Балачакка кайтыр идем

Балачакка кайтыр идем

«Яшьлегемә кайтыр идем, әгәр кайта торган юл булса», – дип җырлыйлар. Ә мин аны, балачагыма кайтыр идем, дип җырлар идем.

Татарстанның 100 еллыгын бәйрәм иттек. Шул уңайдан бик күп котлаулар кабул иттек. Минем туган авылыма да 100 ел булды. Ул Югары Ослан районының иң ерак авылларыннан санала. Авылымның исеме – Йолдыз. Ләкин чынлыкта ул юк инде, анда хәзер бары бер генә гаилә яши. Үзе югыйсә бик матур урында урнашкан. Өч ягыннан урман уратып алган, бер ягы кырга карый. Элек бу җирләрне бер алпавыт биләгән. 1920нче елларда бу урынга элек Тәмте районына кергән, хәзер Кама Тамагы районына караган Иске Казиле һәм якын-тирә авыллардан яшь гаиләләр күченеп утырган. 60 йорт төзелеп, бер урам хасил булган. Бакча башларыннан аккан елганы бездә «Буразна» дип йөртәләр иде. Авылда ике су тегермәне бар иде, шул кечкенә генә елга ике тегермәнне дә әйләндерде. Безнең тегермәнгә Апас, Кама Тамагы районы авылларыннан да он тарттырырга киләләр иде. Чөнки аларда җил тегермәннәре, ул исә җил булганда гына әйләнә. Авылның һәр йортында яшьләр, һәрберсендә бишәр-җидешәр бала. Безнең әти дә, өйләнеп, Көрәледән күчеп килгән. Алар әни белән ун бала алып кайтканнар. Ләкин беренче өч малайлары бәби чакта ук үлгән. Без җиде бала үстек. Әтиебез бик уңган, гадел, мәрхәмәтле кеше иде. Мал табибы булып эшләде, бик дәрәҗәле кеше булды.

Мин 1928нче елда бишенче бала булып туганмын. 1932нче елда колхозлар төзелә башлады. Безнең авылда һәрбер хуҗалыктан атларын, хуҗалык өчен кирәк-яракларын җыеп, «Алга» колхозы оештырдылар. Колхоз рәисе итеп Дәүләтша абыйны сайладылар. Колхозның исемен аклады ул.

Без башта авыл уртасындагы башлангыч мәктәпне тәмамлап, бишенче класска авылыбыздан җиде чакрымдагы иске Барыш мәктәбенә барып укырга тиеш идек. Ләкин анда укыр өчен бөтен кешенең дә мөмкинчелеге булмады. 1939нчы елны бер иптәш кыз белән барып, бишенчедә укый башладык. Класста унҗиде бала идек. Ике ел матур гына укып йөргәндә сугыш башланды. Әле дә хәтеремдә, 23нче июнь көнне авылга хәрби вәкил килеп, 50 яшенә җитмәгән ирләрне сугышка озаттык. Безнең әти китмәде, чөнки аңа башка эш йөкләнгән иде. Ул 30 кешедән торган бригада туплап, Апас ягына окоп казырга китте. Авылда сугышка яраклы булып та, сугышырга яраксыз дүрт ир-ат калды. Алар гаиләсе өчен дә, авыл халкы өчен дә кайгыртучы кеше булмады. Авылга хуҗа булып яшәделәр. Колхозда печән җыелмаган, иген җыелмаган. Игеннәрне көндез кырдан җыеп, төнлә белән ындыр табагында суктыралар иде.

