- 18.01.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №2 (18 гыйнвар)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Колхоз дисәм, хәзер андый сүз кулланылышта түгел. Чөнки хуҗалыкларның исемнәрен ничек аңларга да белмәссең?! Ул СХПКлар, ҖЧҖләр, ТНВ, КФК, СП, ААҖләр әллә ниткән хәрефләр тезмәсе. Аннан нәрсә үзгәрде соң?! Киресенчә, шул аңлаешсыз хәрефләр тезмәсе кебек, хуҗалыкларның да киләчәге билгесез хәзер.
Бу темага 1-2 ел элек тә әзерләнеп йөри идем: сораштырасы кешеләр белән очрашып, авылда җаваплы тармакларда җитәкче булып эшләгәннәр, белгечләр белән әңгәмә корган идек.
Сүз уңаеннан, авылыбызның бер җор телле кешесе, элеккеге ферма мөдире Фәрәгать абыйдан: «Шул ҖЧҖнең нәрсә аңлатканын беләсеңме?» – дип сораган идем, ул ярым шаярып, ярым җитди рәвештә: «Җүләрлеккә чыккан җәмгыять», – димәсенме?! Хаклык бар, гомерен шул хуҗалык эшчәнлегенә биргән кешенең сүзләрендә. Фәрәгать абый Җамалиевның вафат булуына күп вакыт үтмәгән әле. Ул 30 елга якын дуңгыз фермасында чын белгеч буларак җитәкчелек итте. Заманында дүрт бинадан торган дуңгызчылык комплексы төзелде, дуңгызларның саны 4 меңгә җитте. Колхозның иң күп табыш бирә торган тармагы иде ул.
Ел саен диярлек ярышларда ферма җиңеп чыгып, күп кенә призлы урыннарга лаек булды. ВДНХның алтын, көмеш медальләренә ия булып, ферма республикада данга күмелде. Фәрәгать Камалиев Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнде.
– Хәзер ферма юкка чыккан икән (үзе Азнакайда яши иде) авылга кайткач, шаулап торган ферманың ватык кирпечләрен, чүп-чарны күргәч, йөрәгем әрни, – дип сөйләгәне хәтердә.
Бүгенге көндә ферма урынында чүп үләннәре үсә. Авыл хуҗалыгы тармагын «аяз көндә яшен сукты» диясе килә.
Безнең элеккеге Тельман исемендәге колхоз башка хуҗалыклар шикелле ул чаклы җимерелүгә дучар булмады (дуңгыз фермасыннан башка), мөгезле эре терлек фермалары, машина-трактор паркы, мастерскойлар исән калды. Авыл хуҗалыгы белгечләре дә үз урыннарында эшли бирде. Азнакай районында юкка чыгып бетмәгән хуҗалыкларның берсе булды дип әйтсәк, ялгышмабыз. Хуҗалык җитәкчесе Бакиров Равил Ильяс улы, дөресен әйткәндә, хуҗалыкны таратмады. Вакытында, әз булса да, хезмәт хакы түләнеп барды. Хезмәт хакы аз булудан авылдан чыгып китүчеләр дә булды. Алар урынына, башка (хезмәт хакы бөтенләй түләнми торган җирләрдән) кешеләр килде.
Аек баш белән карасаң, әйтерсең лә, авыл кешесе һәм ул җитештергән продукция хәзер беркемгә дә кирәк түгел сыман. Эшсезлек хөкем сөрә. Хезмәт өчен түләү дә – адәм мәсхәрәсе. Милли проект ничек гамәлгә ашадыр, тик авылларда эшләргә кеше калмады. Механизаторларны әллә кайлардан яллап алып киләбез. Элек авыл мәктәпләрендә укучылар киң профильле механизаторлар булып чыга иде, ул да бетте. Күрше төбәкләрдә авыл хуҗалыгындагы вазгыять бөтенләй катлаулы бит, шуңа аз булса да түләгәч, эшкә безгә киләләр әле. Бигрәк тә ут күршебез Башкортстан хуҗалыкларыннан.
Уйлап карасаң, исең китәр. Русия күләмендә 30 млн. гектардан күбрәк җир эшкәртелми. Язмамның исеме дә авылга белгечләр кирәкме, дип атала.
