РӘХӘТ БУЛГАНГА ТОРГАН ҖИР, САГЫНДЫРМЫЙ ТУГАН ҖИР…

РӘХӘТ БУЛГАНГА ТОРГАН ҖИР, САГЫНДЫРМЫЙ ТУГАН ҖИР…

Русия төбәкләреннән килеп квота буенча белем алучы студентлар турында шулайрак әйтергә мөмкин. Алар диплом алгач, туган якларына кайтып эшләргә атлыгып тормый. Шул ук вакытта чит төбәкләрдә татар теле белгечләре җитми. Милли кадрлар кытлыгының башка сәбәпләре дә бар. Гомумән, мәсьәлә белән кызыксына башлагач – дәүләт программасының нәтиҗәле булмавы ачыкланды. Төбәкләргә ярдәм итәргә тиешле проект – киресенчә, аларга баш баләсе.

ЕЛМАЕП КАРШЫ АЛА

Чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезнең Казанда укырга теләүләре аңлашыла. Азмы-күпме милли мохит, чагыштырмача абруйлы югары уку йортлары. Оренбург өлкәсе кызы Гүзәл Вәлиева да башкаласын нәкъ шул сыйфатлардан чыгып сайлый. Ул казанда хореография буенча укый.

– Казан бик матур, ямьле шәһәр. Кешеләре ачык. Ул минем туган җирем кебек, – ди Гүзәл елмаеп.

Программа буенча укырга керүчеләрне ничек чакыруларын өлкән курс студентлары да хәтерли.

– Ничек әйттеләр әле… Казанда укырга теләгең булса, кил безгә, диделәр, – дип искә төшерде Казан федераль университетының 4нче курс студенты Рушания Мөшәрәпова.

Программа мәгариф министрлыгы һәм Татар конгрессы белән берлектә эшләнә. «Беренче чиратта без аларны бушлай укыту мәсьәләсен куябыз. Түләүлегә аларның һәммәсе бара ала. Әмма безнең максат – тел мохитенә, Казанга тарту», – дип аңлатты Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Ринат Вәлиуллин.

АВЫЛГА КАЙТМЫЙМ, КАЗАНДА КАЛАМ

Максат үтәлгән дисәң дә була. Казанга төбәкләрдән һәм якын чит илләрдән (ерак чит илләрдәге милләттәшләребез Русия ВУЗларына атлыгып тормый) татар студентлары шаукым белән килә. Быел аларның саны 400гә якын булган. Теләүчеләр елдан-ел арта. Тик күпчелегенең укуны тәмамлаганнан соң, кайда эшләячәкләре анык түгел. Һәрхәлдә, туган якларына кайтып хезмәт итәргә бик ашкынып тормыйлар.

– Оренбургта татарлар шактый. Шәһәрдә, йә Каргалыда син алга таба үз милләттәшләреңне биергә өйрәтә аласың? – дим.

– Белмим, нигәдер Казанны сайлыйм. Оренбургта татарларны биетергә өйрәтеп булыр иде дә. Әмма ни өчендер миңа Казан үзенә күбрәк тарта, – ди әле укый башлавына бер ай да булмаган студент Гүзәл Вәлиева.

– Анысын мин дә әлегә белмим, – дип кушылды 4 курс студенты Лилия Мөшәрәпова. Кызлар икесе дә Оренбургтан. – Оренбургта да калыр идем. Чөнки минем анда әти-әни, туганнар. Казанда да каласы килә, монда бит инде минем эшләр башланган?!

Без бу уңайдан Оренбургның төбәк милли-мәдәни мохтәриятенә дә чыктык. «10 ел элек квота белән Казанда укыган студентлар хәзер Оренбургта тел һәм башка гумманитар юнәлештә укыталар. Аларның күбесе бирегә кайтып эшкә керде. Соңгы елларда хәл башкачарак. Бездән киткән студентлар кире безгә кайтмый. Гәрчә аларга монда эш җитәрлек», – дип җавап бирде мохтәрият әгъзасы Эдуард Искәндәрев.

ТӨБӘКЛӘРДӘ КАДРЛАРГА КЫТЛЫК

Чыннан да, Казан милләттәшләребезне колачлап каршы алган вакытта, төбәкләр кадрларга кытлык кичерә.

– Безгә хәзер үк милли кадрлар җитми. Медицина буенча укучыларны диплом алгач ук эшкә урнаштыралар. Милли кадрлар мәсьәләсен дә безгә шул яссылыкта күтәрергә кирәк, – дип ачынып сөйләде Свердлау өлкәсе татар конгрессы рәисе урынбасары Фәвия Сәфиуллина.

– Без моңа кадәр студентларның, укып бетергәннән соң, кайда эшкә урнашканнарын карамадык. Мөгаен, алга таба берәр төрле мониторинг үткәрергә кирәктер, – дип өстәде Татарстанның Свердлау өлкәсендәге даими вәкиле урынбасары Хәйдәр Гыйльфанов.

