Без ничек тә түзәрбез…

Без ничек тә түзәрбез…

Игътибар иткәнегез бармы, соңгы елларда Русиядә үстерелергә тиешле үтә мөһим өлкә – спорт. Спорт командаларына түккән акчаны әйткән дә юк. Быел җәй Казаныбызда узган «Универсиада – 2013» кенә дә ни тора бит! Шул Универсиада өчен шәһәр кырмыска оясы кебек кайнады. Җимерделәр, иштеләр, төзеделәр… Ә уеннар барышында акча бөтенләй елга булып акты. Спортчыларны тукландыру өчен биш төрле кухня ризыклары әзерләгәннәр иде. Чит ил кунаклары, иң ошаганы – шул ашату, диделәр. Кунакларны шаккаттырабыз дип, безнекеләр ни генә кыланмады! Көн саен кич концертлар оештыру дисеңме, миллионнар түләп цирклар чакыртумы… Кыскасы, рәхәтләнеп күңел ачты кунаклар!

«Универсиада» тәмамлануга, « 2014» компаниясе старт алды. Сочида төзү эшләре инде күптән бара иде. Казанда шуның кадәр акча түккәч, Сочида ул диңгез булып аккандыр, мөгаен. Ярый ла, акча төзү эшләренә генә китсә, әле бит чиновникларның да кесәләре бар! Шәһәр зуррак булган саен, кесәләр саны да бермә-бер арта. «Уральские пельмени»ның бер тамашасын карадым. Янәсе, чиновниклары, Мәскәүгә төзелештә тотылган акчалар турында хисап тотарга җыена. Боларның 20 мең сум акчасы артык калган. Ул акчаны кая язып куярга да белмиләр. Ә Мәскәүгә акча артык калды дияргә ярамый. Һәркайсы ул акчаны нишләтергә дип баш вата, үз вариантын тәкъдим итә. Хәтта өстәмә ручка-карандашлар алырга да уйлыйлар. Бик озак уйланганнан соң, берсе тагын бер спорт корылмасы төзергә онытылганлыгын исенә төшерә. Барысы да шатлыктан сикерешә һәм хөкүмәттән тагын 6 миллион сум акча сорап хат яза. «Урал пилмәннәре»нең ачы көлүендә хаклык юк дип кем әйтә ала?!

Сочида төзелеш эшләре азмы-күпме тәмамлангач, Мәскәү акча туздыруның яңа ысулын уйлап тапты. 2013нче елның 7нче октябреннән алып, илебез буенча Кышкы Олимпия уеннары факелы эстафетасы башланды. Ул факелны кая гына тыкмадылар да, каян гына чыгармадылар инде! Олимпия факелы иң элек Мәскәүгә килде. Ике көн Мәскәү урамнарын әйләнгәннән соң, аны Тверь, Калуга, Тула якларына җибәрделәр. Якутия, Магадан, Камчатка, Сахалин, Чита, Чиләбе, Уфа… берсе дә калмады! Бу сәяхәт барлыгы 123 көнгә сузылачак икән. Факелны илебезнең 2900 шәһәр-авылларында, 130 миллион кеше күрә алачак. Факелны Төньяк котыпка илттеләр, Эльбрус тавына алып менделәр, Байкал төбенә төшерделәр, хәтта космоска да очырдылар! 31нче декабрь көнне факел Казанда була һәм сәгать 23.55 тә, «-Арена» стадионында ижаулыларга бирелергә тиеш.

Хәзер уйлап карагыз. Яңа ел төнендә ул факелны Казанга китерү өчен күпме акча түләнгән? Гомумән, факелны ил буенча йөртү хөкүмәткә ничә сумга төшә? Моңа берәү дә җавап бирмәячәк. Аның каравы, кибетләрдә йомырка һәм сөткә бәяләр үсте. Шуның өстенә, пенсия фондында пенсионерларга түләргә акча «бетеп киткән». Бюджет өлкәсендә эшләүчеләр акчасыз яшәргә өйрәнделәр инде. Хәзер менә пенсионерларны хөкүмәт ач торырга өйрәтә. Без бит мүкләк халык, тавыш күтәрмәбез анысына да. Иң мөһиме җитәкчелекнең кәефе кырылмасын, машиналары кимемәсен, чит ил банкларында хисаплары азаймасын, чит илләрдә ешрак ял итсеннәр. Аларга яхшы булса, без ничек тә түзәрбез…

Лилия ЛОКМАНОВА.

 

Комментарии