Ашыгыч ярдәм ашыкмый

Ашыгыч ярдәм ашыкмый

Шушы арада гына бер танышыма ашыгыч ярдәм чакырырга туры килгән. Шунда җәмгыятебезнең дөрес корылмаган закончалыкларын күреп, күңелен әрнү биләгән аның.

Якын кешесен соңгы юлга озатырга зиратка барганнар. Кинәт бер хатынның хәле начарланган – йөрәк чире белән күптәннән интегә икән үзе. Таралышырга җыенган кешеләр бу хәлне күреп, тиз арада ашыгыч ярдәм чакырган. Тик ашыгыч ярдәм генә ашыкмаган: адрес, фамилия сораганнан соң: «Авыл фельдшеры шалтыратып дәлилләсен, шунсыз юлга чыкмыйбыз», – дигәннәр. Йөзләгән баланың кулына каләм тотып язарга, хәреф танырга өйрәткән бу ханым, шул мизгелдә, салкын карга сыгылып төшкән хәлдә, илебезнең бер кирәксез кешесенә әйләнгән дә куйган. «Беребездә дә фельдшерның телефон номеры юк», – ди танышым. Шундый очракта нишләп була? Аның телефон номерын табарга, аңа хәбәр итәргә, шалтыратканын көтәргә… шуннан соң гына ашыгыч ярдәм ашыга башлый. Бу ни хәл? Кеше гомерен минутлар түгел, секундлар хәл итә бит. Зиратлар авыл читендә була, беренче ярдәм күрсәтер өчен авыл фельдшерына да анда машина белән барып җитәргә кирәк. Аннан соң, ул һәрвакыт эш урынында – медпунктта булмый! Әллә ул чакыру буенча башка авыруга киткәндер?! Эзләп кара авыл буенча?! Күп кенә кечкенә авылларда фельдшер чит авылдан килеп эшли. Ярый ла, авырулар, фельдшерлары авылда чакта, эш вакытына туры китереп кенә авырый белсә.

Бу очракта бар да уңайлы булган: «авыру белеп кенә авырган», фельдшер да авылда, эш урынында булган. Ашыгыч ярдәме дә соңга калмаган. Чөнки авыру ханым, «сабыр гына авырып», эшләүче кешеләргә уңайлыклар тудырган. Газраил дә, ашыгыч ярдәм төсле, тегесен-монысын дәлилләп соңга калган булса кирәк. Анысы, бәхеткә, ашыкмаган!

Дәүләт тарафыннан авылларда фельдшерлар булдыру, аларны торак белән тәэмин итү кебек программалар бар-барын. Безнең илдә законнар үтәлеше генә гел бер яклы. Һәм әлбәттә халык файдасына түгел. Кайда, кемдә хаксызлык? Фельдшер дәлилләмичә ашыкмаган ашыгыч ярдәмдәме? Әллә вакытлы-вакытсыз, «урынсыз» җирдә авырган кешедәме? Әллә соң, киләчәге, эше, мәктәбе бетерелгән авылларда төпләнеп, яшәргә теләмәгән яшь белгечләр гаеплеме?

Айгөл ГАЛЛӘМОВА.

Комментарии