Павлик Морозов феномены

Павлик Морозов феномены

Үткән гасырның 50-80нче еллар мәктәбендә тәрбияләнгән буыны Павлик Морозовны, әлбәттә, яхшы хәтерли. Шундый берничә герой-пионер бар иде: алар бәхетле совет балаларының кумирына әйләндерелгән, боларга, һичшиксез, табынасы һәм сборларга җыелып, быргылар кычкыртып, барабаннар кагып гыйбадәт кыласы. Мондый гыйбадәттән читләшү мөртәтлеккә тиңләштерелә һәм катгый җәзалана иде.

МУЛЛА БУЛАСЫ БАЛА

1980 еллар башында авыл мәктәбендә мәктәпкүләм «ЧП» була. Эш болайрак: «Кем булырга?» – дигән темага инша язганда, укучыларның берсе, гап-гади авыл малае, тота да киләчәктә үзенең мулла булырга җыенуы турында игълан итә. Иншаның нинди кайтаваз бирәчәген уйладымы икән ул малай актыгы, үзенең нинди диссидентлыкка барганын белдеме икән? Иншаны тикшергән укытучы җилнең кайсы яктан искәнен бик тиз чамалап ала һәм «яңа пешкән диссидент»ны мәктәп җитәкчелегенә чакырып эшкәртәләр, карашларыннан баш тартырга өндиләр һәм совет чоры мәктәбендә кулланырга мөмкин булган иң кырыс җәзага тарталар: комсомолга алмыйлар. Комсомолга алынмау ул чакта, чыннан да, шактый тәэсирле җәза: бу инде совет чорының язылмаган законнары буенча, киләчәктә вузга керә алмыйсың, хәтта армиягә дә алынмыйсың дигән сүз. Дөрес, Әфганстан иттурагычы гөрләп эшләп торган бу чорда, армиягә алынмау да ярты бәхеткә тиң булып бара. Ләкин коммунистлар алдатмый, армия яше җитү белән, моңарчы комсомолдан читкә тибәрелеп килгән берән-сәрән егетләрне ашыгыч рәвештә яшьләрнең бу оешмасына тарталар, комсомол райкомы аларга тиз генә билет штамплап бирә. Безнең диссидент белән дә шулай була: армиягә киткәндә аның теләге белән артык кызыксынып та тормыйча, комсомол итәләр. Безнең диссидент, билгеле, ул чордагы вәзгыятьне бик үк белеп бетерми, тырышканда ул менә дигән совет мулласы була да алыр иде. Чөнки муллалар сайлап алу һәм әзерләү белән ул чакта актив рәвештә КГБ шөгыльләнә, шушы дәһшәтле оешманың рекомендациясе белән кайбер карьеристлар Бохарада укып белем ала һәм менә дигән «советский» мөфтиләр барлыкка килә. Дингә каршы көрәштә монафыйк имамнарны файдалану яшерен хезмәтләрнең бүген дә яраткан алымы дип беләм.

КИЛӘЧӘКНЕ ҖИМЕРҮЧЕ ПРОПАГАНДА

Сүз башыннан бераз читкәрәк киттем шикелле. Сүз бит турында иде. 60-70нче еллар пионериясенең данлыклы кумиры булган һәм коммунистик пропаганда тарафыннан актив эксплуатацияләнгән бу фаҗигале язмышлы баланың үз атасын сатуы бәрабәренә дан казануы каһарманлык буларак бәяләнә иде. Ничектер, бик уңайсыз килеп чыкса да, коммунистлар күз дә йоммыйча, сабыйларны кечкенәдән үк ата-ананы сатарга, ниндидер «бөек» идея хакына алардан баш тартырга өйрәтәләр, әзер символ да бар, ул – . Һәм бу герой-пионерның «өрәге» Сталинлы, шәхес культы елларын уңышлы гына узып, 80нче елларның уртасына кадәр йортсыз-җирсез, атасыз-анасыз совет кешесе тәрбияләүгә уңышлы гына хезмәт итеп килде. Атеистларның дине шундый иде: кешелеклелек, туганлык хисләренә анда аз урын калдырылган, идея хакына барысын да, хәтта кирәк булса, үзеңне дә корбан итәсе. Мондый тәрбия үз җимешләрен тиз бирде, билгеле. Нык үскән социалистик җәмгыятьтә картлар йорты дигән шыксыз һәм күңелсез урыннар барлыкка килде һәм торган саен ишәйде. Мондагы картларның байтагының баласы тормышта уңышка ирешкән карьеристлар иде. Мондый шартларда бала тәрбияләп үстерүнең дә мәгънәсе югала башлады. Киләчәктә сине чүплеккә чыгарып ташларга әзер булган буынны ник үстереп азапланырга? Һәм әтисен сату үрнәгендә тәрбияләнгән яңа токым совет кешеләре баладан баш тартырга да өйрәнде, әтиле-әниле балаларның «балалар йортлары» да ишәйгәннән-ишәя иде. Коммунизм әхлакны тамырыннан җимерде, бу яктан ул хәтта үзенең төп көндәше булган капитализмны да уздыра башлады шикелле. Пионер сафларында тәрбияләнгән һәм комсомолда чыныгу алган яшьләрнең «Тяп-ляп» бандалары 70нче елларда бөтен Казанны кан калтырап торырга мәҗбүр итә иде. 80нче елларда исә атаклы «Казан феномены» бөтен дөньяны шаулатты. Киллерлы, рэкетлы 90нчы елларны менә шундый «коммунизм төзүчеләрнең әхлакый кодексы» әзерләде. Бер-берсен бугазлаганда кызгануны белмәгән, талау һәм алдашу буенча рекордлар куйган яңа чор мафиозилары барысы да коммунистик тәрбия җимешләре иде. Бизнеска да алар күпчелек очракта райком-обком, ЦК аппаратларыннан килде яисә шундагыларның протекциясенә таянды. Карагыз: бүген җир җимертеп, Ватанны бугазлап, ришвәт алып яисә хосусыйлаштырып һәм риба (процент) капиталы ашап симергән бизнесменнарның күпмесе элеккеге комсомол һәм партия номенклатурасыннан! Әтине сатарга өйрәтелгән токым башка төрле этлекләрдән генә чирканып тормас инде.

