Бик кыйммәт матурлык

Яңа ел якынлаша. Шуның билгесе буларак, инде кичләрен урамнарда гирляндалар җемелдәшә, бизәлгән чыршы һәм наратлар күренә. Беренче карашка, боларның барысы да матурлык, халыкның кәефен күтәрү өчен эшләнә кебек. Әмма бу матурлыкның күпмегә төшүен аңлап бетерәбез микән? Әйдәгез, шушы сорауга җавап бирергә тырышып карыйк әле. Бу мәсьәләнең рухи һәм идеологик ягын читтә калдырып, аңа матди күзлектән карыйк. Табигатькә, кеше сәламәтлегенә нинди зыян салуын тикшерик.

Хәрби кеше буларак, ГДРда хезмәт иткәндә немец халкының Яңа елны тыйнак кына каршы алганнарын күрдем. Өйләрендә җыйнак кына ясалма чыршы куела. Бераз гына ылыс исе килеп торсын өчен, ишек, тәрәзә башларына нарат-чыршы ботаклары беркетеп куялар. Булган әйберне әрәм-шәрәм итәргә яратмыйлар. Шуңа карамастан, кулланырга яраклы булып та, срогы чыккан иске җиһазлардан арынырга тырышалар. Аларда яңа елны яңа җиһазлар белән каршы алу гадәте бар. Иске Яңа елны каршы алмыйлар. Табигатьне саклауга да зур игътибар бирелә аларда. Нинди генә эшкә тотынсалар да, үземә дип эшли ул булдыклы халык.

Без Яңа елны киң иттереп каршы алырга яратабыз. Яңа ел хөрмәтенә мәйданнарда зур чыршылар куела. Торак йортлар, оешмалар, мәктәп-бакчаларның түбәләренә дә чыршы урнаштыралар. Якынча гына санасаң да, бихисап агач юк ителә. Ә ул агачларны утыртып, үстерү өчен күпме чыгым киткән? Ә күпме кеше ун көнгә сузылган ялларда исерткечне артык күп эчеп, исәнлеген югалта.

Шуны да әйтәсем килә: бүген Татарстанда кислород кытлыгы сизелә. Кислород балансы булсын өчен, гомуми мәйданның 25 процентын урман биләве шарт. Галимнәр хәзерге заман чирләрен организмга кислород җитмәү белән аңлаталар. Белгечләр әйтүенчә, Татарстанга якын гына булган Мари һәм Киров урманнарын чамасыз күп кисү хәтта климатка да начар йогынты ясый икән. Соңгы елларда республикада корылык күзәтелүе, җәен температураның 40 градуска кадәр күтәрелүен дә шуңа бәйлиләр. Чечен республикасында Яңа елны рәсми рәвештә каршылауны тыючы боерык чыгуы да мәгълүм. Татарларга да бу ят гадәттән арына башларга вакыттыр. Русия халкына да аягын юрганына карап сузу дөресрәк булыр иде.

Самат РИЗВАНОВ,

Чирмешән районы, Утыз Имән авылы

Комментарии