ышаныр да шул, дистәләрчә еллар бергә төрле абруйлы сәхнәләрдә спектакльләр күрсәтеп, утны-суны бергә кичкән авылдашлар бит алар. Гөлсинә Шакирова, әйтик, мәдәният йорты директоры, Хәтирә апа Рәхимова элек сатучы булып эшләгән, хәзер лаеклы ялда, Фәнис Тәхәбиев – авыл җирлеге башлыгы, Гөлзидә Камалова – «Кояшкай» балалар бакчасы тәрбиячесе, Надыйр Сабиров Мәңгәр мәдәният йортында оператор булып эшли. Сания Абдуллина, Рәфыйк Сәлахетдинов, Рузилә һәм Салават Әхмәтхановлар, Илдар Хисмәтуллин, Әлфир Шакиров, Надия Муллахмәтова, Рәдис Хисмәтуллин, Надия Сәфәргалиева – болар барысы да Мәңгәр халык театрының күз уңында торган алыштыргысыз көчләре. 2018нче елда шушы коллектив Шамил Закиров исемендәге ХVIII «Идел-Йорт» төбәк-ара театр бәйгесендә Туфан ага Миңнуллинның «Саташу» спектакле белән катнашып, беренче дәрәҗә лауреат исеменә һәм 100 мең сумлык сертификатка лаек була.

СЕРЕ – БОРЫНГЫЛЫКТА

Узган җәй-көз айларында Мәңгәр, Мөндеш, Комыргуҗа авылларында Бөек Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Мин сине сагынам» дип аталган нәфис фильм төшерелүен һәм анда, профессиональ актерлар белән беррәттән, Рафис Сәлахетдинов җитәкләгән Олы Мәңгәр халык театры коллективы катнашуын ишеткән идем. Шушы вакыйгаларның үзәгендә кайнаган Рафистан бу хакта сорамый булдыра алмадым:

– Мәңгәрдә «Татаркино» рәттән берничә фильм төшерде. Мәскәүдән килгән төркем дә эшләгән. Авылыгызның шулай кино сәнгатендә популярлашып китүен нәрсәдән күрәсез? – дидем.

– Мин аны Мәңгәрнең борынгы авыл булуы белән бәйлим, – дип сөйләп китте режиссер. – Борынгы авылның хәтере тирән. Бездә авыл тарихындагы төрле вакыйгаларга таянып, теләсә кайсы чорга кайтып «яшәргә» мөмкин. Хәзер төшерелә торган «Мин сине сагынам» фильмы Бөек Ватан сугышы чорында Латвиядән Мәңгәргә эвакуацияләнеп килгән латыш балаларының язмышы, аларны үз кочагына сыйдырган авылның фидакәр хатын-кызлары турында. Мин анда сугышка алынмый калган авыл советы рәисе ролен башкарам. Кинода үзебезнең халык театры артистлары, балалар театры артистлары да уйный. Җәен сугыш вакытындагы урып-җыю күренешләрен төшердек инде. Район җитәкчелеге фильмны төшерү өчен барлык мөмкинлекләрне тудырды.

МӘҢГӘР ЛАТЫШЛАРЫ

«Ялкын» журналында эшләгән елларда баш мөхәррир Роза ханым Туфитулованың шушы латыш балаларының Мәңгәрдәге авыр язмышы турында сөйләгәннәре искә төште. Җанын тетрәндергән әлеге вакыйгалар Роза апага һич тынгылык бирми, изге күңелле ханым узган гасырның 80нче елларында Латвиягә барып, «Мәңгәр латышларын» балачаклары узган авылга кунакка алып кайтуны оештырып йөргән иде. Редакторыбыз хәтта Олы Мәңгәрдә тәрбияләнүчеләрнең берсе – Андрис Споргисның латыш балалар йортына багышланган «Коткарылган балачак» исемле китабын (китап автор тәкъдиме белән «Олы Мәңгәр – гомер бишеге» дигән атама белән дөнья күрде – И. Н.) латышчадан турыдан-туры татарчага тәрҗемә итеп, китап итеп бастырып чыгаруга иреште.