Бу әле проблеманы күтәрү генә. Төбәкләрнең бүгенге халәтенә ачыктан-ачык карыйк. Мисал өчен, Төмәндә әлеге программа эшли башлаганчы ук 100гә якын татар мәктәбе бар иде. Үзгәртеп кору елларыннан соң җирле милләттәшләребез Төмән дәүләт университеты белән Тобольск педагогика университетында татар бүлеген ачуга иреште. Әмма, Казанга укырга керерлек квота бирүче программа эшли башлагач, тенденция киресенчә үзгәрә. Нәтиҗәдә, бүген Төмәндә татар мәктәпләренең саны ике тапкырга кимегән, ә югары уку йортларындагы татар бүлекләре узган ел үз эшчәнлекләрен туктатты. Әлеге вәзгыять җирле диалектның көчәюенә, ә бу үз чиратында милләтне бүлгәләргә сәбәп тудыра. «Төмәндә күп кенә мәктәпләрдә татар телен укыту бетерелгән. Рус телендә укыйлар. Себер татар диалекты көчәйде. Хәзер әдәби тел белән себер диалектын бәйләү турында, укытуның башка формасын уйларга кирәк», – ди тарихчы Дамир Исхаков.

Шундый ук мисал 170 меңгә якын татар яшәүче күрше Ульянда да күзәтелде. Биредә дә 17 ел элек дәүләт педагогия институтында татар һәм чуваш бүлекләре ачылган иде. Абитуриентлар булмаганлыктан, аларны узган ел япканнар. Чөнки, аны тәмамлап чыгучыларга эш юк. «Татар теле дәресләре бик аз. Төрле түгәрәкләр оештырыла. Әмма моның белән генә уртача хезмәт хакы да тутырып булмый. Алар болай эшли алмый», – ди Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни мохтәрияте рәисе урынбасары Рифкать Әхмәдуллов.

Мәктәпләрдә ана теле дәресләренең саны аз булганлыктан, хезмәт хакы да аз. Шунлыктан, алар башка эшкә күчә. Ә татар теле дәресләрен татар милләтеннән булган башка предмет укытучылары алып бара. Бу аларга аз булса да өстәмә хезмәт хакы, – дип сөйләде безгә Ульян шәһәре мәгариф идарәсенең баш белгече Әлфия Әбетдинова.

ПРОГРАММА ҮЗГӘРЕРГӘ ТИЕШ

Бу төбәкләрдәге чынбарлык. Кайсы гына милли оешмага барма – бүген биредә өлкән буын вәкилләре генә, яшьләр бик аз. Әмма проблема студентларда гына түгел. Махсус программа, чит төбәк студентларын, укып бетергәч, кире үзләренә кайтып эшләргә мәҗбүриләми. Эш нәкъ менә шунда. Шуңа да регионнар алдынгы татар яшьләрен Казанга җибәреп, үзләре ярык тагарак алдында калды.

– Казанда гына урнашкан дигән сүз белән килешмәс идем. Безнең исәпләр буенча, илле процентка илле бара. Үз туган якларына кайталар, шунда эшлиләр. Анда да үз урыннарын яхшы гына табалар. Ә инде Казанда калалар икән, монысы да куркыныч түгел. Чөнки төрле тармакларда үсеш алучы Татарстан өчен дә югары белем алган белгечлекләр кирәк, – дип аңлатты татар конгрессы рәисе урынбасары Ринат Вәлиуллин.

Әмма 50%ка 50 дип әйтү – әлегә коры тел белән әйтелгән сүз. Чынлыкта мәгариф министрлыгында да, татар конгрессында да моны документаль дәлилли алмыйлар. Студентларны беркем санамый. Ике тарафта да моңа кадәр бернинди мониторинг үткәрелмәгән. Әмма төбәкләргә ярдәм итәргә тиешле программа, чыннан да, ярдәм итсен иде.

Тагын башка мәсьәлә дә бар. Татар студентлары тарихи ватаны – Казанга укырга килсәләр дә, татар теле, тарих һәм башка гумманитар юнәлешләргә гел өстенлек бирми.

Шунысы ачык – төбәкләрдәге татар студентларына квота бирүче программаның бүгенге формасы алга таба җитди үзгәрешләр кертүне таләп итә. Диплом алган студент, һичшиксез, берничә ел кире үз төбәгенә кайтып эшләргә тиеш. Мондый пункт программада алга таба кертелер. Бу мөмкинлектән файдаланучылар саны азая калса да, әмма нәтиҗәлерәк эшләячәк, ди төбәкләрдәге милли оешма вәкилләре. Чөнки татар дөньясы бер Татарстан белән генә чикләнми.

Айзат ШӘЙМӘРДӘН.

 

Комментарии