БҮГЕН НИЧЕК УЙЛЫЙЛАР?

Бу хакта мин язып та тормас идем. Кисәк кенә күңелне кузгаткан бер вакыйга булмаса. Әдәбият дәресләренең берсендә шушы темага бик тә якын булган бер сорауга юлыктык. 16-17 яшьлек егетләр һәм кызлар белән Гариф Ахуновның «Идел кызы» романын өйрәнергә туры килде. «Идел кызы»ның телеспектаклен караганнар Габбас мулланың фаҗигале язмышын белә: тормышының бик тә авыр минутында аннан кызы – карьеристка Нурия баш тарта, әтисе белән матур гына итеп саубуллаша, бүтән үзе янына килеп йөрмәвен үтенә. 30нчы еллар өчен бик тә типик хәл инде бу: я атаңны сатасың, я харап буласың. Укучылар белән көтмәгәндә: «Нурия дөрес эшләгәнме?» дигән сорауга кереп баттык. Башка елларны, ничектер, бу сорауга бик тукталмыйча гына үтеп кителгән, ахрысы. Сорадым: сорауга җавап бирергә тиешле 17 яшьлекләр Павлик Морозовны ишетеп тә белми. Бу инде Ульянов-Ленинның кем икәнен онытып барган буын. Фикерләү бөтенләй башкача: эшлеклелек һәм прагматиклык хас, ягъни мәсьәләгә файдасы бармы, булса, күпме, дип карарга өйрәнгәннәр. Нуриянең хәлен яхшы аңлыйлар, чөнки үзләре озакламый карьера ясау белән мәшгуль булачаклар. Капитализм аларга бу мәсьәләгә җитди һәм аек карарга өйрәтә. Шул ук вакытта, авыл тәрбиясен алган балалар буларак, туганлык, кешелеклелек хисләре дә ят түгел. Монысы инде гасырлар буе сүнеп үк бетмичә килгән әхлакый күмернең чаткысы дип аңларга кирәктер. Ике егет бик тә тырышып, сорауны башка кабыргасы белән куярга омтыла: «Абый, әтидән юри генә баш тартып булмыймы?» – диләр. Бик тә эшлекле булып тоелган мондый тәкъдимне мин кире кагам: намусның варианты бер генә икәнен аңлатырга тырышам. Әңгәмәнең дискуссия формасын ала башлавын тоеп, укучыларга сорауга язмача җавап бирергә кушам.

Ничектер, бу дәрес минем өчен бик тә мөһим булып тоела. Укучыларны эчкерсез булырга чакырып, нинди генә фикер әйтсәләр дә, тәнкыйтьләнмәячәкләрен һәм начар билге алмаячакларын искәртергә онытмыйм. Минем алда «базар икътисады» дигән идеологиянең тәрбиясен алган, матди байлыкларны беренче урынга куярга өйрәтелгән, башлангыч сыйныфтан ук «ярминкәләр» ясап уйнатылган 24 егет һәм кыз.

