- 18.04.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №15 (18 апрель)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Былтыр Аллаһы Тәгалә мул уңыш бирде. Җыеп алырга көннәре дә җитәрлек булды. Шуннан файдаланып кала алдыкмы соң? Юк икән шул! Августта, урып-җыю тәмамланды, дип хисап бирделәр. 11 октябрьдә Лениногорскига бардым. Әлмәт белән Лениногорск арасында иге-чиге күренмәслек җир урып салынган. Ул көнне коры иде. Ә икенче көнне көне буе яңгыр яуды. Бу инде икмәк череп бетә дигән сүз. Ә менә безнең Зәй районында, урак бетте, дип комбайннарны юып куйгач, аларны яңадан октябрьдә башка район басуларына җибәрделәр. Ура алганын урдылар, ура алмаганы шул килеш калды. Яңгырлар башланганчы җыеп бетерә алмауның сәбәбе нәрсәдә соң? Минемчә, җитәкчеләребезнең оештыру сәләте җитмәүдә. Комбайнның бункеры тула да, комбайнчы машина килгәнне көтеп, кояшта кызынып ята. Ә машина юк! Анысы ватылса, деталь юк. Деталь алырга акча юк. Икмәк сата алмагач, каян булсын ул акча? Арпаның центнеры – 500 сум. Шул тикле бәягә алып мал ашатып авыл халкына нинди файда?
Телевизордан күрсәтәләр: икмәк тау булып яңгыр астында ята. Бер депутат: «СССР заманында съездга, халык саны өчен, алдынгы колхозчыларны җибәрәләр иде. Алар нәрсә әйтә ала?» – дип көлеп сөйләде. Алар, икмәкне үстерү өчен аны бөртекләп чәчәргә, шулай ук җыеп алырга, аның өчен техникасы да, ягулыгы да кирәк, дип әйтә ала иде бит. Ә хәзерге депутатлар – юрист, артистлар. Күпме артист Думада! Алар җырлаганнан икмәк үсми бит.
Әгәр җитәкчеләребез хәлгә керсә, машина җиткереп булмыймы соң! Халыкта күпме шәхси йөк машиналары бар. Түләмиләр бит. Бушка беркемнең дә эшлисе килми. Икмәкне тиешле бәягә сатсалар, алучы табылыр, акча да булыр иде. Быелгы ашлыкны җиргә чәчкәнче үк җыеп алу турында уйлансыннар, җирдә калдырырлык булса чәчеп әрәм дә итмәсеннәр иде.
Салих ЗИННӘТОВ.
Зәй районы, Аксар авылы.

Комментарии