Чынга ашмый калган хыяллар

Җир йөзендәге һәрбер адәм баласының күңел түрендә генә йөрткән яки кечкенәдән чынга ашмый калган хыяллары булмый калмыйдыр. Кайберләренә теләк җитенкерәп бетми, кайберләренә матди ярдәм, ә кайсылары тормыш мәшәкатьләренә күмелеп кала бирә...

Минем үземдә дә андый хыяллар берничә булды. Шуларның берсе – гармунчы булу хыялым иде. Шушы яшемә җитеп, гармунда өздереп уйнаучыларга кызыгып яшәдем мин. Мәктәптә укыган елларда күршебез Илдар абыйның баянын сорап алып чыгып, үзлегемнән бераз төрле көйләр чыгарырга өйрәндем. Мактанып әйтүем түгел, музыкаль сәләтем кечкенәдән әйбәт булды минем. Ул чакны иң шәп уйнарга өйрәнгән көем – «Мәдинәм-гөлкәем» булгандыр, мөгаен! Әлеге хыялым педагогика көллиятенә укырга кергәч тә дәвам итте әле. Чөнки безгә – булачак башлангыч сыйныф укытучыларына бер музыка коралында уйнарга өйрәнү мәҗбүри иде. Шуның өчен мин шатлана-шатлана баян сыйныфын сайладым. Энҗе Флүновна исемле бик тә сабыр, бик тә талантлы укытучы безгә ноталар өйрәтте. Ләкин минем шул музыкаль сәләтем монда да «аяк чала» бирде. Укытучы язып биргән ноталарга карамый гына, бер кат ишеткән көйне икенче дәрескә үземчә уйныйм да бирәм! Укытучы, әлбәттә, сизә моны, сизми түгел... Ләкин, минем шул рәвешле тырышканны күреп, ул барыбер, мактый-мактый, яхшы билгеләрен куя иде. Гармунчы буласы килү теләге, күрәсең, кыска гомерле булды, мин бу баянда уйнарга өйрәнүне тора-бара никтер ташладым һәм бүген дә үземне шуның өчен орышып туя алмыйм. Мәшһүр баянчыбыз Флера Хөрмәтованың, йә булмаса, башка хатын-кыз баянчыларның өздереп-өздереп, бармаклары белән гармун телләрен биеткәннәрен күрәм дә, йөрәк кысылып куя. «Эх, минәйтәм, менә шушылай итеп кешеләрне шаккаттыра-шаккаттыра уйныйсы, биетәсе, җырлатасы иде ул...»

Шул чынга ашмый калган хыялымны чынга ашыру максатыннандыр, мөгаен, улым Радикны да 6 яшеннән баян сыйныфына укырга бирдем. 8 ел белем алып, шактый оста уйнарга өйрәнде ул. Укытучысы мактап туялмый иде. Аңарда да нәкъ минеке төсле сәләт. Әлеге дә баягы, вакыт җитмәүне сылтау итеп, улым да хәзер баянын сирәгрәк кулга ала.

Икенче чынга ашмый калган хыялым – табибә булу иде. Укуны тәмамлап, «нинди профессия сайларга?» дип алга куелган сорауны, үзем дә сизмәстән, 180 градуска үзгәрттем дә куйдым. Монда, әлбәттә, әнинең дә бераз йогынтысы булгандыр. «Син бит, кызым, каннан куркасың, уку дәверендә үлгән кешене дә ярырга өйрәтәчәкләр», – дип, ул да минем хыялларымны үзгәртергә мәҗбүр итте бугай. Югыйсә, мин каннан курка торган кешеме инде? Кечкенәдән «Әниемне дәвалыйм, әниемне үлемсез итәм!» дип хыялланган бала... Кем белә, бәлки миннән менә дигән табибә дә чыгып куйган булыр иде әле!

Тагын бер чынга ашмый калган хыялым бар, анысы инде боларына караганда да көчлерәк. Минем бик тә – бик тә армиядә хезмәт итәсем килде. Әйе, әйе, нәкъ тә менә армиядә! Бөтен шартын китереп, тиешле йөкләмәләрен төгәл үтәп, чып-чын солдатларча хезмәт итәсем килде. Бәлки бу теләгемне тиешле урынга җиткергән булсам, минем үтенечемә колак салмый да калмаслар иде. Тик, шулай да, авыл балаларына гына хас тыйнаклык, «кеше ни уйлар?» дигән нәрсә бу очракта да чабудан тотып калган, күрәсең...

«Хыялсыз кеше – канатсыз кош» диләр безнең халыкта. Бәлки, шушы чынга ашмый калган хыяллар безне кайбер күңелсезлекләрдән дә саклап калгандыр, кем белә... Бу дөньяда бер нәрсә дә юктан гына килеп чыкмаган. Димәк, ирешелгәннәренә шөкер итеп яшәү дә үзенә күрә олы бер дәрәҗәгә ишарәдер, мөгаен!

Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА,

 Азнакай шәһәре

Комментарии