Ачык хат

Ачык хат

Татарстан Президенты Р. Н. Миңнехановка

2016нчы елның 28нче апрелендә Татарстан Фәннәр Академиясендә «Казанның милли-мәдәни кыяфәте» исемле түгәрәк өстәл оештырылды. Анда галимнәр (төп чыгыш ясаучы профессор Н. Халитов), архитекторлар, иҗтимагый оешмалар, Казанның баш дизайнеры Ж. Белицкая катнашты. Татар җәмәгатьчелеге Татарстан башкаласына татар тарихын кайтару буенча тәкъдимнәр белән чыкты:

1.«4 җайдак» исемле проектны гамәлгә ашыру буенча эшне башларга. Бу проект буенча Казанга керә торган юлларда (көнчыгыштан, көнбатыштан, көньяктан һәм төньяктан) татар ханнарының һәм каһарманнарының атлы һәйкәлләрен кую тәкъдим ителә. Мәсъәлән, көньякта (Болгар юлында) болгар ханы Алмышның атлы һәйкәлен куярга.

2. Казан Кирмәне янында Казан ханлыгына нигез салучы Олуг Мөхәммәткә атлы һәйкәл куярга (Скульптор Р. Габбасов, Р. Вахитов).

Әмма 15нче ноябрьдә Казан башкарма комитеты Кирмән янында, йә Фәннәр Академиясе янында Финляндия скульпторы Р. Сайфулинның «Ат- ил» (Конь-страна) исемле җиздән эшләнгән композициясен кую турында игълан итте. Бу сәер, атка охшамаган җанварны ничек борынгы Кирмән янына куеп була?! Тарихи урында бу шикле сынны кую бернинди мантыйкка сыймый дип, бәялибез. Бу гамәл уйламыйча, халык белән киңәшмичә эшләнгән. Сөекле Казаныбызда – Татарстан башкаласында, бөтендөнья татарларының мәркәзендә бу шикле җанварга урын юк! Казан Кирмәне (Кремль) янында Олуг Мөхәммәткә һәйкәл кую мәсъәләсен Татарстан Рәссамнәр берлеге, татар җәмәгатьчелеге өч ел элек күтәргән иде. Бу һәйкәлнең проекты әзер (Фотоны карагыз. Скульптор Р. Габбасов, Р. Вахитов). Әмма Казан башкарма комитеты бу мәсъәләгә битараф. Хурлык бу, оят, татар тарихын мыскыл итү: башкалабыз Казанда борынгы татар тарихына багышланган бер һәйкәл дә юк!

Шуңа күрә Сездән, безнең Президенттан, «гражданнарның хокукларының һәм ирекләренең ышанычлысыннан», ярдәм сорыйбыз:

  1. «Ат-ил»( Конь-страна) сынын кую турында Казан башкарма комитетының карарын гамәлдән чыгарырга.
  2. Казан Кирмәне янына Казан ханлыгына нигез салучы Олуг Мөхәммәткә атлы һәйкәл куярга (Скульптор Р. Габбасов, Р. Вахитов).

В.П. Аршинов

Русия Рәссамнәре берлегенең Татарстан бүлеге рәисе, Татарстан халык рәссаме, Г. Тукай ис. Дәүләт бүләге лауреаты

Ф.Р. Валиуллин,

Русия Рәссамнәр берлегенең Татарстан бүлеге идарәсе әгъзасы, Татарстанның атказанган рәссаме, Г. Тукай ис. Дәүләт бүләге лауреаты

Ф.В. Зәкиев

Бөтентатар иҗтимагый үзәге рәисе

Комментарии