Милициягә бәя

Милициягә бәя

Соңгы көннәрдә буенча Эчке эшләр министрлыгына эшчәнлеге турында хәбәрләр моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә агыла. Тискәре фикерләр дә бар, ләкин гомер булмаганча, рәхмәт хатлары күп. Әллә полициягә әверелеп бара торган белән шулай хушлашалармы дисәм, сәбәп анда гына түгел икән.

… 15 яшьлек малайны мәктәптән кайтканда кыйнап, телефонын алалар, аяк киемен салдырып, иске кроссовка кидерәләр. Әтисе шунда ук авиатөзелеш районы милиция бүлегенә мөрәҗәгать итә, малай 4 угрының тышкы кыяфәтен сурәтләп бирә. Прапорщик Роберт Сибгатуллин экипажы ике сәгать дигәндә, аларның икесен табып алып кайта, тиздән калганнары да ачыклана, таланган әйберләр шул ук вакытта хуҗасына кайтарыла.

26 февральдә Юдино бистәсендәге киемнәр кибетеннән каракүл мехтан тегелгән тунны чәлдерәләр. Сатучы хатын елап, “Юдино” милиция бүлегенә килә. Оператив хезмәткәр Наталья Морозкина ярты сәгать эчендә ике тапкыр хөкемгә тартылып өлгергән 29 яшьлек әзмәверне тотып та кайта.

Зәмһәрир салкын декабрь иртәсендә Мәскәү-Уфа юлының 962нче чакрымында җиңел “Рено-Магнум” автофургоны белән бәрелешә. Кечкенә тимер-томыр өеменә әверелә, пассажир һәм шоферның һәлак булуы әлеге коточкыч һәлакәт шаһитларында икеләнү тудырмый. Хәтта “Ашыгыч ярдәм” табибы да ирләрнең үле икәнен раслап кайтып китә.

Әлбәттә, фаҗига урынына юл-патруль хезмәте инспекторлары һәм якындагы районы эчке эшләр бүлегеннән тикшерү-оператив төркем дә килеп җитеп, үз эшенә керешәләр. Төркем җитәкчесе дознаватель Айрат Ясәвиев канга баткан гәүдәләрне игътибар белән карап чыга һәм шоферда җан чаткысы сизеп ала һәм шунда ук “Ашыгыч ярдәм” чакырта. Нәтиҗәдә, 56 яшьлек Михаил Стрижев, юлдашы кебек моргка түгел, хастаханәгә эләгә.

Аның хәле әле дә авыр, ләкин өметсез түгел. Айрат Ясәвиев уяулык күрсәтмәсә, өметләр юл читендә үк өзелгән булыр иде. Җәрәхәтләрдән генә түгел, туңып үлү куркынычы да була бит. Шуңа күрә туган-тумача Айратка рәхмәтле.

Ни өчен инде декабрь аенда ук булган изгелек өчен хәзер рәхмәт ирештерергә уйлаганнар дисәк, эчке эшләр органнары үткәрә торган “Халык бәяләмәсе” (“Народная аттестация”) дигән чара турында ишеткәннәр икән. Полициягә күчү чорында милициягә, бигрәк тә аерым хезмәткәрләргә карата гади кешеләр мөнәсәбәтен белүгә юнәлдерелгән әлеге акция барышында мондый хәбәрләр еш килә, ди. Гәрчә аның максаты уңай фикерләр җыю гына түгел, ә бәлки гражданнар белән гаделсез, тупас эш итүче, вазифаларын аннан-моннан башкаручыларны ачыклау һәм әлеге бәяләмәләрне хезмәткәрләр санын кыскарту вакытында исәпкә алу. Шул рәвешле, теге яки бу милиционер турында үз фикереңне әйтеп, аның полициягә кабул ителү-ителмәү мәсьәләсенә йогынты ясау мөмкинлеге туа.

Һәрхәлдә, әлеге чараны үткәрүчеләр халыктан алынган бер генә хәбәр дә игътибарсыз калдырылмаячак, дип вәгъдә итәләр. Аларны тикшерү белән министрлыкның иҗтимагый советы, кадрлар һәм үз хәвефсезлеге идарәләре шөгыльләнә. УСБ карамагына эләккән сигналлар күп түгел, ләкин барысы да җитди мәсьәләләр хакында һәм җентекләп өйрәнүне таләп итә. Ләкин анда эшләүчеләрнең кайберләренең полициягә кабул ителү түгел, эчке эшләр органнарында да калмаячагын бүген үк фаразларга мөмкин.

