Чынбарлык

Башлангыч сыйныфта белем алган елларда мәктәбебезгә өч укытучы килде. Алар ВУЗны яңа тәмамлаган булган. Бөтен дөньяларын онытып укыту белән генә чикләнмәделәр, милли гореф-гадәтләребезне дә безгә яхшылап сеңдерергә тырыштылар. Алар фатирларына йокларга гына кайталар иде бугай.

Ясминур исемле укытучы апабыз күңелле бәйгеләр, төрле конкурслар да оештыра иде. Сәяси яктан да күзләребезне ачарга булышты. Бер кышны өлкән яшьтәге укытучы килгәч, аны уку-укыту бүлеге мөдире итеп билгеләделәр. Яңа укытучыбыз Шәмсетдин ага Мәрдәнов безне «өф-өф»ләр белән генә тәрбияләмәде. Ана телебезгә карата игътибарлы, таләпчән, тәвәккәл булырга өйрәтте ул безне. Шәмсетдин ага татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, үз фәне өчен җанын да бирергә әзер шикелле тоелды безгә. Бер дәрестә ул: «Ярлыкагыл үзем һәм әткәм-әнкәмне ...» дип язды да, «Күп нокталар урынына нинди сүз языйм?» – дип сорады. Без аптырап калдык, уйландык. Ул арада кыңгырау тавышы яңгырады. Нинди сүз булырга тиешлеген ачыклап өлгерә алмадык. Ә Тәнзилә исемле чая кызыбыз өенә кайтып, әти-әнисеннән белешергә дә өлгергән. Бу без эзләп таба алмаган сүз «Ходам» дигән сүз булып чыкты. Октябрь революциясенә кадәр туган кешеләр олпат шагыйребезнең бу шигырен белгән булып чыга инде. Ләкин безгә «Туган тел» шигыре койрыгы киселгән хәлдә укытылды.

«Надо, чтобы в любом конце, в любой точке страны представитель любой национальности чувствовал себя как дома». Шушы җөмләне кем әйткәнен беләсезме һәм андагы фикер тулысынча үтәләме? Әйткәнен дә, язганын да тормышка ашыру мәслихәт. Тегендәгеләр, аларга ияргән биредәгеләрдә дә «аткан сүз – әйткән ук» мәгънәсендә генә калмасын. «Әйткән сүз – аткан ук» булып, үз урынына эләксен. Чынбарлык – кем өчен чинарлык, кем өчен чин алу...

Нәкыйп ГАБДЕЛБӘР,

Казан шәһәре

Комментарии