Кыланмышлары күп аның

Газетада Чаллы шәһәреннән Тәлгать Әхмәдишинның «Кыланышлары киртәгә сыймый!« (№43, 30 октябрь, 2013 ел)дип исемләнгән язмасы дөнья күргән иде. Анда ул районы мәгариф бүлеге мөдире Әминә Вәлиуллинаның «Яңа гасыр» телеканалының «7 дней» тапшыруында: «Аксубайда татар мәктәбе кирәк түгел, район авылларында бар, шул җиткән», – дип әйтүенә гаҗәпләнүен белдергән иде. Тәлгать әфәндегә бу гаҗәптер, әмма Әминә Кәримовнаны белгән кешеләр өчен бу бер дә алай түгел. Ул моңа гына сәләтле. Әле Аксубайның 2нче мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгәндә үк, ул үзенең интригалар тудырырга сәләтле кеше, хакимияттә утыручыларның шымчы- күзәтүчесе икәнлеген күрсәтте. Аның сүзләре аркасында, бер гаепсез, Иске Тимошка урта мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Г. Красильниковны, югарыда искә алынган 2нче урта мәктәп директоры М. Зәйдуллинны эшләреннән китәргә мәҗбүр иттеләр. Мәгариф бүлегенең баш бухгалтеры Л.Сәлихова белән дә шулай булды. Хакимияттәгеләр аның бу тырышлыгын югары бәяләделәр, мәгариф бүлеге мөдире итеп билгеләделәр.

Менә хәзер ул аларга тырышып хезмәт итә, татар кешесе татар мәктәбен булдырмас өчен бөтен тырышлыгын куя.

Аксубайда татар мәктәбе бик кирәк, чөнки биредә яшәүчеләрнең 30%тан артыгы татарлар. Педагог буларак шуны әйтәм, бала беренче белемнәрне, тәрбияне үз туган телендә алырга тиеш. Шуның белән аның теле формалаша, әхлагы ныгый. Әти-әнисенең теленнән аерылган бала маңкортлаша, аңа туган авыл, шәһәр, ил кебек төшенчәләрнең әһәмияте калмый.

Аксубайда татар мәктәбен ачып буламы? 32 ел шунда эшләгән кеше буларак әйтә алам: була! Биредә 1 меңгә якын татар укучысы, 3 урта, 1 тулы булмаган урта мәктәп бар. Шуларның берсен (үзәктәгесе отышлырак) татар мәктәбе итеп үзгәртергә кирәк. Укытучылар мәсьәләсе дә хәл ителерлек, шул 4 мәктәптәге укытучыларның күбесе – татарлар. Директорын да табарлар, тик ул татар халкын, аның телен Әминә Кәримовна кебек яратмый торган булмасын.

Тәлгать әфәндегә татар теле, татар мәктәбен кайгыртуы өчен рәхмәт әйтәсе килә. Белүегезчә, Әминә Вәлиуллина да Чаллы мәктәпләренең берсендә укып формалашкан шәхес бит, соң булса да уң булсын. Берләшеп тырышсак, бәлки, ул дәрәҗәгә дә төшмәбез.

Минхафиз ЗӘЙДУЛЛИН.

Норлат шәһәре.

 

Комментарии