Җиңеләйтәләр

Җиңеләйтәләр

Мари иленең Шилангер химия заводында ясалган эмаль буяу алдым. Банкада буяу яртысы гына. Тышында сыйфаты һәм куллану ысулы язылган, ә күләме язылмаган. Шырпыны да җиңеләйттеләр, ярты каптан аз гына артык була. Кыяр орлыгында (Аэлита, Мәскәү) алты төш иде. Алтыга кадәр санап тормаганнар, җайлы гына итеп0,2 граммдип куйганнар. Аның да берсе буш иде. Элек әйберләрнең бәяләрендә түгәрәк саннар була иде. Ә хәзер 1 сумга булса да халыкка җиңелрәк булсын, дип арзанрак бәягә саталар. Мәсәлән, телевизор 9000 сум түгел, ә 8999 сум тора. Кая гына карама, әйбернең бәясе төшкән, дип язып куела. Бер танышым сөйләде. «Җиһазны 10000 сумга куйган идем, алучы булмады. Иске бәясе 15 000, ә яңасы 11000 дип куйгач, шундук алып бетерделәр». Начар яшибез дип зарланып кара?!

Салих ЗИННӘТОВ

Зәй районы, Аксар авылы.

Комментарии