Татарстанда Әләзәннәр, Галиләр булырмы?

Дөресен генә әйткәндә, Татарстандагы авылларның хәлләре бик үк шәптән түгел. Нәрсә генә дисәк тә, бездә Әләзән, Тукай, Озерки кебекләре юк. Үземә яхшы таныш Кукмара районында гына да авыллар көчкә тын алып яши. 90нчы елларда гөрләп эшләгән «Үрнәк», «Татарстан» колхозлары таралды, зур-зур фермалардан ташландык абзарлар гына торып калды – «Вамин» «тырышлыгы». Бу як халкы эш эзләп күрше Киров өлкәсенә бара.

Татарстанда авылларга элек тә җиңел булмады. Кайчан чынлап торып ярдәм күрсәтелде соң? Ашлама бирделәрме, техникамы? Бөтенесе колхозның үз җилкәсендә булды. Юкны бар итеп яшәделәр.

Хәер, 1990нчы елларга кадәр чит өлкәләрдәге татар авылларын зәгыйфьләндерү сәясәте алып барылмадымыни? Нык татар авылларын урысныкы белән кушып, үзәген урыс авылында ясадылар. Җитәкче итеп урыс кешеләрен куйдылар. Татар авыллары бригада дәрәҗәсендә генә калды. Үзәк итәрдәй урыс авылы булмаганда да җитәкче итеп читтән бер урысны китереп утырттылар.

Безнең төбәктә, мәсәлән, 1960нчы елда ике татар авылына ике удмурт, тугыз мари авылын кушып, «Калининский» совхозы ясадылар. Үзәге Яңа Смәилдә булды. Җитәкчелеккә урысларны куйдылар. Янәсе, урысны куймасаң, татар, мари, удмурт арасында низаг чыгарга мөмкин, дип аңлаттылар. Туксанынчы еллардан соң җитәкчелектә гел татарлар, тавыш чыкканы булмады. Малмыж районында хуҗалык җитәкчеләре дә, җирле үзидарә башлыклары да 90 процент татарлар. Өстән кушканга түгел, халык үзе шулай сайлый. Киров өлкәсендә халыкка сайлау хокукы бирелгән, анда законнар эшли. Шул сәбәпле, анда хәзер татар авыллары бик тернәкләнде, үзәк ителгән урыс авылларында да татарлар күбәйде.

Татарстандагы авылларны да имин яшәтергә була. Авылда тормыш авыр түгел хәзер, утын эзләп, су ташып мәшәкатьләнәсе юк. Иртән нәрсә ашарбыз дип тә кайгырмыйбыз. Эшлим дигән кешене кысрыкламыйлар. Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов үзе дә авыл егете. Мин аны Балтач районында колхоз рәисе булып эшләгән чагыннан бирле беләм. Яшь кенә иде әле ул чакта. Авыл тормышын аңлап эшли торган кеше.

Әмма ник соң алайса республикада авыллар зәгыйфьләнә. Минемчә, бездә элек-электән килгән татарлык югала. Татарны туган авылы, туган җире белән бәйләп торучы элемтә өзелә. Иң куркынычы шунда – республика җитәкчелеге дә татарның татарлыгын ныгытырга тырышмый. Әле киресенчә. Алыйк шул «Хәтер көне»н генә. Аны үткәрергә юньле урын да бирелми бит. Катнашучылары эзәрлекләнә, кулга алына. Моны Мәскәүдән килеп эшләмиләр, үзебезнекеләр эшли. Ризаэтдин Фәхретдин хәзрәтләре болай дигән: «Бер кавемнең юлбашчысы карга булса, ул аларны үләт базына китерер». Андый хәлгә тарымас өчен, җитәкчелеккә Фәүзия Бәйрәмова кебек милли җанлы кешеләрне күтәрергә кирәк. Шул вакытта гына радио-телевидение татар өчен сөйләр, мәктәпләр чын татар балалары тәрбияләр, халкыбызда татарлык сыйфаты артыр.

Камил ӘХӘТОВ,

Киров өлкәсе, Малмыж районы, Салкын Чишмә авылы

Комментарии