- 16.06.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №24 (13 июнь)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Телебезне саклый алырбызмы, икетеллелек тормышка ашармы? Бу турыда бик күп сүз барды. Тик әллә ни алга китеш юк. Сәбәп нәрсәдә? Күпләр беренче чиратта гаиләне гаепли, аннан мәктәпне, балалар бакчасын, урамны, хөкүмәтне… Мин беркемне дә гаепләргә җыенмыйм. Аның сәбәпләре күп. Бары тик телебезне саклауга нинди киртәләр бар, аны ничек уңай хәл итәргә, шулар турында уй-фикерләрем белән генә уртаклашам.
Беренчесе: татар теленең хөкүмәткә кирәге юк. Баланы мәктәпкә кертү өчен гаризаны әти-әни яза. Ә 9нчы классны яки урта мәктәпне тәмамлагач, училищега яки институтка керү, йә булмаса эшкә урнашу өчен ул татар телендә гариза язса, кабул итүче кыз карап чыга да: «Русчага күчереп яз!» – дип кире суза. Менә шунда инде аның күңелендә «революция» башлана. Ул татар теленең хаҗәте юклыгын аңлый. Ә бит бу гаризаны секретарь кыздан алучы кешесе дә татар.
Икенчесе: егермеләп кеше нәрсәдер турында әңгәмә коралар. Аларның 19ы – татар, берсе генә урыс. Алар, бер урысның татарча белмәвеннән читенсенеп, вата-җимерә урысча сөйләшә. Ә теге урыс кешесе татарча белмәвеннән читенсенми.
Өченчесе: гаиләдә барысы да татарлар һәм татарчаны әйбәт беләләр. Әмма өйдә үзара урысча сөйләшәләр. Бу аеруча шәһәр җирендә күзәтелә.
Татар телен саклауга һәм икетеллелеккә ирешүгә бәйле булган ике очракны искә алыйм әле.
СССР заманы. Без ул вакытта Минзәлә районы составында идек. Минзәлә районы идеология эше өлкәсендә Республикада әйдәп баручы район, ә безнең колхоз – районда. Берсендә идеология эшенә багышланган ачык райком утырышы үткәрделәр. Залда 300ләп кеше, сәхнәдә өстәл артында 9 райком бюросы әгъзасы утыра, шуларның икесе – урыс.
Беренче секретарь идеология эшенең мөһимлеген аңлатып, чыгыш ясаганнан соң, тәҗрибә уртаклашу өчен, беренче булып сүзне миңа бирде. Әйбәт кенә сөйләгән җирдән, теге урыс милләтеннән булган әгъзаларның берсе – авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы булганы, мине сөйләүдән бүлдерде дә: «Синең түшеңдә педагогика институтын тәмамлавың турында ромб бар. Димәк, син югары белемле укытуы, ә русча белмисеңмени? Татарча сөйлисең», – диде. Минем моңа җен ачуым чыкты. Күп уйлап тормадым, тоттым да: «Мин бит Татарстанда яшим, Урысстанда яши башлагач, урысча сөйләрмен», – дидем. Бөтен зал кычкырып көлде. Әле бер ике-өч урында кул да чәбәкләп алдылар. Бераздан залда тынлык урнашты. Кайберәүләр моның өчен миңа шелтә белдерерләр дип тә уйлаганнар. Ә мин җавапны әзерләп куйган идем. Әгәр кисәтү ясасалар: «Мин акчаны укытучы һәм мәктәп директоры булган өчен алам. Ә бу эшләрне җитәкчеләрнең хезмәт хаклары хәләл булсын өчен эшлим», – дип әйтәсе идем.
Райкомның беренче секретаре Хөсәенов Мәгъсүм Шәйхарданович йомшак кына итеп, татарчалап: «Әйдә, Дәүләтшин, сөйләвеңне дәвам ит!» – диде.
Шушы вакыйгадан соң бик күпләр, укытучылар да тәҗрибә уртаклашып ясаган чыгышларын вата-җимерә урысча түгел, ә татарча сөйли башладылар.
Дөрестән дә, тәҗрибә уртаклашыргамы, лекция сөйләргәме, трибуна артына чыгып баскансың икән, залдагы халык сине авызларын ачып тыңларлык булсын.
Бу вакыйга гына проблеманы хәл итмәде, билгеле. Җитәкчеләр барысы да урысча сөйләде, хәтта бер генә урыс та катнашмаган җыелышларда да урысча сөйләнелде. Бөтен документлар да урысча язылды. Ә шулай да татарча сөйләүчене дә бүлдермәделәр.
Икенче очрак. Бусы кызыграк та булды. Узган ел Чаллыга бик иртә барып җиттем. Трамвайның беренче рейска кузгалуы. Билет алу өчен 500 сумлык акча суздым. Кондуктор: «Сдачага акча юк, вак акча бир», – ди. Мин дә: «Вак акчам юк, шушы гына», – дим. Ул урысча сорый, мин татарча җавап кайтарам. Бу хәл ике тапкыр кабатлангач, тегенең ачуы чыгып: «Нәрсә мыгырдыйсың? Урысча белмисеңмени?» – ди. Мин моңа урыс телендә: «Татарча белмисезмени?» – дип җавап кайтардым. Кондуктор, ачуының чигенә җитеп: «Нәрсәгә кирәк миңа синең татар телең?» – димәсенме. Ә мин, берни булмагандай, йомшак кына итеп: «Моннан 3 көн элек кенә Президентыбызның Указы булды, укыдыгызмы?» – дим. Ул да йомшап: «Нинди указ?» – ди. «Халык белән аралашучы барлык хезмәткәрләргә: кондукторларга, сатучыларга, кабул итүчеләргә һәм барлык җитәкчеләргә ике телне дә белү мәҗбүри диелгән», – дидем. Шунда ул, каушап: «Мине эштән алачаклармы?» – ди. «Юк, – мин әйтәм, – алмаслар. Татарча өйрәнү өчен ярты елмы, бер елмы вакыт бирми калмаслар». Шуннан ул: «Безнең подъезддагы күршеләрнең киленнәре татар. Алар русча-татарча сүзлек белән татарча өйрәнде. Бүген эштән кайту белән сүзлекләрен алып чыгам», – диде. Ә чынлыкта да Президентыбызның шундый Указы чыкса?! Ул Указ икетеллелекне бер кизәнүдә хәл итмәсә дә, аңа киң юл ачар иде.
Сугышка кадәр авыл мәктәпләрендә чит тел укыту булмады. Ә сугыш башлангач, немец телен, ягъни дошман телен өйрәнә башладык.
Без бит урыслар белән дус яшибез. Хәтта дошман телен дә өйрәнәбез икән, нигә әле алар дуслар телен өйрәнергә тиеш булмасын?
Зөфәр ДӘҮЛӘТШИН,
Тукай районы, Иске Абдул авылы
Комментарии