Белем алу нигә кирәк?

Белем алу нигә кирәк?

Соңгы вакытларда уку-укыту һәм тәрбия мәсьәләләре буенча язмалар сирәк күренә. Әллә бу турыда мәкаләләр аз килә, әллә журналистлар да мәктәп тормышы белән кызыксынмый?
Русия Мәгариф турында закон кабул итте. Ил күләмендә стандарт дигән булып, милли республикаларның һәм регионнарның үзенчәлекләрен исәпкә алмыйча, барлык белем бирү һәм тәрбия эшләрен бер калыпка салдылар. Югыйсә, Русия – бик зур, күпмилләтле дәүләт.
Мин 45 ел мәктәп бусагасын таптап, балаларга белем һәм тәрбия бирергә тырыштым, мәгариф системасында 4 реформа һәм 2 модернизация (камилләшерү) кичердем. Нәтиҗәсе шул: уку-укыту өлкәсендә бернинди үзгәреш булмады, ничек булса шулай кала бирде. Бу реформалар, модернизацияләр шул югарыдагы (төрле терминнар кулланып) сөйләнүгә генә әйләнеп кала иде. Мәсәлән, кайберләрен санап китәм: уку-укытуны хезмәт белән бәйләп алып бару, проблемалы укыту, уку-укытуны дифференцацияләү (кайберләренә тел әйләнми), уку-укытуны индивидуальләштерү, оптимальләштерү, модернизацияләү, инновацион укыту, информацион технология һ.б.
Заманында белемле кешегә ихтыяҗ һәм хөрмәт бар иде. Хәзер меңнәрчә югары белемлеләр эшсезлектән җәфа чигә! Миңа калса, безнең ил асылда белем бирүнең бөтендөнья системасы үсешендәге тәҗрибәнең иң кирәклесен үзләштерә алмады. Совет чорында ук югары белемле, һәрьяктан үсеш алган кеше тәрбияләү максат итеп куелды. 70нче елларда социализмның өстенлекләрен күрсәтү өчен мәҗбүри урта белем бирү кертелде. Кичке һәм читтән торып уку мәктәпләрендә исемлеккә кергән һәр кешегә урта белем аттестаты бирелде. Нәтиҗәдә, СССР дөньяда иң белемле илләрнең берсенә әверелде. Әмма реаль тормыш ул «белемлеләрнең» күбесен дөньяга тар карашлы кешеләргә әйләндерде. Русия бүген дә әле шул кысалардан арына алмый.
Совет чорында көчле социаль сәясәт үткәрелмәде, кеше иң элек бүтәннәр ихтыяҗын, башлыча югарыдан кушканны үтәүче буларак бәяләнгән җәмгыятьтә шәхес формалаштыру мөмкин түгел иде. Бу тенденция хәзер бигрәк тә көчәйде, шәхес үз-үзенә кереп бикләнде, түрәләр, җитәкчеләр ансат юл таптылар – үзләреннән түбәндәгеләрне эшсез калдыру белән куркытып, әллә нинди теләкләрен дә тормышка ашыралар. Чын-чынлап мәдәниятле, зыялы кешеләр бездә Дон Кихот, илнең җитәкчеләре рәхим-шәфкать күрсәткәнчә генә яши алган беркатлы сәер кешеләр булып күренә, җитәкчеләргә мөстәкыйль фикерле, киң белемле, культуралы кешеләр кирәк түгел, андый кешеләр (күпне белә, күпне күрә) аларга комачаулый гына.
Элек тә һәм хәзер дә белемнең, культураның, зыялының статусын түбәнсетү укучыларның гомумкультурага омтылышы сүрелүгә, укытуның иҗади аспекты түбәнәюгә, дәреслектәге материалны гади ятлауга китерде. Бездә мәгариф системасы иң консерватив өлкә. Хәзер Совет чоры мәгариф системасын модернизацияләү бара. Өстәвенә, информацион технология дигән булып, компьютер, ноутбук, интернет, тагын әллә нинди «доскалар» кулланып, электрон дәреслек, көндәлекләр, журнал, планнар кертү уку-укыту процессын тагын да авырайта. Тере укытучының аңлатуын, индивидуальлеген бернинди техника да алыштыра алмый. Укучылар да пенсионерлар консерватив карашлы дип уйламасын! Укучы бүген тапкырлау таблицасын да белми, матур, зәвыклы итеп сөйләү-язу турында әйтмим дә, ул «әме-яме»гә кала.
СССРда «балалар – бердәнбер өстен сыйныф» иде. Әмма безнең ил балачакның иң мөһим проблемаларын хәл итүдән бик ерак торды. 80нче еллар ахырында СССРда 5 яшькә кадәрле балалар арасында үлүчеләр саны бик югары иде һәм без бу күрсәткеч буенча дөньяда 40нчы урында тора идек. Ә хәзерге вәзгыятьне әйтергә дә куркыныч – укучы бала үз-үзенә кул сала, йә балконнан сикерә. Ярый әле, ул елларда балалар арасында җинаятьчелек, фахишәлек бик аз иде. Хәзер балалар, яшьләр арасында яңа бүленеш – «сукбайлар», «хәерчеләр», «наркоманнар» категориясе барлыкка килде. Болар өстенә хәреф танымаучы, кушу-алуны белмәүче наданнар өстәлә. Илдәге бәлаләр, иң элек, иң кискен рәвештә балаларда чагыла.
«Коты алынган халык дәшми. Халык телен йоткан». А.С.Пушкинның «Борис Годунов»ыннан алынган бу сүзләр бүгенге җәмгыятьнең хәлен дә бик яхшы тасвирлый. «Балалар безнең киләчәгебез» дип сөйләргә яратабыз яратуын, ә белем һәм тәрбия бирүгә тотылган акча, үсеш алган илләрдәгегә караганда, күпкә ким. Өстәвенә, «оптимальләштерәбез» дип, мәктәпләрне кыскарталар, йә бөтенләй ябалар.
Бөтен нәрсә акча дигән «иблис»кә кайтып кала. Ничек тә «кесә калынайту» беренче урында тора. Күп кенә профессиональ әзерлекле инженерлар һәм укытучылар да үз белгечлекләре буенча эшләми.
Кешегә игътибар, аның хезмәтенә бәя бирү бездә аның белеменә бәйле түгел. Һәм бу безнең иң авырткан җиребез. Белемгә тиешле ихтыяҗ булмау бөтен укыту процессын бозды. Үзе теләми икән, кешене нәрсәгә дә булса өйрәтеп булмый. Тормышта кирәге чыкмый икән, нигә белем алып маташырга? Менә шуңа күрә дә безгә ясалма стимуллар: дисциплинар күрсәтмәләр, дәресләргә йөрү-йөрмәүне исәпкә алып бару, «начар», «уртача», «яхшы» укучыларга бүлү һәм башкалар ярдәмендә укытырга туры килә. Мондый нигездә алынган белем тотрыклы булмый, бик тиз онытыла. Иң аянычлысы – авыл мәктәпләренең киләчәге, алар ябылса, авыл да бетә дигән сүз бит.
В.Путинның матбугат-конференцияләрендә журналистларның берсе дә авыл яисә аның мәктәбе турында сорау бирмәде. Авыл берәүгә дә кирәк түгел, күрәсең!

Роберт ЗАРИПОВ,
Азнакай районы, Урсай авылы.

Комментарии