Чишмә ага челтер-челтер...

Чишмә ага челтер-челтер...

Үзенә яшәү көче алып, җир куеныннан ургып чыккан чишмә суларыннан башка яшәешне күз алдына китерү мөмкин түгел. Шушы кечкенә чишмәләр ага-ага, бер-берсе белән кушылып, зур елгалар хасил итә, ә алар үз чиратында диңгезләргә, океаннарга барып тоташа. Челтерәп аккан көмештәй саф сулы чишмәләрнең ниндие генә юк: берсе аның мул сулы булып, чыкканда ук ургып торса, икенчеләре кечкенәрәк һәм талгынрак булып ага. Һәр чишмәнең суында үзенә генә хас шифалы үзлекләре бар. Шул чишмә буена килеп, аның челтерәп аккан суларына карап уйга чумсаң, һичшиксез, бары тик үткәннәрнең матур чорларын гына күзаллыйсың, беразга булса да яшьлегеңә кайткан кебек буласың. Учларыңа алып, тешләрне камаштырган салкын суын эчсәң, сагышларың таралып, тәнеңә шифасы булмый калмас. 
Күпме серләрне үзенә яшерәдер ул чишмәләр. Юкка гына шул чишмәләр янына килеп хисләнүдән иҗат кешеләренең иҗат җимешләре тумыйдыр. Чишмәләре булмаган авыллар юктыр мөгаен. 
Безнең Урманай авыл җирлегендә дә чишмәләр шактый: Зирек Каран, Көлле чишмә, Каенлы кул, Морат, Нәфыйкъ кулы, Коелыбай, Малминкә, Чаткаран, Бикбулат, Сугышлы һ.б. Безнең көнгә чишмәләрнең исемнәре йә авыл исеме, чокыр атамалары, яки күп гасырлар элек шул биләмәгә хуҗа булучының исеме белән килеп ирешкән. Шулар арасында иң мул сулысы һәм көчле агымлысы – Зирек Каран чишмәсе. Бу чишмә чокырында элек зирек агачлары күпләп үскән булган. Ул авылдан өч чакрым ераклыкта, көньяк-көнчыгыш юнәлештә урнашкан. Сыйфаты буенча бу чишмәнең суына тирә-як районнар буенча да тиңнәр табылмаган. Шуның өчен дә бу урынга утызынчы еллар башында (1932нче елда төзелә башлый) май заводы төзелә. Шуннан соң халык арасында (бүгенге көнгә кадәр) ул чишмәне Май заводы чишмәсе дип атыйлар. Шушы урында кечкенә генә авыл да үсеп чыга. Аның аерым исеме булмаганга, Урманай Май заводы диеп атала ул. Саф чишмә суында эшкәртелгән ак майны махсус тартмаларга салып хәтта чит илгә кадәр озата торган булганнар. Суының чисталыгы чистартылган су (дистилированный) дәрәҗәсендә булу сәбәпле, аны күп вакыт турыдан-туры машина аккумуляторларына да салганнар. Ни кызганыч, бу илебезнең сәясәте белән бәйледер, 1972нче елда май заводын ябалар. Завод эшен туктаткач, авыл халкы башка урыннарга күчеп урнашырга мәҗбүр була. 
1973нче елда, «Урманай» совхозын шушы чорда җитәкләгән Ягъфәров Фердинанд Каюм улының тырышлыгы белән, Май заводы чишмәсенең шифалы суы, ике арага торба сузып, Урманай авылына үткәрелде. Бүгенге көнгә кадәр бөтен авыл халкы шушы чишмә суыннан файдалана. Ул һәркемнең йортына кадәр кертелгән. Аллаһ бүләге булган чишмәбезнең суы гына кимемәсен. 
Май заводы чишмәсенең чокыры буйлап бер-ике чакрым яр буеннан түбәнгәрәк китсәң, җиренә җиткереп эшләнгән, шушы чишмә суыннан җыелган зур гына буага тап буласың. Җәй көннәрендә бу урында балыкчылар, матур көннәрне заяга уздырмыйча, табигатьнең матурлыгына хозурланып, аның саф һавасын сулап, күңелле ял итүчеләр шактый. 
Чишмә буеның яр өстендә җыеп бетергесез җир җиләкләре уңа, күптөрле дару үләннәре үсә. Авыл булган урында бакчаларга утырткан кура җиләкләре тирә-юньгә таралып үсеп, хәзерге көнгә кадәр, халыкны ел да үзенең җимешләре белән куандыра. 
Бу язмада урын ала торган чишмәнең икенчесе – Коелыбай чишмәсе. Ул Урманай авылының тау ягында ага, авылның төньягында, ике чакрым ераклыкта. Өлкәннәрдән безнең буынга кадәр килеп ирешкәннәр буенча: ул урында бер бай кешенең көтүлеге булган. Малларын асрарга су кирәк булгач, кое казыткан, ягъни коелы бай булган. Атамасы да шуннан калган. Еллар узгач бу кое күмелсә дә, чишмәгә әверелеп, агуын дәвам иткән. Авыл халкына хөрмәт йөзеннән 2014нче елның җәендә Азнакай «Геология» җәмгыяте чишмәне төзекләндерү буенча шактый гына эшләр башкарды. Алгы ягын ихаталап, ял итәргә килгән кешеләргә утырып ашап-эчеп алырлык түбәле урын булдырылды. Ләкин, еллар узгач, ни сәбәпледер чишмә акрынлап үзенең юлын үзгәртеп, югалу хәленә килде. Авылыбызда туып-үсеп, соңгы елларда