Белем алам дисәң, кесәң калын булсын

Белем алам дисәң, кесәң калын булсын

Бигрәк уңайлы заманда яшибез инде, җәмәгать! Элек һәр атнаның шимбәсе мунча өйалдында кер юып үтсә, хәзер моның өчен ике сәгать тә сарыф ителми, машина юа. Идәннәрне ышкый-ышкый җан чыкса, бүген – тузан суырткыч, хәтта идән юдыргычына кадәр бар. Аш пешерү җайланмалары турында әйтмим дә инде. Шундый заманда яшәгәч, белем алырга да кирәк түгел, дип уйлаучылар да табылыр. Хәер, хакыйкать белән килешми булмас: әнә, югары уку йортларында укучыларның курс һәм диплом эшләрен, рефератларны интернет аша сатып алулары беркемгә дә сер түгел бит. Әле ярый дипломы чын булса…

АКЧАҢ БУЛСА – ЯЗАРЛАР…

«Җир йөзендә иң бай кешеләр кемнәр?» дигән сорау бирсәләр, күз алдына студентларның имтиханнары вакытында байый торган укытучылар килеп баса. Ник дигәндә, студентлар үзләренең реферат, курс яки диплом эше темаларын ишетүгә үк төшенкелеккә бирелеп баш ватканда, «баерга теләүчеләр» үз эшләрен башлап җибәрә. Җилкәдә баш бар чагында кулланып кал, дигәндәй, укытучылар өчен дә акча эшләр өчен менә дигән чор. Курс һәм диплом эшләрен бу өлкәдә белем бирүчеләрдән бигрәк, югары уку йортын әле укып та бетермәгән студент егет һәм кызлар да яза. Алар үзләренең бу өлкәдә эшли башлауларына әле 1-2 ел гына булганын да яшерми. Андыйлар әлегә өйрәнчек, шуңа да аларның эш хакы түбәнрәк, сыйфаты да шул дәрәҗәдә генә.

Интернет мәгълүматларына караганда, Татарстан уку йортларында, көллиятләрендә барлык студентларның 43 процентыннан күбрәге фәнни эшләрне интернет аша сатып ала икән. Акчасы булган кешегә җайлы үзе: вакытыңны да, сәламәтлегеңне дә юкка бетермәячәксең. Ә кесәсендә акчасы булмаган, шул исәптән, уку йортының түләүле бүлегендә укыганнарга нишләргә? Көчләреннән килмәсә дә, үзләренә язаргамы? Бу сорауларга җавап табу өчен, татар телендә фәнни эшләр, реферат язучыларны эзләп, сораштырып карарга булдык.

Урыс телендә язучылар бихисап икәне барыбызга да билгеле: нинди генә сайтка кермә, шуны дәлилләп реклама килеп чыга. Ләкин татар телендә язучылар да шактый икән. «ВКонтакте» социаль челтәрендә генә дә «Татарча курс эшләре, рефератлар, дипломнар» дигән исем астындагы ике кешене һәм ике төркемне табарга була, ә инде эзләү порталларында мондый төркемнәр дә, кешеләр дә күп. Кайберләре үз исем-фамилияләрен куеп, фото урынына «На заказ» дигән язу да урнаштырганнар. Ярый соң, кешеләрен таптык, хәзер аларга язып та карыйк.

Иң беренче эш итеп, интернет сайтлардагы кешеләргә язарга булдык. Биредә язучы турында мәгълүмат булмаган сайтлар да шактый, шуңа күрә аларга сорау бирү ничектер куркуга салырга мөмкин. Социаль челтәрләрдән аермалы буларак, сайтта телефон номерыңны калдырасың һәм 5-10 минут аралыгында курс һәм диплом эшләрен язучы синең белән үзе элемтәгә керәчәк. Әнә, берсе шалтырата: телефонның теге ягында бер апаның урысча гына «Здравствуйте, вы оставляли заявку на нашем сайте. В какой срок вам надо сделать?» дигән сораулары яңгырый. Бу сүзләрдән соң, «ә сез чыннан да татар телендә язасызмы?» дип сорыйсы килә. Уйларымны ишеткәндәй, «мы пишем и на татарском» дип җавап кайтара. Монда да татар телен икенче планга куялар икән…

