Закон сорыйм!

21 мартта «Кара-каршы» тапшыруын карагач, шундый фикергә килдем: безнең Татарстанда гына тәртип, закон юк икән. Ут күршеләрдән килгән җитәкчеләрне тыңласаң һушың китәрлек. Мари Иле, Чуашстан, Ульян, Пермь, Самарадан килгән иптәшләрне карап утыруы күңелле. Бар нәрсә тәртиптә, җитеш, кайбер авылларда 7шәр мәчет барлыгын әйтәләр. Әллә гел яхшыларны гына күрсәтеп, начарлары күләгә астында кала микән?

Мәсәлән, «Халкым минем», «Татарлар» тапшыруларын карагач, аларда гел яхшы гына икән дип торасың. Ул Сабантуйларын сөйлиләр. Аларны үзләренә күңел ачу өчен генә оештыралар. Казаннан күпме кеше барып, шунда казна акчасын туздырып кайта.

Чит җирләрне күреп кайтучылар – журналистлар, шагыйрьләр, депутатлар ярыша-ярыша телевизордан мактанып, шуны караган авыл халкының ачуын китерә. Ә нигә Татарстанга шуларның 15% өлешен булса да кертмисез? Үзебез өчен әзрәк файдасы булсын, андагы тәртипкә кызыгып, гел акча туздырып, күңел ачып йөрмәгез, үзебездә кулланырга кирәк. Телевизор, радиода – үтереш, наркомания, караклык. Закон юк, шуңа курыкмыйлар. Ул полиция хезмәткәрләренә ни җитми? Түрәләр ни карый? Җитәрлек хезмәт хакы алалар бит. Өстә тәртип юк, шуңа астагыларны кулда тотып булмый. Мин югарыда утыручылардан, депутатлардан төпле, ныклы эшли торган закон сорыйм.

Мөҗәһидан МОРТАЗИН,

хезмәт ветераны.

Мөслим районы, Исәнсеф авылы.


Комментарии