эшмәкәрлек белән уңышлы гына шөгыльләнүче тынгысыз йөрәкле Алмас Кәлимуллин, авылыбызның аксакаллары белән киңәшеп, бу чишмәне торгызу турында уйлашалар. Алмас бөтен чыгымнарны үз өстенә алып, шушы изге эшкә битараф булмаганнар белән өмәләр оештырып, чишмәгә кабат җан өрделәр. Саф сулы изге чишмәбез үз юлыннан челтерәп агуын дәвам итә. Ул искитмәле матур итеп төзекләндерелде. Хәзер кечкенә йорт эченнән ургый. Төшеп менәргә уңайлы баскыч та ясалган. Тирә-ягы бик ямьләнде, кырыйдагы җирен тигезләп, агачлар утыртылды. Ул үсентеләр яңарып үсеп китсә, чишмә буе тагын да ямьләнер. Ял итәргә килгән кешеләр өчен мөмкинлекләр артты: шашлык кыздыру урыны, балалар өчен берничә төрле уен корылмалары булдырылды. Кечкенә генә буа ясап, анда балык җибәрелде. Аларның йөзүен күзәтү үзенә бер күңелле. Барысы да уйланып, җиренә җиткереп эшләнгән. Булган корылмаларны бары тик саклык белән кулланырга гына кирәк. Чишмәләр дә, яшь бала кебек, кадерләп, карап торганны ярата. Янәдән үзенә яшәү көче алган шушы изге чишмәбезне кадерлик, саклыйк. Бездән соң килгән буынга үзеннән алда яшәп киткән буыннар белән горурланырлык булсын. 
Ямьле җәй көннәрендә бу урында сыйныфташлар белән очрашулар үткәрү дә матур гадәткә әверелеп килә. 
Авылыбызда үткәрелә торган күп кенә чараларның башлап йөрүчесе һәм иганәчесе дә ул Алмас Кәлимуллин. Ниятләгән эшен җиренә җиткереп эшли торган бик булдыклы егет. Аның үзенә һәм гаиләсенә бары тик иминлек кенә телибез. Халык өчен тырышып йөрүчеләр бармак белән генә санарлык. Ә чишмәбезне торгызуда, гүзәллек тудыруда үзләренең өлешләрен керткән һәркемгә авыл халкы чиксез рәхмәтле. Мондый изге гамәлләре өчен Аллаһының савабына ирешергә насыйп булсын үзләренә. Алмас бу эшләнгән эшләр белән генә чикләнергә уйламый, аның әле тагын ниндидер уй-ниятләре бар. Аллаһы Тәгалә башлаган изге эшен үзе теләгәнчә башкарып чыгарлык көч-куәт бирсен үзенә. 
Табигатебезнең тиңсез хәзинәсе дип аталган чишмәләребезне барлап, карап тору безнең изге бурычыбыз. Алар безнең сәламәтлегебез чыганагы да. Чишмәләр янына барып ял итеп, үзеңә күпме көч һәм рухи ныклык аласың. Чит төбәкләргә китеп яшәүчеләр кунакка кайтып, һәм авылыбыз кешеләре дә чишмә үзәнлегеннән һәм аңа якын гына урнашкан түгәрәк имәнлектән дару үләннәре, төрле җимеш-җиләген җыеп, үзенә күпмедер дәрәҗәдә күңел тынычлыгы, дәва ала. Оҗмахка тиң булган үзебезнең як табигатен күзәтеп, бигрәк тә оныкларыңны ияртеп, шул чишмә буйларыннан бер урап кайтсаң да, күңелеңә күпме хатирәләр өстәлә. 
Татарстан Республикасының иң биек ноктасы булган һәм Азнакаебызның данын еракларга таныткан чал тарихлы Чатыртау итәгенә урнашкан ул безнең Урманай авылы. Шул тау итәгеннән күтәрелгәч, офык киңәеп, күрү мохите тагын да зурая. Тирә-якта иксез-чиксез басу-кырларны күреп хисләнми мөмкин түгел. Тау битенә утыртылган наратлар җирлегебезгә тагын да ямь өсти. Ә һавада бер өзлексез тургай сайрый. Кечкенәдән яланаяк йөреп үскән басу юлларыннан атлау күңелгә әйтеп бетергесез җиңеллек бирә. Менә кайда ул хозурлык! Чишмәгә якынаюга, әллә каян сызгырып, «Кызыл китап»ка кертелгән байбаклары сәлам бирә. Үз туган төбәгеңнең матурлыгына сокланып туя торган түгел! Челтер-челтер килеп аккан чишмәләребез үз юлларын югалтмыйча, күңелләребезне сафландырып, пакъландырып, безне һәрвакыт үзенә дәшеп торсын!
КОЕЛЫБАЙ ЧИШМӘСЕ
Бай тарихлы Урманаем
Чишмәләргә дә бик бай. 
Менә шуларның бер(е)се: 
Тау ягында – Коелыбай. 
Ничә гасырлар буена
Ага көмеш сулары. 
Җил искәндә башын ия
Яр буенда таллары. 
Уйсулыкның бер ягында
Түгәрәк имәнлеге. 
Үсә анда күп нәрсәләр, 
Төрле җимеш, җиләге. 
Байбаклары каршы ала, 
Әллә каян сызгырып. 
Сәлам бирә кебек алар
Килгәннәргә юксынып. 
Шифалы үлән, чәчәкләр
Аның үзәнлегендә. 
Җирсү хисе һич басылмый
Һәркемнең йөрәгендә. 
Учларыңда суын эчсәң, 
Тешләрне камаштыра. 
Тирә-ягы басу-кырлар, 
Игеннәр уңа монда. 
Үзәкләре өзеләдер
Китүчеләрнең читкә. 
Дәверләр чылбырын ялгап, 
Аксын да аксын чишмә!
 

Роза ГАЛИӘХМӘТОВА, 
Азнакай районы, Урманай авылы

Комментарии