- 18.05.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №19 (15 май)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Үземне бик борчыган проблема – татар мәктәпләренең бер-бер артлы ябылуы турында язмакчы булам. И бетерде бу компьютер балаларның аңын. Бернинди белемнәре юк бит. 100 бала арасында, күп булса, 10 бала белемледер. Аның кадәр булса әле.
Менә без укыганда төпле белем бирделәр. Күп укытучылар сугыштан кайтканнар иде. Ә менә инглиз телен укытучы Англиядән килгән, безнең урыс солдатына кияүгә чыккан, барысын да дөрес итеп аңлата. Хәтта 10 классны тәмамлаганда, без үзара инглизчә сөйләшә идек.
Без кызлар мәктәбендә укыдык. Малайлар мәктәбе аерым – аларның да татар мәктәбе. Бөтен фәннәр татар телендә булды. Безнең укытучылар, ниндидер теманы аңламасак, дәрестән соң алып калып аңлата иде. Бигрәк тә математика укытучыбыз Хәят апа Мангушева истә калган. Аларга да күп акча түләгәннәрдер дип әйтә алмыйм, шулай да безнең белән өстәмә калып, кичкә кадәр шөгыльләнделәр.
11 елдан соң механика-технология техникумына укырга кердем, бер кеше арттан төртмәде. Әле кияүгә чыгып бала да тапкан идем, әнием баланы карашты. Эшләдем дә. Дөрес, читтән торып укыдым, 3 ел укыйсын 2 ел да биш айда укып бетердем.
Укыганда ук эшләдем дә диюем, заводта станок артында булган эшчәнлегем хакында. Акча «сдельный», яхшы ала идем. Ул вакыт өчен 500 сум бик күп. Диплом алгач, җитәкчебез мине цех начальнигы итеп куйды. Эшли башладым. Бар да үз кешеләр. 20 ел эшләгәч, эшләве җиңел, ләкин акча гына әз түлиләр икән. Ул вакытта айлык акча 120 сум оклад иде, шуннан 50 сум аванс алдым, 70 сум получка. Җитми бит тормыш алып барырга, әле 2 кыз да үсеп килә. Шуннан, җитәкчебезгә әйтәм: «Мин кире станокта эшлим, миңа бу акча җитми», дим. Ирем дә бер оешмада сакта торып, 90 сумга йөри. Җитәкчем әйтеп куйды: «Нишләп азапланып укыдың соң? Станок беркая да качмый, мин сиңа премия язармын, элекке акчаң булыр», – ди. Шулай эшләдем инде, хуҗа булып.
Аннан соң, кеше белән эшләве дә җайсыз, һәр кешенең үз акылы, характеры. Без цехта детальләр ясый идек. Җыю цехының начальнигы – Кулагин. Ай ахырында исәп-хисап ясарга төшә иде. Бер деталь җитмәсә дә прибор җыеп булмый, җитешмәгән детальләрне үзем эшләп бирә идем. Аннан Кулагин завод директоры булды, акчалата миңа бик ярдәм итә иде.
Горбачев заманында директорыбыз миңа ай саен Мәскәүгә барырга юллама бирә иде. Җомга кич китәбез, иртән 11дә барып төшәбез. Шул көнне кич 8дә поездга утырып кире кайтабыз. Ул вакытта Казанда да бөтен нәрсәгә, ризыкка чират иде. Мин Мәскәүдән ташып ашаттым, Аллага шөкер. Әле олы кызым укырга татар классына керде, бер дә югалмады, укыды. Аннары Кооператив институтын тәмамлады. Аллага шөкер, икесе дә югалмады, эшлиләр. Кечкенә кыз кияүгә чыгып, укуны ташламакчы иде. «Укыйсың, балаңны үзем карыйм», – дидем.
Шуны әйтәсем килә, татар мәктәбен тәмамлаганга карап, югалмадык, үз көчебез белән укыдык. Урысча БДИ бирдертүләр бер дә дөрес әйбер түгел. Хәзер балалар да бик иркә, укыйсылары да, эшлиселәре дә килми.
Фәүзия апагыз.
Комментарии