- 18.04.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №15 (18 апрель)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Шәһәребезнең бер башыннан икенче башына автобуслар йөреп тора. Кемдер – эшенә, кемдер мәктәпкә бара, кемдер үз йомышы белән йөри… Шул пассажирлар арасында мин дә булгалыйм, чөнки гимназиям ераграк урнашкан.
Бервакыт җаен туры китереп, автобус йөртүче янына кереп утырдым да сөйләшеп киттек. Без алар хезмәтен бәяләп бетермибез икән бит! Тукталышларда озаграк басып торсак та, без йөгереп килеп җитүгә карамастан, кузгалып киткәннәре өчен дә автобус йөртүчене ачуланырга гына торабыз. Алар һәркемне көтеп торып маршрут режимын боза алмый, ләбаса.
Иң гаҗәпләндергәне пассажирларның юл хакын түләмәве булды. Кибеттә акча түләмичә әйбер алып булмаган кебек, автобус йөртүче дә бушка йөртергә тиеш түгел, миңа калса! Иң арзан юл бәясе бары бездә, Алабугада гына. Шуңа карамастан, түләмичә сикереп төшеп калучы «куян»нар да очрый икән. Алар арасында абый-апалар булуы бик кызганыч. «Үзләре акча эшләмәсә дә, укучылар, студентлар түләп йөри», – дип безгә соклануын белдерде әңгәмәдәшем. Араларында, акчамны югалттым, юлга акчам җитми, дип әйтүчеләр дә бар, аларны автобуста саклап йөртеп, милициягә илтеп булмый бит инде, кирәкле тукталышларында төшереп калдырырга туры килә…
Тукталышка килеп җиткәч, бер меңлек, биш йөз сумлык бирүчеләр дә очрый икән. Автобус йөртүче ничек вакласын инде андый суммаларны? Акчасын кире бирә дә төшереп калдыра… Аларның ялган акча булуы да ихтимал җитмәсә. Әйе, арада чиста күңелле кешеләр дә очрый. Андыйлар икенче юлы утыргач, мин шул көнне түләмичә барган идем, дип, ике юл хакы түли икән. Юлга чыгуны алдан уйлап, кесәгә вак акча салып куярга була бит!
Без түләгәнгә карап җыела бит автобус йөртүченең хезмәт хакы… Шул җыелган акчадан көнлек норма бирәсе, машинага ягулык аласы… Байтак чыгымнардан калган акчасы гына гаиләсенә кайта. Көненә 15-16 сәгать эшләгән ир-ат өчен андый хезмәт хакы гына бик аздыр кебек тоелды миңа. Шулай да, автобус йөртүче төшенкелеккә бирелми, үз эшен намус белән башкара. Сөйләшеп кайта торгач, үз тукталышыма җиткәнемне сизми дә калдым, әңгәмәдәшемә юл хакын түләп, рәхмәт әйтеп, иң изге теләкләремне теләп, төшеп калдым. Аллаһы Тәгалә беребезне дә ярдәменнән ташламасын!
Язмамны тәмамлап, шуны әйтәм. Кешеләр, бу дөньяда бер генә яшибез, бер-беребезгә мәрхәмәтле булыйк, юлларда йөргәндә үзебезне дә, автобус йөртүчеләрне дә уңайсыз хәлгә куймыйк! Минем белән барыгыз да килешер дип уйлыйм…
Эльвира ГАЙНАТУЛЛИНА,
Алабуга шәһәренең 1нче гимназия укучысы.
Юл хакын түләп йөр,
Комментарии