- 16.09.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №37 (17 сентябрь)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Республикабызда сайлау алды ыгы-зыгысы узды. Мәскәү фиркаләренең Татарстандагы вәкилләре безгә акыл өйрәтте, вак-төяк вәгъдәләр бирделәр. Мин ул вәкилләрнең сөйләгән-язганын игътибар белән күзәтеп бардым. Безнең проблемаларны белмиләр, аңламыйлар. Аларга безнең милли проблемалар кагылмый бит.
Безнең халык сәясәттән, ил белән идарә итүдән шул кадәр читләштерелгән ки, хәтта сайлау алды җыелышларында да мәктәп, больница, күпер ремонтлаудан зуррак үтенечләр булмады диярлек. Ә бит әлеге эшләр Дәүләт Советы вазифасына түгел, ә җирле хакимият органнарыныкына керә. Дәүләт Советы ул сәяси, хокукый һәм республика масштабындагы икътисади проблемалар белән шөгыльләнергә тиеш. Әнә шундый проблемаларның бүген гаять кискен торган икесе хакында әйтмәкче булам.
Беренчедән, ул – татар милләтен ассимиляциядән саклап калу. Үтә кызганыч һәм куркыныч: вәкилләре Татарстанда депутатлыкка дәгъва кылучы фиркаләрнең барысы да 309нчы Федераль Законны яклап чыктылар. Милләтне саклап калу Сабан туйларында һәм «Аулак өй» телетапшыруларында хәл ителә алмый. Ул мәктәптә хәл ителергә тиеш. Бүген татар балаларының күпчелеге урыс мәктәпләрендә укый. Алар татар булып үсми инде. Дәүләт Советы алдагы 5 елда татар мәктәбендә укучы балалар санын кимендә 1 процентка булса да арттыруны гамәлгә ашырсын иде.
Икенче проблема: түрәләр дә, депутатлар да, проектларны тормышка ашыру өчен акча җитми, дип зарланалар, әмма аның төп сәбәбен әйтмиләр. Аның төп сәбәбе шул: республикада алынган табышның 80 проценты Мәскәүгә китә. Үзебездә 20 процент кына кала бит. Мәктәп, больница, күпер төзекләндерергә дә акча җитмәгәч, ни пычагыма керемнең шуның кадәр өлешен Мәскәүгә бирәбез без? Мәскәү ул акчаларны спорт уеннарына, чит илләргә ярдәмгә, түрәләргә коточкыч зур суммада хезмәт хакы түләргә сарыф итеп бетерә бит. Әнә «Роснефть» башлыгы Сечинның көнлек хезмәт хакы 4 млн сум ди, бу бит аена 120 млн сум була. Дәүләт Советы кичекмәстән әнә шул коточкыч гаделсезлекне төзәтү эшенә керешсен иде. Демократик илләрдә керемнең үзәк һәм төбәкләр арасындагы бүленеше 50гә 50 бит.
Мәхмүт ХАФИЗ,
сугыш һәм хезмәт ветераны.
Казан шәһәре.
Комментарии