Димәк, әлеге чараның реаль нәтиҗәләре дә бар. Ә инде нәтиҗәләрнең тиешле дәрәҗәдә булмавы бик күпләрнең аны күз буяу өчен уздырылучы реклама акциясе итеп санавы, карга карганың күзен чукымый, дип эндәшми калуы сәбәпче дип уйларга кирәк. Юкса тискәре, тәнкыйть рухындагы хәбәрләр күбрәк булыр иде кебек.

Әлбәттә, бу дәррәү килеп милицияне сүгә, яманлый башларга өндәү түгел. Милиция хезмәткәрләренең законлы гамәлләренә ризасызлык белдереп шикаять юллаучылар болай да җитәрлек икән. Аңлашыла ки, болар үзләре үк закон белән дус булмаган затлар һәм еш кына аларның туган-тумачасы, ягъни оперативник яисә участковыйны “акылга утыртырга” йөрүчеләр. Әлбәттә ки, шикаять килде дип кенә тикшермичә хезмәткәрләрне “кара исемлек”кә кертеп куймыйлар.

Шулай ук мактау хәбәре алынды да, ошбу милиционер полицейскийга әйләнде дигән сүз түгел. Чөнки милиция хезмәткәренә Рәхмәт хаты оештыру өчен күп тырышлык куясы юк бит. Билгеләп үтмичә булмый, ялган “әвәләп” җибәрү очраклары ачылмаган. Уңай фикерләр гаять күп һәм зур күпчелекне тәшкил итә. Араларында 3-4 ел элек булган хәлләрне искә алганнары да бар.

Дөрес, милиция хезмәткәрләренең әлеге хәбәрләрне оештырудагы роле сизелми түгел. Ахыр чиктә, моны гаепләп тә булмый. Массакүләм мәгълүмат чаралары гел начарлыклар турында гына сөйләгәндә, халыкка билгесез уңай күренешләрне “казып” чыгаруның ни гаебе булсын, ди? Бетмәс-төкәнмәс көндәлек мәшәкатьләр белән шөгыльләнгәндә мактаныр һәм макталырга вакыт тими ул. Ә инде “халык бәяләмәсе” дигән чара игълан ителгән икән, теләсәң-теләмәсәң дә, катнашырга, димәк ки, эшләнгән эшеңне күрсәтергә туры килә.

Тискәре хәбәрләрнең аз булуына кире кайтсак, монда милициянең катнашы юк. Чөнки үз-үзен яманлаучылар дөньяга килмәгән әле. Димәк, алар милициядә дә юк. Ләкин чирен яшергән үлгән, дигән хак әйтем бар. Бүгенге эчке эшләр органнарында җитешсезлекләр күп һәм аларны халык хөкеменә чыгарырга кирәк. Акция исә моның өчен зур мөмкинлекләр бирә. Тәүлек буе ышаныч телефоны: 291-20-02 эшли. SMS хәбәрләр өчен: 8-987-290-50-02 кәрәзле телефоны бар, mvd.tatar.ru сайты буенча интернеттан хәбәрләшеп була. Һәм, әлбәттә, , Дзержинский урамы, 19, Общественному совету при МВД РТ адресына хат юлларга мөмкин.

Милицияне мактау “модада” булмаса да, күрсәтелгән адрес буенча килгән кайбер хәбәрләргә кыскача тукталасы килә. Гел яманлап кына торырга димәгән бит. Шунда ук күзгә ташлана торган начар гамәлләрдән аермалы буларак, яхшылыклар, гадәттә, күләгәдә кала ул. Балык Бистәсе эчке эшләр бүлегеннән майор Зөфәр Нәбиуллинның узган ел яз көне кылган изгелеге турында әле генә мәгълүм булган. Шул райондагы Кульга авылында янгын чыгып дүрт балалы йорт-җир, мал-мөлкәтсез калгач, ул үз йортыннан суыткыч, диван, урындыклар, савыт-саба төяп килгән. Әхмәтгалиевлар гаиләсе аңа рәхмәт укый.

