- 17.12.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №50 (18 декабрь)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Түбән Кама шәһәре җитәкчеләрен еш искә алам мин. Банк, мәктәп, сәүдә үзәкләре «нәчәлникләре»нә дә «эләгә». Һәм болар барысы да икенче балам тугач башланды.
Сабыемны бала арбасына салып, подъезддан чыгу белән уфтанып куям. Пандус юк, баскычлар биек, алары да җимерелә башлаган. Көч-хәл белән баскычтан төшеп, юлымны дәвам итәм. Чокыр-чакыр белән тулы тротуар буенча 9нчы мәктәпкә төшәм – зур улымны мәктәптән каршы аласы бар. Биредә дә үземне «вездеход» итеп тоям. Мәктәп капкасыннан керү өчен башта ике, аннары тагын дүрт баскыч төшәсе бар. Мәктәп баскычыннан менеп, бина эченә керү өчен шактый тырышырга туры киләчәк. Баскычтан менгәндә, шунда басып торган аталардан һәм өлкән класста укучы егетләрдән ярдәм көтү файдасыз. Бер хатын килеп, арбаны күтәрешә.
Кайчак, укытучы белән сөйләшергә кирәк булганда, Аллага тапшырып, арбаны баскыч янында калдырып, баланы күтәреп керәм. Ә сабыем киеме-ние белән 12 килога тарта. Әмма күп очракта, хәтта яңгыр астында да, сабыр гына урамда көтеп торам. Улымны Бакый Урманчы исемендәге гимназиягә тренировкага алып баргач та, бина эченә кереп тормыйм. Анда баскычлар саны тагын да күбрәк.
Тротуарлар буенча арба түгел, кеше дә көчкә йөри, караңгыда биредә аягыңны сындырырга да күп кирәкми. Фонарьлар күп булса да, электр энергиясен саклау максатыннанмы, кирәк булган караңгы урыннарда янмыйлар. Бигрәк тә кечкенә улым кызганыч, кер юу тактасын хәтерләткән юлдан барганда, арбасында сикерә-сикерә сабыр гына карап тора.
Сабыем өчен эремчек, соклар, кефир һәм башка кирәк-ярак алу өчен «Бәхетле» сату үзәгенә барам, анда сайлау мөмкинлеге дә зур, ризыкның сыйфаты да әйбәт. Барам дигәннән… «Тын Аллея» тукталышындагы трамвай юлыннан узганда, асфальттагы чокырларның берсенә эләгеп, арбаны чыгара алмыйча азапланам. Ә трамвай һаман якынлаша. Ниһаять, көч-хәл белән чыгып, юлымны дәвам итәм. «Бәхетле»гә якынлаштым дип шатланырга иртәрәк. Биек бордюрлар аша чыгып, ике яклап йөреп торган машиналар арасыннан узып өлгерергә кирәк. Юлның бер ягында каядыр пандус бар-барын. Тик аннан төшеп булмый. Алдына машина туктаган.
Кибеткә керү авыр, чөнки ишекләре авыр ачыла. Ә кибет эчендә, азаплануыма игътибар итмичә, ике сакчы ләчтит сатып тора. Бервакыт чыкканда, шуларның берсеннән ишекне ачуын сорадым. Күрсәгез иде йөзен. «Мин бит сакчы, эчтә генә торырга тиеш», – дип, канәгатьсезлеген белдерде ул. Казанда исә арба белән керүчеләргә кибетләрдә дә, даруханәләрдә дә хезмәткәрләр ишекләрне ачып тора, яисә чакырып чыгару өчен, кыңгырау төймәсе бар.
«Тын Аллея» тукталышыннан ерак булмаган «Ак Барс» банкына керергә туры килә. Уф… Анысы бигрәк авыр. Баскычларыннан менү турында сүз дә юк. Пандус озын һәм биек. Җитмәсә, бик шома да. Менгәндә, бер кулым белән арбаны этәм, икенчесе белән, артка таба шуып китмәс өчен, култыксага ябышам. Төшкәндә җайлырак. Атларга да туры килми, шуып кына төшәм.
Балалы ана да кеше бит. Өйдә генә утырасы килми: сәүдә үзәкләренең икенче, өченче катына менәсе, башкалар кебек кибетләр буенча йөреп сайланасы, ни дә булса сатып аласы килә.
Җәяү күп йөрим мин. Бервакыт Тукай урамындагы бер даруханәгә барырга кирәк булды. Үзем яшәгән Шәһәр паркы тукталышыннан Базар тукталышына кадәр ярты сәгатьтә барып җиттем. Аннары поликлиникага, аннары кабат шул даруханәгә барырга туры килде. Ике сәгать тегендә-монда йөреп, аякларым сызлый башлады. Башкалар кебек автобус яисә трамвай белән барыр идем дә, тик…
Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен транспорт йөри йөрүен. Әмма трамвай, мәсәлән, шәһәргә берәү генә. Аңа туры килсәң дә, арбаны күтәреп менәргә кирәк. Чөнки кондуктор пандусны төшермәячәк, ә йөртүченең сине көтеп торырга вакыты юк. Минем яныма килеп туктаган трамвай гадиләрдән иде. Өч (!!!) баскычлы. Рәхмәт, бер ханым күтәреште. Ә менә төшкәндә ярдәм итүче табылмады.
«Без мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә комачаулаган киртәләрне юк иттек», – дип, тынычлап интервью биреп утырган җитәкчеләргә мөрәҗәгать итәсе килә. Арбада утыручы инвалидларның шәһәр буенча йөргәнен кемнең күргәне бар? Чөнки теләсә дә, фатирыннан, подъездыннан чыга алмаячак ул. Ел саен: «Юлларга шәһәр бюджетында акча каралмаган», – диючеләр ничек тынычлап йоклый ала икән?.. Их, берәр көнне шул җитәкчеләрне ике төркемгә бүлеп, бер төркемен инвалид коляскасына яки бала арбасына утыртып, ә икенче төркемен шуларны ике сәгать дәвамында төртеп йөртергә мәҗбүр итәсе иде! Бәлки, аңларлар иде… Ә бәлки, аңламас та, чөнки аны аңлау өчен шул мохиттә яшәргә кирәк.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
Комментарии