Тарих кая борылыр?

Гомер узып бара дип кенә әйтә алмыйм, узды инде ул, ләкин гомер дәвам итә. Сукыраерга да өлгердем, бөтенләе белән үк түгел, томанга күмелгән күзләр күрү сәләтен югалтып килә идем, кешене бер метрдан гына таныдым. Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорадым. Күз үзәге табиблары мине сукыраюдан саклап калдылар. Барысы алдында баш иям. Зур рәхмәтләремне белдерәм аларга. Өлкәнәйгәч, хәбәрчелек хезмәтен ташлармын дип уйлаган идем. Юк шул, хәрәкәттә булганда һаман шул капкага борыласың икән, сөйләрлек, язарлык темалар күп, бигрәк тә яшьләр өчен гыйбрәтле хәлләр.

Мин – сугыш чоры баласы, черек бәрәңге, алабута ашап үскән буын. Нәрсә булса да булыр дип, зур өметләр белән Җиңүнең 70 еллыгын көткән идек – акланмады. Булмас та. Бу хәлгә барыбыз да кимсенеп карадык. Читкә киткән, урланган акчаларның исәбе-хисабы юк. Югыйсә, сугыш елларын барлык совет халкы белән газапланып кичтек. Балалар булсак та, олыларга ярдәм итә идек. Өстә – кырыкмаса кырык ямау белән тегелгән кием. Сугыш бара, төрле салымнар белән сыгалар. Кешенең актык сарыгын, тавыгын алып чыгып китәләр. Ачтан үлсәң үл, колхоз җиреннән бер уч икмәк алма. Югыйсә төрмә! Сталинның тимер законы. Бу галәмәтләрне, шул елларда күргән авырлыкларны, кайгыларны үзебез чыгарган «Сугыш чоры балалары» дигән китапта истәлек-язмаларда тасвирлап язган идек. Әле өеңдә булган үз көчең белән тапкан әйберләреңә үзең баш түгел. Өеңдә кычкырып үл, актыгыңны бир. Колхозчы болай да бушка эшли, шуның өстенә, тагын гаиләңнән өзеп, заемга языл. Язылмыйча кара, авыл советына көчләп алып киләләр. Янаулар китә, көне-төне йокы бирмиләр.

Көз җиттеме, мәктәп балалары кар астыннан бәрәңге чүпли. Аякка кияргә юк, куллар туңа, пычрак, яңгыр. Яз көне күтәртмәле чабата, чабатага су кермиме инде? Ничек аяклар сызламасын? Безгә ул вакытта ук коммунизм турында сөйлиләр иде. Сугышның тәмамлануы коммунизмга бер адым атлау кебек тоелды. Никита Хрущев, озак уйлап тормыйча, 20 елдан коммунизмга барып җитәбез, дип ышандырды. Барып җитә алмадык, ялган булды.

Минем өч апам (хәзер икесе мәрхүмә) бөтен гомерләрен укытуга багышладылар. Сугыш вакытында һәм аннан соңгы елларда авыл укытучысы булу бик зур батырлык иде инде ул. Ул елларда авылның тышчасы укытучылар иде. Укытучы арып-талып мәктәптән кайта, пропагандист буларак фермада, басу-кырларда йөри. Үзенең гаиләсе бар, йортны да карарга кирәк. Төнге сәгать икегә кадәр дәфтәр тикшерә, план төзи. Бер тиенсезгә бушка эшлә дә эшлә, ә инде шартлары җылы булган кабинетларда утырганнар, көч түкмичә, хөкүмәт машиналарында йөргәннәр үзләренә персональ пенсияләр алып, картлык көннәрендә типтереп яшәделәр совет елларында. Дөреслек ул елларда да булмады. Совет власте өчен көрәшеп, намуслы хезмәт иткән кешеләр читкә этәрелеп килделәр.

Безнең әти Совет властен урнаштыруда иң актив кешеләрнең берсе була. Төрле мәдрәсәләрдә белем алган. 1917нче елгы февраль инкыйлабыннан соң Казанда укытучылар курсларын тәмамлагач, төрле төбәкләргә таралып утырган халкыбызга аң-белем бирү белән шөгыльләнгән. Грузиядә, Ставрополь губернасында. Шулай ук Ленинград шәһәрендә яшәүче милләттәшләребез балаларын укытырга туры килгән аңа. Ул хәтта 56нчы татар дивизиясе сугышчыларын да укыткан. Әтиебез наданлыкны бетерү компаниясендә дә актив эшли. Спас кантонында татар телен гамәлгә ашыру буенча инструктор була, татар телен укыту курслары ачу белән дә шөгыльләнә. Укытучыларның район профсоюз оешмасы рәисе булып та тора. 1929нчы елда әтине Иске Рәҗәпкә ШКМга (колхоз яшьләр мәктәбе) завуч итеп җибәрәләр.

