Ризык таптауның «әҗер»ләрен күрмәбезме?

«Безнең гәҗит»тә басылган бай ханымнар (№34, 26нчы август, 2015) дигән мәкаләне укыгач, шундый «сөендем». Якташым, яшьтәшем Минтимер Шәймивнең оныгы Камилә узган ел 15нче урында иде. Әле бит аңа нибары 28 генә яшь. Үзе пенсиягә киткәнче, күпме булыр, анысы билгесез. Бу акча аларга каян килә соң? Мин үзем 78 яшьтә. 47 ел эш стажым бар. 30 елын гел терлекчелектә эшләдем, тартып-сузып диярлек, 11 мең пенсия алам. Кассада бер тиен акчам юк.

25нче сентябрь көнне яңалыкларда уртача хезмәт хакы 28 мең сум, Татарстан беренче урында тора, дип мактаналар. Ә авыл халкы, тартып-сузып, 5 мең сум ала. Ул яңалыкларны тыңласаң, һушың китәр. Нигә шул кадәр алдыйлар икән? Хәер, телевизордан бер яңалык та әйткәннәре юк, гел кабатлап кына күрсәтәләр.

Шәһәрдә яшәүчеләр, авылда рәхәт, диләр. Ә үзләренең кайтасылары килми. Авылда да бик җиңел түгел. Асраган малның, сарыкның тиресен 30 сумга алалар, әле аны җыючы да юк, юк-юкта йонын бик очсызга гына алып китәләр. Ә үзенеке бик кыйбат.

Йөрәкне иң авырттырган нәрсә, хәзер чит илдән керткән продукцияләрне җиргә күмәләр, түгәләр, дип язалар. Түгәргә булгач, аны нигә алалар икән? (Бу турыда укыганнан соң кычкырып еладым, чөнки мин – сугыш чоры баласы. Кәлҗемәне җыяр өчен 4-5 километр җир бара идек). Менә безнең акчалар кайларга китә. Аны бит чит ил бушка бирми. Нишләп безнең түрәләр алай кылана икән, моның бит алдагы елларда «әҗер»ен күрергә тиеш булмабызмы? Моны бит Аллаһы Тәгалә күреп рәнҗеп тора. Бу хәлләргә бик сак карарга кирәк.

Мөҗәһидан МОРТАЗИН.

Мөслим районы, Исәнсеф авылы.

Комментарии