Гомумән алганда, фәнни эшләрне татар телендә чыннан да язалар. Сиңа кирәкле теманы белгәч, фәнни эш язучы вакытны билгели, барлык сайтларда да курс эшен язу якынча атна-ун көн тәшкил итсә, диплом эше – ике-өч ай языла икән. Ә эш бәясен тулысынча тема билгели. Мисал өчен, «Тарихи очеркларның үзенчәлекләре» дип исемләнгән 25 битле курс эше – 2500 сум, ә «Татар матбугатының теле» дигән шундый ук курс эше 3500 сумга төшә. Фәнни эшләрнең ел буена ике тапкыр язылуын исәпкә алсаң, чама белән 5-7 мең сум акча чыга икән. Яза белмәгән җиреңнән язарга да була бу бәяләрне күргәч.

Ә диплом эшенең темасы күп тапкырлар өйрәнелгән һәм кабатланып торганнары 10-15 мең сум арасында тирбәлсә, оригиналь тема – 25 меңнән башлана. Монда инде яза торган кеше белән килешү кирәк. Аларның да ташламалы көннәре бар икән бит. Кем белә, бәлки 50 процент ташлама белән язып куярлар!

ФӘННИ ЭШ, РЕФЕРАТ ҺӘМ ДИПЛОМ САТЫЛА

Укытучылык һәм фәнни эшләр язу белән яңа гына кызыксына башлаган студентлар үз эшләрен акча туплау өчен башкарсалар, студентларның укуы акча түгүгә генә кайтып кала. Алай булмаса, фәнни язмаларның татар телендәгеләре дә алай күп булмас иде. Димәк, әлеге бизнес, чыннан да, табыш китерә. Ә студентлар бу хакта ни уйлый?

Әлбәттә, күп кенә югары уку йортларында укучылар, эшкә урнашу сәбәпле, уку йортына кирәкле язма эшләрне икенче планга куеп, тулысынча эшкә чума. Әйтик, Туполев исемендәге КНИТУда укучы Алмаз (исеме үзгәртелде. – Авт.) курс эшен гел сатып алуын яшерми. Ул бүген 3нче курста укый. Ләкин кич белән эш чыкканда кибеткә товар ташый. Аның фикеренчә, «эш булганда – акча эшләргә кирәк, ә курс эшен язып утырырга вакыт калмый. Аннары акча кергәч, эшне сатып алырга да була бит. Әти-әни акчасы түгел – үземнеке».

Кем өчендер вакыт җитми, ә кем өчен бу авыр тема. КФУның 4нче курсында укучы Ләйлә фәнни эшләрне беренче курстан бирле сатып алуы турында сөйләде:

– Бүгенгедәй хәтерлим, «Борынгы төрки язма чыганаклары» дигән тема бирделәр. Мин тарихны болай да яратып бетермим, үзем бу эшне яза алмаячагымны аңлап, интернетта заказ калдырдым һәм 11 көн эчендә миңа аны эшләп тә бирделәр. Үз акчам түгел иде, билгеле. Ләкин мин аны яза алмаган булыр идем.

Студентларны аңларга була: туйганчы йоклау һәм дуслар белән күңел ачу урынына кемнең көннәр-төннәр буе китапханәдә китаплар актарып утырасы килсен? Гомумән, һәркемнең дә үз теләге, диярсез. Ләкин кайбер уку йортларында укытучыларның үзләре язган фәнни эшләрне сатып алырга мәҗбүр иткән очраклары да күп бит. Язмалар гына да түгел, дипломга кадәр саталар хәзер…

Бер караганда, фәнни эшләрне сатып алу вакытны янга калдырса һәм башка эш белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирсә, икенче яктан кесәне тишә. Шуңа күрә, акчаны күбрәк эшлә, студент, «акыллы» булырсың!

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА,

КФУ студенты

Комментарии