Үзебез нинди үрнәк күрсәтәбез?

Сезгә үземнең ачлы-туклы булган, шуңа да карамастан, төрле-төрле уен мизгелләреннән торган шатлыклы, физик хәрәкәтләргә бай, үсүче яшь организмны чыныктырган, дуслык җепләрен ныгыткан, күмәкләшеп уйнау ләззәтен биргән чорны тасвирлыйсым килде.

Моңа мине хәзерге балаларның гаджетларыннан аерыласы килмәүләрен күрү, шуңа эч пошу этәрде. Гомумән, олысында да, кечесендә дә телефон чире өстенлек итә. Балалар уенга омтылмыйлар, теләкләре дә юк. Ә бит аз хәрәкәтләнү – гиподинамия дигән нәрсә яшь буынның физик яктан ныгып үсүенә аяк чала. Бер фикер укыдым: бертуктаусыз диярлек телефон тотып утыру, берөзлексез әзер мәгълүматны алу яшьләр өчен зыянлы. Ул баш миенең үсешен тоткарлый, баш миендә үзгәрешләр китереп чыгаруы ихтимал, баш миенең камилләшүе кими, диелгән.

Без үскәндә елның һәр фасылына хас уеннар күп иде. Яздан башлыйм әле. Кар эреп, сулар ага башлагач, күтәртмәле чабаталар киеп чыгып, урам уртасында буа ясый идек. Шул суда үзебез кәгазьдән ясаган уенчыклар йөздерә идек. Шаярып, төрткәләп суга кертүләр, егарга тырышулар, кемне булса да юешләндерергә тырышулар, чырылдап көлешүләр була иде. Үпкәләшүләр дә булгандыр, анысын хәтерләмим. Ярыйсы ук чыланганнарны көлә-көлә өйләренә озатканда «булдырганлык» хисе тоя идек. Аңа карап, әни-әбиләрнең безне ачуланырга чыкканнары булмады.

Калкурак урыннарда җир чыгып бераз кипшенүгә, сызык сызып, сикерешеп уйныйбыз. Әйлән-бәйлән дә туйдырмый иде. Җәйләрен беренче урында – су коену. Аның өчен шарты да бар иде шул. Авылыбыз яныннан инеш ага. Гомумән, безнең тирәләрдә инеш-елгаларсыз авыл юк иде. Язга чыгып, җир кибүгә ул елгалар буылып куела иде. Әле кайбер авылларда икешәр буа була. Буа суыннан тегермәннәр эшли иде. Буылмаган вакытта инеш суының тирәнлеге тезгә дә җитми диярлек. Ә буа буылгач, су күтәрелә. Суның тирәнлеге төрле урында төрлечә була. Ярыйсы гына тирән урыннары да бар. Без артык тирән җиренә бармыйбыз, әниләр дә анда җибәрми. Сөзәгрәк урынлы ярда, судагыларны күзәтеп, әле беребез кереп, икенчебез чыгып дигәндәй, су чәчрәтеп коена идек. Әле бит үзенчә ярыш бара: кем ничә тапкыр суга керә. Ярга чыгып җылына идек тә, тагын суга чумабыз. Ничә кергәнне санап барабыз. Унар тапкыр, аннан да күбрәк була иде. Ашавыбыз да чамалы гына ул чорларда. Малае-кызы бергә идек. Малайлар шаяртып, безне оялткан булып, төрле күнегүләр ясыйлар. Без, чыркылдап көлгән булып, битләребезне каплыйбыз. Беркатлы, самими чаклар диген!

Хәзер буа бууның хаҗәте калмагач, елга үзәннәрен куаклар басты, инеш суын күреп тә булмый. Нәтиҗәсе – балалар су коенуны белми.

Яр буендагы яшелчә бакчасы чыгырлар ярдәмендә шул буадан сугарыла иде. Буа алларында балык үрчетүчеләр дә бар иде.

Аннары кичке якларда туп бәреп уйнаулар истә. Малае-кызы бергәләп, капкалар билгеләп, футбол уйный идек. Кызганыч, хәзер балалар мондый хәрәкәтле уеннар уйнамыйлар инде. Күбесенчә телефондагы уеннар белән мавыгалар.

Көз көннәрендә, коры вакытта качышлы уйныйбыз. Бәрәңгегә җеп бәйләп, җебен тартып, урам як тәрәзәләрне шакып, авыл кешеләрен аптырата идек. Бу шаяртулар беркемнең дә ачуын чыгармый, шаянлык дип кенә кабул ителә иде.

Кыш көне инде кем нәрсәне яраклы дип таба – шуңа утырып тау шуабыз. Карда аунап, туңуны да сизмичә, өс киемнәребез бозланып катканчы уйнаулар самими балачакның иң күңелле мизгелләре булып саклана. Өйгә кергәч, ачыккан булсак та, йокыга талган чаклар истә. Гиподинамия дигән нәрсәнең әсәре дә булмаган, шуңа балаларда симерү, юанаюның эзе дә юк иде.

Соңгы елларда балалар арасында симерү очраклары артты. Моны балаларның югары калорияле ризыклар ашап, аз хәрәкәтләнүләреннән күрәләр. Һәм ул чынлап та шулай. Тиешле ашаудан тыш, кулларында акча булу сәбәпле, балалар буфеттан тәмлерәкне, баллыракны ала. Ә хәрәкәт итү җитәрлек түгел артык калорияләрне исраф итәргә. Шулай итеп, бала организмында артык калорияләр симерүгә китерә.

Соңгы араларда балалар арасында шикәр авыруы бик арткан. Гомумән, артык ашау бик начар. Безнең әби-бабайлар өстәл артыннан бик туймыйча китүне хуплаган. Әле ул заманнарда хәрәкәт җитәрлек булса да.

Әллә ни исегез китәр димим, алай да языйм әле. Әти-әниләр, әби-бабайлар, апа-абыйлар, тырышып карыйк әле үзебезнең мисалда – балалар иртә-кич ашаганда телефон белән утырмасыннар. Бик тирәнгә китте бит бу хәл. Китап, газета-журналлар укуга омтылыш юк бит балаларда. Газета-журналларга язылып та, килгәнен укып карамыйлар. Әти-әнисе дә бизә укудан, шулай булгач, балалар ничек кызыксынсын да, телефоннарыннан ничек аерылсын?

Кәүсәрия МОСТАФИНА,

Балык Бистәсе районы

Комментарии