Мин 1941нче елның сентябрендә җиденче класста укый башладым. Әтиләр Апастан октябрьдә кайттылар. Әти кайтып биш кенә көн өйдә торды да, алтынчы көнне сугышка китте. Әни җиде бала белән калды. Әти Суслонгерга эләгеп, анда 3 ай булган. Хатларында, бик авыр, дип яза иде. 1923нче елгы апа бер кешегә ияреп барып, әтигә ашарга илтеп кайтты. Әти 3 айдан соң Ленинград сугышына эләгеп, шунда һәлак булды. Без җиде бала ятим калдык. Мин әти киткәч тә укуны туктаттым. Бер яшьлек иң кечкенә энебез авырды, әни эшкә йөри алмады. Мин 13 яшемдә әни өчен кырга эшкә чыктым. Ничек кенә карасак та, ул энебез үлде.

1941нче елда колхозчылар бер кило да ашлык алмады. Хөкүмәткә бирелгән бурычларны үтәдек. Авылдагы халыкның яртысы ач булды. Мин авылда калган теге хуҗаларның исемнәрен язмыйм. Аларның икесе сугыш беткәндә үз сарайларында асылынып үлде. Ә икесе сугыш бетәр алдыннан начар авырудан дөнья куйды. Оныклары исән әле, алар бабалары өчен җавап бирми. Сугыш беткәндә берсенең кызы әйтте: «Без бер кычыткан яфрагы да ашамадык», – диде. 1942нче елны да колхозчыларга иген бирмәделәр. Халык черек бәрәңге белән җан асрады. Ул елны кыш бик суык булды. Хуҗалыктагы бөтен булган бәрәңгеләр өшеде. Утыртырга бәрәңге калмады. Без әтинең бер дә киелмәгән кышкы пальтосын үзебездән сигез чакрымдагы Кыртапа авылына барып, чәчүлек бәрәңгегә алыштырып кайттык. Һәр бәрәңгедән берәр күз кисеп утырттык. Бакчаны көрәк белән казыдык, ә утыртканда үзебезнең сыерны җиктек. Ул яз безгә бик авыр булды. Булган бөтен үләннәрне ашап бетердек. Аннары җиләкләр өлгерде. Безне урман яшәтте. 1944нче елны да шулай яшәдек. Сыер асрадык, аның янына ике-өч сарык була иде. Аларны ашатыр өчен «уфалла» ярдәм итте. Безнең төп ризыгыбыз бәрәңге булды. Авылыбыз районнан утыз чакрым ерак булгач, район түрәләре безне кайгыртмады. Ул елларны авылда бик күп яшь балалар үлде.

1945нче елның маенда сугыш беткән дигән хәбәр дә безне шатландырмады. Чөнки сугышка киткәннәр кайтмады. Бары тик өч кеше, алары да яраланып кайтты. Кайбер гаиләләрдән аталы-уллы үлеп калучылар булды.

1945нче елның сентябрендә мин кабат шул ук Иске Барыш мәктәбенә укырга киттем. Шул ук укытучылар каршы алды. Тик укучылар гына миннән дүрт-биш яшькә кечкенә иде. 1946нчы елны мәктәпне тәмамлап, колхозның чын әгъзасы булып, эшкә кердем. Ирләр белән печән чаптым, хатыннар белән урак урдым. 1943нче елда бездә 1929-1930нчы елгы балалар 14 яшеннән колхозда эшләде. Дүртенчене тәмамлагач, башкача укый алмадылар.

Мәктәпне тәмамлаган елны колхоз эшләрен бераз бетергәч, әни миңа Казанга китәргә киңәш итте. Мин мәктәптә бик яхшы укыдым. Икенче көнне үк идарәдән кирәкле белешмәләрне алып, 30 чакрымдагы Тәмтегә паспорт алырга киттем. Ул елларда паспортны бары тик укырга китәсе кешеләргә генә бирәләр иде. Икенче көнне үк китәсең, дип, бик кисәтеп кенә бирделәр паспортны. Казанга су юлы белән йөри идек.

Икенче көнне әни мине авыл башына кадәр озатып куйды. «Анда баргач, заводка, төзелешкә эшкә керә күрмә, техникумга керә алмасаң, ФЗОга кер. Әтиегез сугышка чыгып киткәндә васыять итеп әйтте, әгәр минем белән бер хәл булса, балаларны укытырга кара, диде», – дип кисәтеп калды.