1938нче елда «халык дошманы» диеп, әтине кулга алдылар. Әни өйдә дүрт бала белән утырып калды. Безгә «халык дошманы» балалары дип кычкыралар иде. Ул елларда әтинең үзе укыткан шәкертләре һәм иптәшләре дә бездән йөз чөерделәр. Апаларның мәктәптән кайтып, гарьләнеп, тәгәрәп-тәгәрәп елаганын мәңге онытасым юк. Әти белән бер вакытта эләккән укытучыларның күбесе эзсез югалды. Әти сөйли торган иде: «Имеш, мин ниндидер милли оешмада торганмын. Советка каршы агитация алып барганмын, Япония белән бәйләнеш тотканмын һ.б. Тикшерүче миннән тагы, кулыңны куясыңмы, дип сорады. Мин куя алмыйм дигәч, тагын кызып китә дә, иң әшәке сүзләр белән сүгенеп, минем җилкәмә китереп сугарга тотына.

Кич җитте. Өч көн йокламаган, рәтләп ашамаган. Хәл бетте, башым әйләнеп, күз алларым караңгылана башлады. 24 сәгать вакытыңның яртысын тәрәзәсе капланып куелган тоташ сәкеле караңгы камерада үткәрәсең. Моннан котылу мөмкинлеге юк. 15 минут прогулка. Көне буена өстеңнән күзәтеп торалар. 10-15 елга сөрген яки үлем җәзасы көтәсең. Ун елга хөкем итү өчен «тройка»га авыл Советыннан бирелгән кечкенә генә характеристика да җитә иде…» Шаһитлар булмагач, күп газаплардан соң әтине 1940нчы елда азат итәләр, әмма «халык дошманы» дигән атамасы озакка кала әле. Бөек Ватан сугышы башлангач, өч ел фронтта булып кайта. Никита Хрущев ил башлыгы булгач, азрак климат йомшарды. Шулай да безнең гаилә 15 ел күзәтчелек астында булды.

Сталинның мәкерле репрессияләре, һәлак иткән сәяси корбаннарының санын, алар кичергән газапларны күз алдына китерү өчен хәзерге яшьләргә Ибраһим Сәлаховның «Колыма хикәяләре»н уку да җитә торгандыр.

Ярар, ниһаять, дөреслек җиңде. Сәяси репрессия корбаннарын аклау турында закон кабул ителгәч, НКВД лагерьларына, төрмәләренә, психик авыруларны дәвалау учреждениеләренә ябылган, сөргенгә җибәрелгән, кулак дип туган җирләреннән куылган йөз меңнәрчә һәм миллионнарча кеше акланды.

Безнең буын 1950нче еллардан башлап СССРны торгызуда озак еллар эшләдек. Торгызуын торгыздык, сүз дә юк. Сугыш яраларын төзәтү, яңа предприятиеләр төзү озакка барды. СССР көчсез түгел иде ул, хөкүмәт җитәкчеләре җибәргән ялгышлар халык җилкәсенә төште. Коммунистлар партиясе үз халкы турында артык борчылмады, чөнки бөтен планета буенча социализм төзүче илләргә булышалар, көчле кораллану нәтиҗәсендә халыкка хөкүмәт йөзе белән борылмады. Без коммунистларның ялкынлы лозунглары белән яшәдек. Фатир алу өчен 15-20 ел чиратта торасың, ашау-эчү чамалы, талон системасы. Коммунистлар начар яшәмәделәр. Аларның үз системасы, яшәү шартлары тудырылган. Дәүләт эчендә дәүләт. Күпләр баракларда яшәп, шартлары булган фатир күрә алмыйча, бу дөньядан бакыйлыкка күчтеләр.

Совет властеның плюс яклары да, түзә алмаслык чирләре дә бар иде. Әйтик, эчүчелек күпме гаиләләргә кайгы-хәсрәт китерде. Һәрбер совет халкы тәртипле ил турында хыялланды. Кыры күренмәгән коммунизм белән бөтен халыкның башын әйләндерделәр. Тик ни кызганыч, коммунизмга барып җитә алмадык. Кемгә ышанырга? Алда безне нәрсә көтә? Бу сорауны, Леонид Брежнев бу дөньядан киткәч, үз-үзебезгә бирә башладык.

Дәүләт башына Михаил Горбачев килде. Трибунадан матур сөйләсә дә, әллә нәрсә кора алмады. Планнары тормышка ашмады. Чын дәүләт башлыгы була алмады. Күпләр аны, илне чын демократия юлына чыгара алмаса да, капкасын ачты, диләр.

Алай да артка борылып карыйк әле. Мин үземнең шәхси фикеремне генә язам, бәхәс өчен түгел. Шулай итеп, демократия дулкыннары бәреп кергәч, файдалы яклары да булды шикелле. Халыкка дин кайтарылды, мәчетләр торгызылды. Милләтебезгә туган телебездә укырга татар мәктәпләрен ачарга мөмкинчелек бирелде, матбугатта иркенлек дулкыны барлыкка килде. Азык-төлек продуктлары җитәрлек, фатир, машина сатып алу мөмкинчелеге туды, профсоюзларда машиналарга чират тору исемлеге бетте, алыпсатарларга хокук бирелде, бакча йортларын да иркенләп төзү заманы килде. Шуның өчен киләчәк буын бәлки Михаил Горбачевка һәйкәл куяр.

Ләкин чын демократия юлына чыгу һәм базар мөнәсәбәтләренә күчү озак вакыт сорый. Чын хокуклы, цивилизацияле булу өчен безгә шактый еллар кирәк. Дөрес, без шул юлда басып торабыз.

Рафаэль САЛЬМУШЕВ,

Казан шәһәре

Комментарии