Гамьсезме ул балачак?!

Гамьсезме ул балачак?!

Гамьсез балачак дияргә яратабыз! Бу сүзләр белән соңгы вакытта бигрәк тә килешмим. ата-ана кайгыртуы астында булганга әйтеләдер инде ул. Алай дисәң, олы кешеләр арасында да, -чага кебек, берни уйламыйча яшәүчеләр бихисап.

…Балалар белән аралашам. Гамьсез түгел алар! Кечкенә булсалар да, тормышка үз карашлары, үзләренә күрә максатлары да бар! Әлбәттә, барысы да бертөрле түгел. Мәктәптә укып кайтып, спорт белән шөгыльләнгән, район иҗат һәм сәнгать мәктәпләренә йөреп, музыкаль белем алган, авыл мәдәният йортындагы түгәрәкләргә йөргән һәм һәр чарада диярлек катнашкан актив балалар ничек гамьсез булсын?! Үзләре бала гына, ә никадәр ихтыяр көче, тырышлык, үҗәтлек бар аларда! Мәктәп-укучы темасына кире әйләнеп кайтып яза башласаң – мәктәп дәресләрдән соң үткәрелгән чаралар белән гөрләп тора! Анда да шул ук балалар мәш килеп йөри. Моны үз авылым – Имәнкискә гомуми урта белем бирү мәктәбен күздә тотып язам. Бар мәктәптә дә шул хәлдер инде ул. Безнекеләр күптән түгел генә «Тамчы-шоу»да катнашып, җиңү яулап кайттылар. Ә менә укытучылар – тынгысыз җаннар – укучылар дия-дия картаерга «оныталар»! Һаман хәрәкәттә, гел елмаялар, һаман яшь, матурлар, әйтерсең, гел үзләрен генә кайгырталар?! Дөресрәге, олыгаерга вакытлары юк аларның! Бала күңеленә юл салып, аларны шәхес итеп тәрбияли торгач, теләсәң дә, теләмәсәң дә бала кебек куана, вакыты белән аларның эчкерсез дустына әйләнәсеңдер…

Гомер буе укытучы булган кешеләр күпме балага күңел җылысы биргәндер?! Балачакны гамьле итү өчен тырышкан һөнәр ияләре шул алар! Юкка гына әрвахларга дога кылуны пәйгамбәребез Мөхәммәд саләллаһу галәйһи вәссәлләм «…барча остазларыбызның, …рухларын шат кылсаң иде», – дип иңдермәгән. Димәк, укытучы эше саваплы, югары бәяләнә торган гамәл.

Һәр бала үзенчәлекле – аның һәр нәрсәгә үз карашы! Укытучы һәркайсын бер-берсеннән аермыйча канат астына ала. Мөмкинлекләрен вакытында күреп, киләчәктәге уңышларына юл яра! Әлбәттә, баланың күңелендә гаме булса гына…

Ярый ла, уңышка ирешкәннәргә һәр кеше дә укытучы кебек шатлана, горурлана белсә! Юк шул, бармакка бармак сугып, эш күрсәтә белмәгән, теленә салынган кешеләр тырнак астыннан кер, пычрак эзли. Үзе булдыра алмаганнар, уңышның нинди авыр, катлаулы юллар аша, никадәр көч, сәламәтлек исраф ителеп килгәнен аңламый! Ә аңа юл балачактан салына…

Алсу – Асылъярыбызның балачагын исемә еш төшерәм. «Ай-яй! Булса да булыр икән үзен аямый торган кеше!» – дип гаҗәпләнә идем. Үзем 16 яшькә олы булсам да, аның фәлсәфи фикер йөртүенә, үҗәтлегенә, тырышлыгына исем китә иде. Беркайчан көчен кызганмады! Талантын югары бәяләп, ялындыру, мескенләнү аңа ят нәрсә булды. Уйлап карагыз әле, 13 яшьлек кыз бала чиста тавышка 17 җыр җырлады («Яңа гасыр»ны сәламләп…» дип аталган бу концерт 2000 елның 13 гыйварында булды). Укуда да алдынгы булып, бер генә район, авыл мәдәният чараларында, республика күләмендәге җыр фестивальләрендә дә катнашмыйча калмады. Кечкенәдән югары тәрбияле бу баланың, әти-әнисе чит авылга йөреп, көнозын эштә булуын, энесе белән сеңлесенә апа икәнен дә исәпкә алсаң, кая инде ул гамьсез балачак тәтесен?! Шулай балачактан ук «тәртә арасына» кертсәк, әллә соң бала уңышларга ирешүчән, булдыклы булып үсә микән?! Мөгаен, монда тагын бер әле телгә алмаган фактор – ата-ананың кешелекле, югары тәрбияле кеше булуы да кирәктер!

Безнең авылда үтә дә уңган-булган гаиләләр бар. Тырыш кеше күп бала табудан да курыкмый! Кай арада тәрбия бирергә өлгерәләр?! Хәер, тәрбияне балалар әти-әнисенең тормыш мисалында күреп үсәдер.

Балаларның «бала» гына булып калмаулары турында яза идем… Бер шулай спектакль куярга булдык. Алинә салкын тидергән. Шул 10 яшьлек баланың, җаваплылык хисен югалтмыйча (җаваплылык хисе балада булмаса да гаеп түгел бит), кышкы салкында әнисенең өс киеме (озынрак, җылырак булсын дип) белән репетицияләргә килүе, рольдән бушаган мизгелдә урындыкка ятып торуы исемә төшә. Бу бит ата-анадан килгән коллектив, кеше, җитәкче хакын хаклау кебек матур сыйфат! Ә бит авырмаган көе дә йөз сылтау табып күләгәдә кала алабыз! Балачактан ук шундый булганнарга зур өмет белән карыйм! Күңелемнең тирән төпкеленнән изге теләкләр телим. Булдыра алганча, мөмкинлекләр бирергә тырышам.

…Уңышка ирешкән, теге яки бу өлкәне күтәрергә тырышып, үзен кызганмыйча хезмәт иткән икән, гаеп эзләмәгез диясем килә кайберәүләргә!

Талантын, булдыклыгын күреп кемдер «үсәргә» булышкан икән, рәхмәттән башка сүз булырга тиеш түгел! Иң беренче чиратта, арттан этүчене түгел, ә үзен кызганмаган, тырыш, көчле алдан баручыны күзаллагыз! Әгәр уңышларыннан түзә алмыйча көнләшәсез икән, үзегез эшләп карагыз. Бәлки, пычрак атып, гайбәт сөйләп әрәм узган вакытыгыз файдалы үтәр, күңелегез дә чистарыр! Теге дөньяда да җаныгыз бәргәләнеп: «Кылган изгелегем кайда?! – дип елап йөрмәс.

Гүзәл Галләмова.

Лаеш районы, Имәнкискә авылы.

Гамьсезме ул балачак?! , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии