Песи кыйссасы

Песи кыйссасы

Ишек алдында ят песи йөри. Гел дә күренә башлады бу. Күрәм – авырлы. Ашарына бирә башлагач, бездә калды. Бер көн карыйм – сары песием өч бәбиен тавык оясына алып кайтып куйган ич. Песигә аерым тәрбия. Балалары да күзгә күренеп үсәләр, яраттыралар. Аңлашыла, оядан чыгу-йөрүләре тавыклар аяк астында.

Әниләре аудан табыш белән кайтты. Туктап, миңа күрсәтте. Тавыклар янына кермә, мин әйтәм, балаларыңны бу якка алып чык, дим. Татарча аңламады, ахрысы, кереп китте бу балаларын сыйларга. Аллам, тавыклардан котылып буламы, песинең авызыннан тартып алдылар да, 15 тавык ич анда, китте табышны бүлгәләү.

Песиебез урыс арасында, урамдамы үскән, белмим бит, чакырганны аңламый, мин әйткәнне дә ишетми. Менә хәзер ияләнә башлады да бит... Мине тыңламады.

Яраткан песиебез бар безнең. Өй песие. Җамай аның исеме. Менә ул үзенең кадерен белә-ә-ә! Быел яз 7 яшь тулды үзенә. Оныклар килгәч: «Җамайга 7 яшь тулды, гимназиягә укырга бирәм», – дигәч, бабайга ничек карауларын күрсәгез, көлеп үлгән булыр идегез. Җәмәгать, өйләребез дә, бигрәк тә авыл җирлегендә, песиләребез дә булсын, сарайда чебеш-үрдәкләр дә тулып торсын, балалар барын да күреп, ияләнеп үссеннәр. Авылда үскән балаларның песидән курыкканнарын күрү – бу нормаль хәл түгел инде.

Әни песи балалары янына кереп бара, Җамай да иярде моңа. Күрсәгез, тавыклар кабарынып килделәр дә, Җамайны чукый-талый да башладылар. Безнең яраткан песиебез чак качып котылды. Теге песигә берни юк. Үзеңнеке – үзәктә. Бу дедовщина түгел инде. Үзеңнекен аерып алу булды, ахрысы.

Ә дедовщина бар ул, бетмәячәк тә. Кара, чебешләр йомыркадан чыгуга, бер-берсен чукый да башлый. Менә шул. Аксиома бу.

Мәгъдәнур ГАТАУЛЛИН,

Саба районы, Байлар Сабасы

Комментарии