Казанда әтинең зур апасы яши иде. Мин шуларга барып кердем. Ул миңа юлны өйрәтеп, кая барасын әйтеп җибәрде. Хәзер Камал театры урнашкан урында бөтен шәһәрне ут белән тәэмин итүче электростанция эшли иде. Шуның капкасына белдерү язып элгәннәр: «Казанда беренче мәртәбә педучилище ачыла. Татар һәм рус бүлекләренә укучылар җыялар». Ул училище Казанның Комсомол урамындагы 4 катлы 12нче мәктәп бинасында урнашкан иде. 1, 3, 4нче катларында малайлар укый, 2нче катта – педучилище. Ул вакытта кызлар-малайлар аерым укыйлар иде.

Укулар инде башланган, мин сынауларны аерым биреп кердем. Рус теленнән имтиханны уртача гына бирә алдым, шуңа күрә стипендияне бары икенче курстан соң гына ала башладым. Безне бик дәрәҗәле укытучылар укытты. Татар теленнән Хаҗиев Вәли абый, татар теленнән Саттарова Хаҗәр апа, педагогикадан Баязитова Разия, җырдан Сара Садыйкова, музыкадан Мөхтәр Әхмәдиевлар белем бирде.

Укуны тәмамлагач, безне юллама белән район һәм авыл мәктәпләренә җибәрделәр. Мин Саба районына билгеләндем. Кызыл Мишә авылында ике ел башлангыч классларга белем бирдем. Ике елдан соң Тимершыкка татар теле укытучысы итеп билгеләделәр. Читтән торып институтка укырга кердем. Җәйге ялымда туган авылыма кайта идем. Әти үлгәндә өч яшендә калган сеңлем дә дүртенче сыйныфны бик яхшы билгеләренә тәмамлаган иде. Әни: «Үзең белән алып китмәсәң, бу бала надан кала, ул көненә ундүрт чакрым йөри алмый, аяклары авырта», – дигәч, сеңлемне дә үзем белән Сабага алып киттем. Тимершыкта өч ел татар телен укыттым, сеңлем җиденче классны тәмамлады.

Берзаман мәктәптә балалар азайды, чөнки сугыш чорында балалар тумады. Мин Казанга китеп, Идел буе районының 51нче катнаш мәктәбенә урнаштым, дүрт ел пионервожатый булып эшләдем. Казанда татар мәктәпләре ябыла башлаган иде инде. 1962нче елны Совет районындагы 5нче ярдәмче мәктәпкә ана теле укытырга кердем. 1970нче елда инде татар сыйныфлары булмады, рус классларына гына кабул иттеләр. Шуннан соң 12 ел тәрбияче булып эшләдем. 1983нче елны 40 еллык стажым белән 55 яшемдә лаеклы ялга киттем. Сабада колач җәеп эшләгәч, Казанда үз эшемнән канәгать булмадым, чөнки без татарлар монда кешенең кешесе идек.

Татарстан Президенты каршында татар телен саклау һәм үстерү буенча комиссия төзелде. Шуннан соң бер иптәш үзенең мәкаләсендә: «Татар теле беткәндә сез кайда идегез?» – дип язган иде. Ул вакытта алар яшьләр иде бит әле. СССР вакытында, 80нче елларда татар мәктәпләре ябыла башлады. Татар теле укытучылары эшсез калды. Ул вакытта һәр районда өч райком секретаре, бөек галимнәр, язучылар кайда иделәр? Алар үз балаларын рус мәктәпләренә бирде. Татарча укучы калмаса, үзләренең китаплары да китапханәдә тузан җыеп ятар дип уйламаганнармы?

МӨНӘВӘРӘ апагыз,

Казан шәһәре

Комментарии