Шул ук бистәдә яшәүче Д.Колесникова район милициясе штабы башлыгы А.Г.Ненастьевка оныкларын үлемнән коткарган өчен чиксез рәхмәтле. Җәй көне Казаннан кунакка кайткан 11 яшьлек кызый Кама елгасында бата башлый. Яр буенда ир-егетләр була. Ләкин ярдәмгә милиция майоры гына ташлана. Инде төпкә киткән баланы эзләп табып, алып чыга. Ул гына да түгел, тиешле ярдәмне күрсәтеп, тынсыз-сулышсыз калган кызга чын-чынлап җан кертә. Соңрак Ненастьевка Президенты указы белән медаль дә тапшырыла, ләкин бу хакта бер генә газета да язып чыкмый.

Акция булмаса, билгесез калырга тиешле кызыклы да, кызганыч та очраклар биниһая күп. Казанда яшәүче Ольга Московцева өч ел элек юкка чыккан 1984 елгы улын табарга ярдәм сорап, “Савиново” милиция бүлегенә мөрәҗәгать итә. Өлкән оперативник подполковник Роман Корякин өч көн дигәндә, эш кабинетында ананы баласы белән очраштыра. Бактың исә, игелексез егет каланың ерак почмагында яшәп ята һәм Ольга Робертовнаның яшь ярымлык оныгы да бар икән.

Казан кызы Венера Исмәгыйлева милиция бүлекләренең берсендә качып йөрүче кешеләр сурәтләре арасында бер танышының фотороботын күреп ала һәм шәһәр эчке эшләр идарәсенең бүлекчә җитәкчесе Сергей Сергеевка әйтә. Сергей 2005 елда ук урланган телефонын тиз арада табып биреп, анда бик яхшы фикер калдырган була. Оперативник бу юлы да сынатмый – эзләнелүче бәндә кулга алына. В.Исмәгыйлева полициядә нәкъ Сергей кебекләр эшләргә тиеш дип саный.

Кама Тамагы районындагы “Берег надежды” дигән балалар һәм яшүсмерләр приюты директоры В.Савосина җирле милиция бүлегеннән майор Илнур Бикмуллин һәм капитан Илнур Гыйниятовны фидакарь милиционерлар дип исәпли. Узган ел декабрь азагында 15-16 яшьләрендәге ике кыз приюттан качып киткәч, 20 көн буе эзлиләр алар. Һәм ерак Кайбыч районында табып, исән-сау килеш алып кайтып тапшыралар.

Казанда кондуктор булып эшләүче Айгөл Гаврилова вакытында ярдәмгә килгән милиционер-кинолог Дмитрий Михалевны мактый. Шушы көннәрдә пассажир ир-егетләрнең берсе аңа мең сумлык биреп, билет ала. Айгөл 982 сум сдача кайтаргач кына, акчаның ясалма икәнен чамалап өлгерә һәм теге чыгып качмасын өчен, ишекләрне ачмаска куша. Әлбәттә, ошбу галәмәт пассажирларда ризасызлык уятып, шофер һәм кондукторны ачуланырга керешәләр. Ниһаять, теге 982 сумны кире биргәч, ишекне ачалар. Шикле бәндә, ачуыннан, кондукторның валидаторын (юл йөрү документларын тикшерү җайланмасы) йолкып алып йөгерә. Артыннан чая хатын да чаба, ләкин куып җитә алмый. Аның каравы, үтеп баручы милиционерның дүрт аяклы дусты угрыны бик тиз җиргә бәреп ега.

Мондый мисалларның барысын да санап чыгарлык та түгел. Бары тик УСБ карамагындагы негатив материалларга хәзергә мөрәҗәгать итеп булмый. Чөнки тикшерү төгәлләнмәгән. Аларның кайберләренең җинаять җаваплылыгына тарту өчен, Тикшерү комитетына китү ихтималы да бар.

1 марттан “ турында”гы закон гамәлгә керде үзе. Ләкин законы булса да, полицейскийлар юк әле. Ким дигәндә, 2012 ел башына чаклы милиционерлар белән аралашачакбыз. Мөгаен, аларга карата булган фикерләрне әйтеп калырга кирәктер. Киләсе елда шул ук кешеләр башка төрле форма киеп йөри, башка төрле атала башлагач, бәлки нинди дә булса уңай үзгәрешләр булыр иде. Халык әйтсә, хак әйтә бит ул.

“Халык аттестациясе” чарасы 31 мартка кадәр дәвам итә…

Наил ВАХИТОВ.

  Милициягә бәя, 2.2 out of 5 based on 5 ratings

Комментарии