- 16.05.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №19 (16 май)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы! 2010 елда энергоуниверситет янындагы метро станциясенең исеме турында Интернетта сайлау оештырганнар иде. Кызганычка каршы, бик сәер булган «Кәҗә бистәсе» исеме җиңеп чыкты. Башкалабыз, халкыбыз өчен әһәмиятле булган мәсьәләне берничә йөз кешенең компьютер төймәсенә басып хәл итүе дөрес булды микән? Тарихчыларны, иҗтимагый оешмаларны чакырып, халык тыңлаулары үткәрергә, җәмәгатьчелек фикерен өйрәнергә кирәк иде. Бөтентатар иҗтимагый үзәге хөрмәтле шәһәр хакимиятенә бу станциягә Сөембикә исемен бирү турындагы тәкъдим белән чыккан иде, ләкин аңа игътибар итмәделәр. Мэрияда эшләүче татар фамилияле кешеләргә ничек оят түгел? Татарстан башкаласында 7 метро станциясе бар, әмма татар тарихына багышланган бер исем дә юк!
Хәзер Интернетта 3 яңа метро станциясенә исем бирү турында бәхәс бара. Хурлыктан үләрсең: тәкъдим ителгән исемнәр арасында бер татар тарихи исеме юк! Шуңа күрә халык тыңлауларын үткәрүне, җәмәгатьчелек фикерен белешүне таләп итәбез.
Бөтентатар иҗтимагый үзәге яңа станцияларне татар тарихының күренекле шәхесләре хөрмәтенә исемләргә һәм тарихи рухта бизәргә тәкъдим итә:
Мәскәү базары янында – «Сөембикә» станциясе.
Воровский урамы янында – «Олуг Мөхәммәт» станциясе.
Соцгородта – «Бәхтияр Канкаев» станциясе.
Хөрмәтле президентыбыз, татар халкы өчен бик әһәмиятле бу мәсьәләгә Сезнең игътибар итүегезне сорыйбыз. Мэриядагы манкорт түрәләр халык фикерен беркайчан да ишетми.
Ул татар фамилияле кешеләр безнең борынгы тарихлы бөек халык икәнен кайчан аңларлар икән?!
Бөтентатар иҗтимагый үзәге президиумы.
14.05.2012

Комментарии