…Китапта бәян ителгәнчә, 1941нче елның июнь төнендә Латвиянең берничә сәгатьтән фашистлар кулында калачак «Кроте» пионер лагерындагы 400ләп баланы йокыдан уятып, көнчыгышка таба алып китәләр. Нәкъ бер айдан алар Мәңгәргә килеп җитә. Бу юлның нинди куркыныч булуын Эрикс Рупейкс исемле үсмер үзенең көндәлегендә тасвирлый: «Дүрт вагон сафтан чыкты, 18 пионер һәлак булды. Яраланганнар саны – 24». 23нче июльдә Олы Мәңгәр апалары илләреннән сугыш афәте куып чыгарган бу сабыйларны каршы алырга атлы олаулар белән Арча станциясенә килә. Хәлсез балаларны төяп, кайтыр юлга чыкканда, бер авыру бала вафат була. Бу вакыйга Мәңгәр аналарын зур кайгыга сала. Юлчылар агачтан салынган өч катлы Вәли бай йортына кайтырга тиеш булсалар да, беренче көнне авыл халкы балаларны үзара бүлешеп ала. Мунча ягып кертә, үз сабыйлары ачлы-туклы булуга карамастан, соңгы ризыклары белән уртаклаша…

Узган ел Мәңгәрдә аңа кадәр Ленинград блокадасында яшәгән сабыйлар турында «Мин үләргә теләмим» дигән фильм төшергән бер төркеме – продюсер Татьяна Мерзлякова, режиссер Марина Мусиенко һәм кинорежиссер Наталья Панкратова эшли. Әлеге иҗат төркеме «Мин сине сагынам» фильмының да уңышлы булып чыгачагына шикләнми.

– Бернәрсә дә җиңел бирелми, билгеле, – диде продюсер Татьяна Мерзлякова. – Тик без ул елларны ышандырырлык итеп сурәтләячәкбез. Берничә юнәлештә эшлибез. Иң элек шул вакытта яшәгән ветераннар белән сөйләшеп, әңгәмәләрне актерларга күрсәттек. Консультантларыбыз да шул чор кешеләре иде. Ветеран галимә Альта ханым Мәхмүтовадан бик күп файдалы киңәшләр алдык. Әңгәмәләрне бөртекләп өйрәнгәннән соң, фильмның шул өлешләрен төшердек. Район башлыгы Габделәхәт Хәкимовка, башка җитәкчеләргә олы рәхмәтебезне белдерәбез. Безне бик җылы каршы алдылар. Сугыш чорын тасвирлау өчен Чабаксардан НАТИ тракторына кадәр алып кайттылар. Олы Мәңгәр халык театрының талантлы артистлары да нык ярдәм итте.

Фильмның сюжеты реаль хатирәләргә нигезләнгән. Режиссер Марина Мусиенко – бер үк вакытта фильмның сценарий авторы да. Автор беларусь егете Михась белән татар кызы Рауза мәхәббәтен үзәккә куйган. Михаська латыш балалары белән Мәңгәргә килгәндә 14 яшь була. Рауза – ятимә кыз, ул балалар йортында урын-ятак әйберләре биреп тора. Алар бер-берсенә бер күрүдә гашыйк булалар. Әмма сугыш аларның керсез мәхәббәтенә җәтмә үрә. Төнге сменада трактор белән җир сөргәндә, Михась җиргә ятып ял иткәндә йокымсырап киткән кулдашы Сергейны таптый. Гаебен юар өчен ул үзе теләп сугышка китә һәм һәлак була. Балалар йорты табибәсе Хельма Герц образы – кинода тормыштан алынган Хилда ханымның прототибы. Ул милләте буенча алман хатыны. Коммунист ире Бөек Ватан сугышында һәлак була. Тормыштагы Хилданы бөтен Мәңгәр халкы хөрмәт итә, чөнки ул авылда көчле табибә буларак таныла. Ә кинодагы Герц образы чынлыктан читкәрәк китеп тасвирланган. Аңа күпләр нәфрәт белән карый. Сугышта ирләрен югалткан кайбер тол хатыннар аның хәтта Мәңгәрдән китүен таләп итәләр. Әмма НКВД хезмәткәрләре аны «Герман шпионы» дип кулга алырга килгәч, бөтен авыл халкы Герцны яклап кала. Нәкъ шул вакыт авылда тиф зәхмәте тарала. Бу куркыныч авыруга каршы Хельма берялгызы каршы чыга. Күпләрне үлем тырнагыннан коткарып калган табибә үзен-үзе саклый алмый. Фильм безгә әнә шундый ачлык, җимереклек, хәерчелек сагалаган аяусыз авыр тормыш шартларында яшәү өчен көрәшкән Мәңгәр исемле татар авылын хәзер дә хөрмәт белән искә төшергән латыш балаларының уй-фикерләрен бәян итә.

Олы Мәнгәр тагын тарихка керде. Бу юлы халык театры белән генә түгел, кино төшерү мәйданы, ә авыл артистлары шул фильмнарда тормышчан образлар тудыручы буларак. Юлыгыз уң булсын!

Ирек НИГЪМӘТҖАНОВ,

Казан шәһәре

Комментарии