Ниһаять, җаваплар язылган кәгазь битләре кулыма керә. Укучыларның күпчелеге, күңелгә рәхәтлек биреп, әтиләрен карьерага караганда өстенрәк күрүләре һәм Нуриянең тирән ялгышы хакында яза. Әтисе алдындагы хыянәте өчен бу совет карьеристкасының кайчан да булса бер җавап бирәчәге, хәтта бу җавапның Аллаһы каршында булачагы хакында да искәртергә онытмыйлар. Кемнәрдер Нурияне берникадәр кызгана, аның хәленә дә керергә тырышалар, ләкин хыянәтен барыбер акламыйлар. Җавапларның кайберсенә, бәлки, ихласлык та җитеп бетми торгандыр, ләкин егет һәм кызларның стиленнән шулай да эчкерсезлек сизелә кебек. Күңелне нечкәртеп, күзләрдән яшь китерә торган юлларга да юлыгасың. Әле яшь кенә булсалар да, язмышның беренче ачы сынавына юлыккан укучылар да бар арада, алар җавапларына үз тәкъдирләренең ачысын да куша: Нурия төзәтеп булмаслык ялгыш ясый, диләр. Бары тик ике җавап башкалардан кискен аерылып тора. Бу җавапларның да ияләрен мин яхшы аңлыйм, аларның Нурияне яклап язарга күпмедер нигезләре дә бар кебек. Һәрхәлдә, кечкенәдән тормышның кырыс сынавына юлыкты алар: үз-үзләрен якларга иртәрәк өйрәнергә туры килде, шуңа да «тормыш – көрәш мәйданы ул» дигән идеяне балачактан үзләштерделәр һәм үз киләчәкләренә дә нәкъ менә шул фикер призмасы аша карыйлар кебек. «Минемчә, Нурия дөрес эшләгән, – ди аларның берсе, кискен итеп. – Әлбәттә, каты җәза әти өчен: үстергән, яраткан. Әмма тормыш ул – начар нәрсә, сайларга кирәк. Яхшы профессия өчен, кеше арасында, җәмгыятьтәге урын өчен көрәшергә кирәк, ә нинди юл белән – бу кешенең үз эше. Нуриянең тормышы – үзенеке, аны тикшерергә кирәкми. Һәр кеше үзенең киләчәге өчен тырыша һәм көрәшә». Укучыларның икенчесе берникадәр йомшаграк тон сайлый, героиняны аклауның хәйләкәррәк ысулын эзли һәм үзенчә таба да. Яшь прагматикларның мондый логикасы да миңа кызык тоела. «Әти-әнисе аның белем алуын теләгәч, Нурияне кичерәчәк. Җитмәсә, әтисе аны белем алырга өндәгән, шул белемне биргән, димәк, кызын кичерә ала. Нурия дөрес эшләгәндер, мөгаен», – ди ул. Мин мондый җавапларга комментарийлар биреп тормаска булдым. Алдагы дәрестә Нурияне гаепләгән укучыларга үзләрен аның урынына куеп карарга кушып, тормышчан ситуацияләр тудырырга омтылдык. Теләгем Габбас мулланың да, аның кызының да фаҗигасен тирәнрәк аңлату иде. Тормышның күп вакытларда әдәби әсәрдәгедән дә катлаулырак икәнлегенә берникадәр төшендердем кебек.

ЗАМАНА ЯТИМНӘРЕ

Әти-әни һәм балалар мөнәсәбәте һәр чорда катлаулы. Кешелек тарихы үз мәнфәгатьләре хакына атасын таптап үткән, ата-ана хакын хакламаган миллионлаган адәми затны белә торгандыр, бәлки. Ләкин бер генә чорда да, бер генә җәмгыятьтә дә моны идеал итеп күтәрү, әтидән баш тартырга өндәү булмагандыр, мөгаен. Коммунистик идеология бу җәһәттән дә үзенең кешелексезлеге белән барча чорларның иҗтимагый фикерләренең «борынына чиертте». Без бүген шул шаукымның гомуми афәткә әверелүен күрәбез. Күптән түгел генә миңа район шифаханәсенә картлар йортыннан китерелеп, ике аягы да төптән үк киселгән бер картның аянычлы язмышын сөйләделәр. Утын түмәре кадәр генә калган шул бабайны карарга кеше юк икән. «Бер туганы да юкмыни соң бу картның?» – дигән сорауга: «Кызлары да, улы да бар. Кызлары – еракта, улы – исерек», – дигән җавап ишеттек. Казан шифаханәләренең берсенә дәваланырга китерелгән биш яшьлек малайның тарихын исә, хатыным сөйләде. Әнисе тарафыннан урамга куып чыгарылган сабыйны урам этләре үз араларына алган икән. Шулардан йогышлы тире чире эләктереп, шифаханәгә китергәннәр. Тормышлары шундый эт тормышына әверелгән меңнәрнең язмышы артыннан Павлик Морозовның коммунистлар тарафыннан ясалма рәвештә «өрәккә» әйләндерелгән шәүләсе карый кебек миңа. 30нчы елларның канлы тегермәненә эләгеп, шомлы культка әверелгән бу сабыйның туганнары каршында артык зур гаебе дә булмаган, дип әйтәләр. Бары палачлары гына хәйләкәр сораулар ярдәмендә аннан тиешле мәгълүматны йолкып алган да, соңыннан кызыл идеологлар аны канлы пьедесталга күтәргәннәр дигән мәгълүмат та күзгә чалынды соңгы елларда.

Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ.

P.S. Шушы язманы әзерләгәндә, мин бөек рус язучысы Тургеневның «Степной король Лир» дигән әсәрен укып чыктым. Бар мал-мөлкәтен кызларына яздырып, соңыннан аянычлы хәлгә төшкән рус алпавытының язмышы тетрәндерә һәм үксетә. Кызык хәл: кызлар дөрес эшләгәнме, юкмы дигән һичбер сорауга урын калмый. Әдип әтигә хыянәтне табигый рәвештә кире кага. Совет әдәбиятында исә хәл башкачарак.

Павлик Морозов феномены , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии