Безнең буынның яраткан укытучысы

Безнең буынның яраткан укытучысы

Язмамны үз эшенең чын остасы булган, гомерен балалар укытуга, тәрбияләүгә багышлаган бик күп бүләкләр иясе – Саба урта мәктәбендә биология-экология фәнен укыткан Мөхәммәдиева Розалия Әүхәди кызына багышлыйм.

Урамда очрашып үткәндә өлкәннәр дә, бу мөлаем йөзле кыз белән: «Кем икән бу шундый ачык көләч йөзле кыз бала?» – дип уйлый торганнардыр. Ә ул – актив тормыш рәвеше алып баручы, эзләнүчән, һаман да яшь кызлар чалымнары булган, ачык йөзле, район күләмендә генә түгел, хәтта Русия күләмендә дә зур уңышларга ирешеп бик күп бүләкләр алган, мөгаллимлек эшенә чын күңеленнән бирелгән Байлар Сабасы кызы Мөхәммәдиева Розалия Әүхәди кызы.

1957нче елның матур көз аенда Байлар Сабасында бик эшчән, авыр тормыш юллары узып та бирешмәгән Мөхәммәдиев Әүхәди белән Маһитап гаиләсендә унынчы бала булып якты дөньяга аваз сала ул. Гаиләдә малай көтсәләр дә, бик яраталар бу төпчекне, бик кадерләп кенә үстерәләр.

Яшьтән мөгаллимә эшенә гашыйк булып үсә, чөнки әнисенең сеңлесе – атказанган мөгаллимә Маһирә Хан кызы кунак булып килгәндә мөгаллимәләрдә генә була торган матур сөйләм теле белән кечкенә Розалияне бу һөнәргә гашыйк итә. Иптәшләре белән уйнаганда да ул һәрвакыт мөгаллимә булып уйнарга тырыша. Менә шулай итеп укытучы һөнәре аның яшьлек хыялына әйләнә. Мәктәпнең беренче классыннан ук тырышып укый, мәктәп эшләрендә бик актив катнаша башлый. Аңа бу эшләрендә башлангыч белем биргән Сверегина Роза Хәсәновна да бик булыша. Биология, химия, тарих фәннәрен аеруча яратып укый, күп кенә олимпиадаларда катнашып, җиңүләр яулый.

Саба урта мәктәбен 1975нче елда яхшы билгеләренә генә тәмамлагач, Казан дәүләт университетының биология-экология бүлегенә укырга керә. Ләкин әтисенең вафат булуы сәбәпле аңа әнисе янына кайтып (апалары белән шулай килешенәләр,) аңа булышып яшәргә кирәк була. Авылда яшәгәч, хуҗалык алып баруның барлык авырлыгы аның җилкәсенә төшә: урманнан утын алып кайту да, терлек өчен печән әзерләү дә. Ләкин тырыш кыз читтән торып укуын дәвам итә. Саба районы партия комитетында секретарь булып эшкә урнаша. Шулай ук районда оешкан «Ләйсән» агитбригадасы белән колхоз кырларында, клубларда чыгышлар ясый. Агитбригадалар арасында беренче урынны алгач, аларны Вьетнамга юллама белән бүләклиләр. Бөтенсоюз халык иҗаты фестивальләрендә катнашып, өч тапкыр лауреат исемен яулый, дипломант була, медальләр белән бүләкләнә.

1988нче елда – идеология бүлегенә, ә 1991нче елның 1нче августында райкомның оештыру бүлеге инструкторы итеп эшкә билгеләнә, ләкин 19нчы августта илдә ГКЧП булып, власть алмашынгач, райком эшчәнлеге туктатыла. Югары уку йортын кызыл дипломга тәмамлаган Розалия Әүхәдиевна үзе укыган мәктәпкә укытучы булып күчә. Мәктәптә чирек гасыр эшләү дәверендә яшь буынга белем бирүдә зур уңышларга ирешә. Күп еллар «Яшь эколог» түгәрәген җитәкли. Мәктәп алды бакчасында орлыкчылык инспекциясе белән тәҗрибәләр куя, укучылары катнашында Саба районының экологик чиста урманнарын, басуларын тикшереп Мәскәү күргәзмәсендә ВДНХның алтын медаленә лаек була, аңа лауреат исеме бирелә.

Аның авторлык методик эшләнмәләре «Банк идей учителей России», республика методик басмаларында урын ала. 6700 укытучы арасыннан Русиянең 100 иң яхшы класс җитәкчеләре исемлегенә керә, «Хәзерге заман класс җитәкчесе», Бөтенрусия грантлы укытучы, «Иң яхшы биология фәне укытучысы» исеменә лаек була. Мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен яңа коммуникатив информацион технологияләрне кулланып, республика конкурсында «Иң яхшы дистанцион уку әсбабы» әзерләүче булып табыла. Бөтенрусия конкурсында «Иҗади эшләүче укытучы – 2016» дипломына ия була. Розалия Әүхәдиевна КФУның, Татарстан укытучыларының Почёт тактасына, Саба урта мәктәбенең Почёт китабына кертелгән.

Эшләү дәверендә йөзләгән укучы укытып, үзенең өч классын тормыш юлына чыгара. Күп кенә укучылары Татарстан Республикасының юстиция, автотранспорт министрлыкларында эшли, табиблар, мөгаллимнәр, медицина хезмәткәрләре, урман һәм башка бик күп тармакларда үзләрен бары тик яхшы яктан гына күрсәтә алдылар, һәрберсе бу тормышта үз урыннарын тапты. «Укучыларымны милли җанлы, төпле белемле, тормышка яраклы чын кешеләр итеп тәрбияләргә тырыштым. Алар тирәнтен фикерли, иҗади сәләткә ия шәхесләр булып формалаштылар», – ди ул үзе. Гомере буе кайда гына эшләсә дә, үз эшен белеп, тирәнтен яратып башкарган хезмәт ветеранының эш стажы 47 ел. Лаеклы ялга чыккач та ул өйдә кул кушырып утырмый, мәктәп музеена яңа сулыш өрә. Музей каршында эшләп килгән «Хәтер», «Туган якны өйрәнү» түгәрәге каршындагы хезмәтләре «Династии России» конкурсында 3нче урын, экология буенча 1нче урынны яулый. 2017нче елда Бөтендөнья хатын-кызларының «Ак калфак» конгрессында катнаша. Саба гимназиясендә балаларга 2012нче елдан, ә өлкәннәргә биш ел буе гарәп графикасын өйрәтә.

Розалия Әүхәди кызының эшен, тырышлыгын бик югары бәялиләр. Ул 2007нче елда Республика Мәгариф һәм Фән министрлыгының «Мәгариф өлкәсендә уңышлары өчен» медале, 2013нче елда Русия Федерациясе Мәгариф һәм Фән министрлыгының укыту өлкәсендәге уңышлары өчен Мактау грамотасы, 2010нчы елда Саба муниципаль идарәсе Башлыгының Мактау хаты белән, 1999нчы елда «Лауреат ВВЦ» исеме һәм шул исем астында ВДНХның Алтын медале белән бүләкләнә. Аңа тапшырылган Рәхмәт хатлары, Грамота, бүләкләр бу гына түгел, санап чыгу бик күп урынны алыр иде. Сигез ел буе Саба районының «Белем» җәмгыятен җитәкли ул.

Розалия Әүхәдиевна табигатьтән рухи көч алып иҗат итә. Салкын кышны да, алтын көзне дә бик ярата. Республика гәҗитләре битләрендә язмалары даими чыгып тора. Телевизион конкурсларда катнаша, «Болгар», «Күңел», «Дулкыннар» радио-бәйгеләрендә җиңүләр яулый. Җыр, бию сәнгатен ярата, матур чәчәкләр үстерә, татар милли ризыкларын пешерергә оста. Әти-әнисен кадерләп соңгы юлга озатты. Туганнарының, якыннарының бик яраткан кешесе булып тормыш юлын дәвам итә. Без дә, бер буын вәкилләре буларак, аның уңышлары белән бик горурланабыз.

Муса АБДУЛЛИН,

Саба районы, Байлар Сабасы

Комментарии