Агрономнан башлыйк әле. Чәчелмәгән җиргә нигә кирәк булсын ул? Хәзер андый басуларның хуҗасы, «агрономы» – йомраннар, әрләннәр, байбаклар. Икмәк булмаса, алары да калмас әле. Ә шәһәр халкы кибетләрдә икмәкнең бәясе артуны бездән күрә. Ашлыкны сатып алган хакны һәм шул кадәр игенне алу өчен керткән хезмәтне санап карасыннар иде алар!
Инде авылга агроном кирәкме, дигән сорауга килгәндә, мин бу хакта күпләрнең фикерен тыңладым. Мисал өчен, үзебезнең ҖЧҖ дип аталган хуҗалыкның белгече, Татарстанның атказанган агрономы Баязит Гәрәев бу хакта менә нәрсә ди: «45 ел агроном булып эшлим, шуның 3 елы – колхоз рәисе вазыйфасында. Пенсиягә чыкканыма – 9 ел, шулай да, әле хезмәттә. Хуҗалык җитәкчесе Равил Ильяс улының да җибәрәсе килми. Куйган хезмәтебезгә илнең бәясенә, авыл хуҗалыгы белгечләренә гамьсезлек, шундый карашка тәмам гарьләнеп, бүген үк эшемне ташлар идем, тик өйдә көне буе ялгызым нәрсә эшләргә кирәк?»
Замандашымның гаиләсенә 8 ел элек зур кайгы килде, гомер юлдашы – Вәсимә вафат булды. Балалары читтә, Баязитка көндәлек эштә булу, ялгызлыктан качып тору чарасы инде.
Республикада игеннәрдән зур уңыш алу турындагы хәбәрләрне еш ишетеп торабыз. Ярый инде, узган ел корылык булды. Гаҗәпкә калырлык, кая китә шулкадәр ашлык? Ни өчен инде февраль аенда ук хуҗалыклар фуражсыз кала? «Татарстан җирләреннән 60ар-70әр центнер уңыш чыгу дөреслеккә туры киләме?» – дип тә кызыксынмый кала алмадым Баязит Салих улыннан.
– Бу саннарның барысы да ялган, күз буяу. Бездәге туфракның моңа көче җитми. Шуның кадәр үстергән очракта, комбайннар аны җыеп бетерә алмас иде. Ялган саннар күрсәтү өстән кушыла, әгәр язмасаң, главага эләгә, «кара» исемлеккә керәсең. Җыеп алган уңышның саны янында нәрсә торганын агроном берүзе генә белә.
Безнең районда 30га якын хуҗалык бар, шуның 15ендә агроном бөтенләй юк. Кемнең 30-40 центнер алып, бушка эшләп йөрисе килсен.
Нәфис Сәхиповка да шул ук сорауны бирергә уйладым. Җаваплар тәңгәл килә.
– Бүген басуда эшләргә техника, механизатор калмады. Тракторчысы да булмагач, агрономы нәрсәгә инде? Аннан соң хәзер фермер хуҗалыклары оештырдылар. Алар да агроном тотуны кирәк санамый. Ә авыл хуҗалыгы институты, хәзер аграр университет, диләр, ни өчен шулкадәр белгечләрне дәүләт акчасына укытып ята торгандыр
Фермер дигәннәренең дә эшләре барып чыгарга охшамый. Ярый, хәзергә шул кредитлар хисабына бераз мәтәштерерләр инде. 2-3 миллион сумлык техниканы, бәясе бертуктаусыз артып торган ягулык, ашламаны ничек сатып ала алсын ул фермерлар? Кайвакыт чит илләр белән чагыштырган булалар. Аларда бит башкача, фермер дәүләт яклавында, зур күләмдә дотацияләнәләр. Ә бездә, тиешлесен алу өчен, мең киртә аша узмак кирәк.
Инде эшләп торган агрономнар да шулай дип торгач, эшләребез алай ук зурдан кубып сөйләрлек түгел икән шул. Ярый, быел басуларда ашлык яхшы күренә, түкми-чәчми җыеп ала алсалар.
Терлекчелектә сөйләп торасы да юк. Бүгенге көндә зоотехник, ветврач белгечлекләре онытылып бара.
Тиздән авылда кеше калырмы, мәктәпләр ябыла, культура учаклары эшләми – авыллар бетүгә йөз тота.
Киләчәк авыл кешеce өчен өметсез.
Роберт ЗАРИПОВ.
Азнакай районы, Урсай авылы.

Комментарии