Чыктым аркылы күпер?

Чыктым аркылы күпер?

«Безнең гәҗит»нең 2019нчы елның 10нчы апрель санында (№ 14) Минзәлә шәһәрендә яшәүче Ханиф Гәрәевның «Түбәннән –Тау астына» дип аталган язмасы басылган иде. Бу язмадагы мәсьәлә бер аерым шәһәр, авылга гына кагылмый, ул барлык татар авылларына да кагыла. Язманың бер өлешен укучыларга «барып җитсен» өчен кабатлап языйм әле. «Түбән Төкермән мәктәбендә белем алдым. Ә менә авылымның «чын» исемен 44 яшемдә, ягъни, паспорт алыштыргач кына белдем. Русчасы Подгорный Такермень булгач, турыдан-туры тәрҗемә итеп, татарчасы Тау асты Тәкермән ясап куйганнар. Бездә шулай шул: «олы абзаң» ничек әйтсә, шул була. Күн авылыннан Конь ясаган кебек булды инде. Тукай районындагы (элек Сарман районы иде) Таулы Дөрешне дә Подгорный Дрюш дип язганнар. Эзли башласаң, андыйлар җитәрлектер әле», – дип яза Ханиф Гәрәев. Мин үзем туган авылым Карлының «чын» исеменең Мещеряки икәнен сигез еллык мәктәпне тәмамлагач «аттестат» алганда гына белдем. Бу мәсьәлә миңа да күптән тынгы бирми. Арча районының Корайван-Керхайвань – Курайван авылы атамасы мәсьәләсе бер елны Русия империясе киңлекләрендә яңгырап Мәскәүгә кадәр барып җиткәч, башыма төрле уйлар килде. Ни өчен соң әле гади генә авыл атамасын үзгәртү Татарстан дәүләтендә генә хәл ителә алмый? Гади генә авыл җыенының карары Русия дәүләтендә хәл ителергә тиешле хәл икән. Әллә Татарстан хөкүмәте, аның халкы сайлап куйган Дәүләт Советы депутатлары күршеләр чыгарган карарларны гына берсүзсез хуплап торучылармы? Алайса аларның нигә кирәге бар?

Бу урында 2018нче елның 12нче мартында «Ватаным Татарстан» гәҗитендә басылган «Корайван маҗаралары» язмасыннан өзек китерергә кирәктер. «…Арчага килгән кеше игътибар итәдер: юл өстендә «Эштрә» дигән авылга юл күрсәтүче язу тора. Урысчалатып, «Штырь» дип куйганнар. Ильяс Фәттахов әйтүенчә, заманында ул Иштирәк дигән матур бер авыл булган. Тик менә «Иштирәк», «Эштрә», «Штырь» дигән атамалары нинди мәгънә берләштерүе генә башка барып җитми. Инде килеп, татар хәрефләре булган атамаларны урыс кардәшем укый алмаячагын беләм, ә менә «Наласа»ны «Наласы», «Орнашбаш»ны «Урнашбаш» дип «урысча» язу нигә кирәк булды икән дим мин, әй! Татарстанда урысчалаткач мәгънәсезгә әйләнгән күпме атамалар бар бит әле ул», – дип яза Риман Гыйлемханов.

Рус телендәге язмаларда, татар алфавитындагы берничә хәрефнең кулланылмавы күп очракларда аяныч һәм көлкеле хәлләргә нигез була. Шул ук вакытта Ә; Ү; Җ; Ң; Һ;Ө; хәрефләре, баксаң, барысы да Кирилл һәм Мифодий төзегән алфавитта бар икән бит. Укучылар игътибарына Татарстандагы берничә авыл атамаларын укып, фикерләрен татарның бер әрнеткеч проблемасына игътибарын җәлеп итәргә булдым.

Буа районы:

Вожжи – Башчы авылы.

Энтуган – Янтуган авылы

Быковка – Үгез Куагы авылы

Мещеряки – Карлы авылы

Никольские Сороки – Рус Кырык Садак авылы

Старое Чакуново – Иске Чәке авылы

Кокуй – Какуй авылы.

Язмадан күренгәнчә татар телендәге авыл атамалары авылның үзенчәлеген һәм ни сәбәпле бу атаманың барлыкка килүенә дә ишарәли. Татар телендәге авыл исемнәре татар телендә дә, рус телендә дә җиңел әйтелә, нигә аларны русчага яраклаштырып бозарга инде. Шул уңайдан, төрле районнардан башкалабыз Казанга йөрүче маршрут автобусларда язмалар рус телендә генә. Нигә инде мәсәлән, «Казань-Апастово» урынына «Казан-Апас» дигән элмә такта куймаска?! Барысына да аңлашыла ич! (Шулай ук башка шәһәр һәм районнар арасындагы автобусларда да). Нигә дип әле мәктәптә барлык укучыларга да татар телендә кулланыла торган шул берничә ( Ә; Җ; Ң;Ү;Ө) хәрефне өйрәтмәскә.

Бервакыт ЛДПР партиясе лидеры Русия дәүләтендәге барлык авыл һәм шәһәр исемнәренә русча гына исемнәр куярга кирәк, дигән тәкъдим белән чыккан иде. Аңа Оренбург өлкәсендәге Абдуллино районы атамасы бик тә ошамаган булган. Бер тапкыр террор гамәлләре кулланып, мәктәпләрдән Татарстанда гына да меңәрләгән татар теле укытучыларын кудылар инде. Тагын татар теленә каршы шундый гамәлләр оештырылса, ЛДПР гына түгел, күп тә үтмәс, үзебезнең кыйбласын югалткан милләттәшләребез дә моны бер заман шулай эшләмәс дип әйтә алмыйм алга таба…Әгәр дә бу мәсьәләдә бар халык, ил белән, галимнәр, дәүләт җитәкчеләре белән бергә алынмасак...

Расих ҖӘЛӘЛ,

 Казан шәһәре

Комментарии